Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында заманча, яңа технологияләр куллануга барлык мөмкинлекләр булдырылган

Биредә һәр укытучы үз алдына балаларда тел өйрәнүгә омтылыш уяту максаты куеп эшли.

2020 елда Алабуга шәһәрендә заманча, яңа технологияләр куллануга барлык мөмкинлекләр булдырылган «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы ачылды.
Балаларга ныклы белем бирү өчен монда барлык шартлар да булдырылган. Һәр укытучы үз алдына балаларда тел өйрәнүгә омтылыш уяту максаты куеп эшли. Бүгенге виртуаль дөньяга чумган балаларны кызыксындыру юлларын табу җиңел түгел. Шулай да, эзләгән — тапкан, дип юкка гына әйтмиләр. Әле берничә ай гына эшләсәк тә, сөенерлек нәтиҗәләр бар, балаларда булган тел өйрәнүдән курку, битарафлык инде юкка чыкты. Эшне теләп башкарганда, ул уңышлы килеп чыга.
Укучы аерым телдә аралашсын өчен, көн дәвамында бу телне куллану таләп ителә. Шуны исәпкә алып, 7 баскычтан торган «Киләчәккә җиде адым» дип исемләнгән этәргеч мохит булдырдык. Татарча аралашу мохитен киңәйтү өчен, укытучылар, укучылар, әти-әниләр, әлеге баскычларны бергәләп узарга бурычлы.
Беренче баскыч. «Укы. Буя. Бел» остаханәсе. Ул татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүче укучылар өчен, монда башлангыч сыйныф балалары татар язучылары һәм халык әкиятләре буенча буягыч-китапчыклар ясый, төрле биремнәр чишә.
Икенче баскыч. Телне гади дәрәҗәдә белүчеләр өчен «Tat комикслары» остаханәсе булдырдык. Укучылар татарча әсәрләр белән таныша, комикслар ярдәмендә аларның эчтәлеген яктырта. Бу алым, телне начар белгән балаларның оялуын юкка чыгара, алар эшне башкарып чыгасыларына ышанып, үзләре дә сизми, шактый сүзләр өйрәнә.
Өченче баскыч. Телне урта дәрәҗәдә белүчеләр «Бәхетле bala» театр студиясендә төрле татар әкиятләрен сәхнәләштерә. Укучылар дуслары, мәктәбебезгә килгән кунаклар алдында, әти-әниләр өчен онлайн форматта чыгыш ясый.
Дүртенче баскыч. Мәктәп яңалыкларын татар телендә яктыртып бара торган «Алсу-Хәят блогы» телне урта дәрәҗәдә белгән укучыларны җәлеп итте. Алар төрле очрашулар, комлекска килгән кунаклар белән кыскача таныштыра.
Бишенче баскыч. Телне уртача белүче балалар шулай ук «Адымнар» телестудиясендә эшли, бәйрәм-кичәләр, очрашулар, кунаклар турында тәфсилләбрәк сөйли. Барлык репортажлар коридорда эленгән телевизор экраннарыннан күрсәтелә.
Тел өйрәнүдә югары дәрәҗәгә ирешкән укучылар «Сәләт» клубы кысаларында республиканың төрле төбәкләрендәге яшьтәшләре белән онлайн элемтәдә тора. Киләчәктә «Сәләт» аланында очрашуга ниятләре бар. Бу җәйдә 100гә якын укучыбыз «Сәләт» форумнарында ял итеп кайтты.
Телне камил белүчеләр «Акыл фабрикасы» кысаларында үзләренең фәнни-тикшеренү һәм иҗади потенциалын үстерү өстендә эшли, олимпиада, төрле конференцияләрдә катнашырга әзерләнә.
Бу проектлар татар телен өйрәнүне эзлекле һәм укучылар өчен кызыклы итте.
Безнең комплекста татар теле кабинетлары аерым блокта урнашкан. Бу балалар һәм укытучылар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырырга мөмкинлек бирә. Бу блокта хәтта стеналар да татарча сөйли. Төрле картиналар, балалар эшләре, мемнар ярдәмендә без татар телендә мәгълүмат эләбез, рәсемле, төсле, әллә кайдан күренеп торган бу сеткаларны бер сүз татарча белмәгән балалар да аңлый, яңа сүзләр өйрәнә һәм аларны сөйләмдә кулланырга тырыша.
Һәр атнаның сишәмбе, чәршәмбесе — бездә татар теле көннәре, барысы да татарча аралаша. Татарча җырлар, биюләр, уеннар өйрәнәбез, татар халкы тарихы белән танышабыз, милли киемнәр, ризыклар, күренекле шәхесләребез һәм башкалар турында балаларга кыска һәм кызыклы мәгълүмат җиткерәбез, татар язучылары белән очрашабыз, китаплар укыйбыз, шигырьләр сөйлибез, «Тамчы шоу», «Тәрҗемә ит», «Зирәкләр һәм тапкырлар» кебек уен-ярышлар уздырабыз. Шулай ук укучыларга мәктәп администрациясе тарафыннан һәр атна саен татар, инглиз һәм рус телләрендә билгеле бер күләмдә сүзләр бирелә, аларны өйрәнү дә укучыларның сүз байлыгын шактый баетты. 
Дәрестән тыш вакытыбыз менә шулай күңелле һәм файдалы уза, укучыларыбызга, ата-аналарга да бик ошый.
Дәресләр кызыклы, заманча, мавыктыргыч үткәрүдә «Сүзләр дөньясында», «Бала» интерактив мультимедиа китапханәсе, «Tatarschool.ru» сайтлары, «Әйдә! Onlain», проектлары, LearningApps, Learnings, Kahoot.ru. padlet.сом платформаларында үзебез әзерләгән интерактив уеннар, QR-кодлар ярдәмендә төзелгән кызыклы биремнәр булыша.
Укучылар күңелендә кабынган кызыксыну уты бер сүнсә, кабат тергезү кыен. Шуңа да, яңа ысуллар, алымнар кулланып, нәтиҗәсен күрергә өметләнәбез.
Лилия ЗИННӘТОВА, «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев