Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы укучылары шагыйрә белән очрашты

2б сыйныфы укучылары янына кунакка Кадрия Наил килде.

Бу көнне дә «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында җанлы хәрәкәт күзәтелде. 

Көндәгечә, укучылар ашыга-ашыга сыйныф бүлмәләренә юнәлделәр. Һәр сыйныф бүлмәсе көләч йөзле укытучылар, ягымлы карашлы укучылар белән тулды.

Безнең комплекста укыту, тәрбия эшләре төрле юнәлештә алып барыла. Туган тел һәм әдәбияты укытучылары да читтә калмыйлар. Татар телен өйрәтүгә юнәлтелгән чаралар оештыралар. Шәһәребездә иҗат итүче язучылар белән күрешеп очрашулар — шуларның иң көтеп алынганы.

Бүген 2нче «б» башлангыч сыйныф укучыларына дәрескә кунакка Кадрия Наил килде. Бәләкәй укучылар шагыйрә турында әлегә бик аз белә иде. Яңа кунак белән очрашуны көтеп алдылар. Шагыйрәнең иҗат биографиясен алдан өйрәнеп, хәтта сораулар да әзерләп куйдылар , бик теләп аның шигырьләрен ятладылар. Чын шигырь язучы белән очрашу аларны дулкынландырды. Бу хәләт озакка бармады, мөлаем йөзле «матур апа» ны күргәч балалар җанланып, шаулашып та алдылар.

Кадрия Наилнең мавыктыргыч чыгышы тыңлаучыларны үзенә тартты. Ул туган як, туган нигез, табигать, бәхет, яшәеш турында нәни укучыларына дулкынланып сөйләде. Шагыйрә, туган туфракның кадерен тел өйрәнү белән бәйләп, аны өйрәнүне кичектергесез икәнлегенә төшендерде. Балалар белән язучы арасында күренмәс җепләр аша дуслык күпере салынды.

Кадрия Наил үзенең шигырьләрен укыды, күргәзмәгә куелган китапларына кыскача аңлатма бирде. Без аның шунда композиторлар белән тыгыз элемтәдә иҗат иткәнлеген белдек. Кадрия Наилнең күп шигырьләренә көй язылган икән.

Дәресне тәмамлап кыңгырау шалтыраса да, укучылар таралырга ашыкмадылар. Бер-берсен бүлә-бүлә татар телендә «Адымнар-Алабуга» комплексының гимнын да җырлап күрсәттеләр.

Дәрес-очрашу тәмамланды, күңелдә шагыйрәнең иҗатына карата ярату хисе тулды.

Шәһәребезнең гүзәл язучысы Кадрия Наилгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Тагын аның белән яңа очрашуларны көтеп калабыз.

Анастасия ДАНИЛОВА, "Адымнар-Алабуга"күптелле белем бирү комплексының туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев