Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Балаларыбызның киләчәге — полилингваль мәгарифтә

1 ноябрьдә 40нчы санлы «Йолдызлык» балалар бакчасының яшь тәрбияләнүчеләрне кабул итә башлавына нәкъ бер ел була.

Алабуганың матур бер урынында урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе — «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексының бер өлеше булып тора. Яңа балалар бакчасының эше һәм киләчәккә планнар турында учреждение мөдире Миләүшә Әдиуллина сөйләде.
«Безнең балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән, әмма монда 228 бала йөри. Барлыгы унбер төркем һәм бер логопед төркеме эшли. Балалар бакчасында укыту өч телдә — рус, инглиз һәм татар телләрендә бара. Әмма ясле төркемнәрендә балаларны тел дөньясы белән без уен формасында таныштырабыз. Бу физик культура белән шөгыльләнүгә дә кагыла. Мәсәлән, бездә музыкаль зарядкалар инглиз яки татар телләрендә уза. Бу телләрдә мультфильмнар күрсәтәбез. Әлегә сабыйларны максатчан рәвештә инглиз теленә өйрәтмибез. Өч яшьлек һәм аннан өлкәнрәк балалар тел дөньясы белән турыдан-туры таныша. «Утырыгыз», «әйдәгез, кулларны юып алыйк», «ашларыгыз тәмле булсын» кебек гади сүзләрне өйрәнеп, сөйләмне үстерә башлыйбыз. Сүзлек запасы елдан-ел арта бара. Төркемдә икешәр тәрбияче эшли. Аларның берсе балалар белән инглиз телендә, ә икенчесе татарча аралаша», — ди Миләүшә Фоат кызы. 
Шул ук вакытта тәрбиячеләр КФУның Алабуга институтында белем алып, үзләренең квалификацияләрен күтәрәләр. Узган ел берничә тәрбияче шундый курсларны тәмамлаган инде, быел башка педагоглар язылган.
Полилингваль белем бирү — мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә алып барыла торган эшнең бер өлеше генә. Балалар бакчасының төп юнәлешләреннән берсе — экологик тәрбиядә. Тәрбиячеләр балалар һәм ата-аналар белән берлектә махсус проектлар төзи, мәсәлән, «Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы». 
«Без робототехника форматында да эшлибез. Әле күптән түгел генә «LEGO Education» мәгариф конструкторы сатып алдык. Киләчәктә балаларны экологик юнәлештә үстерү өчен «акыллы өстәл» сатып алырга планлаштырабыз, чөнки экология темасы һәрвакыт актуаль. Өстәвенә, безнең балалар бакчасы шәһәрнең шундый матур урынында урнашкан, шуңа күрә, кем әйтмешли, моның белән шөгыльләнергә Ходай үзе кушкан«,— дип өстәде Миләүшә Әдиуллина.
Кызганыч, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, балалар янына дәресләргә керә алмадым, ләкин Миләүшә Фоат кызы балалар бакчасы буйлап экскурсияне бик теләп үткәрде. Ул өч зонага бүленгән — рус, татар һәм инглиз. Стеналар тиешенчә бизәлгән — рәсемнәр төшерелгән, аларга өч телдә аңлатма бирелгән. Мәсәлән, туганлык бәйләнешләрен өйрәнү — әти, әни, әби, бабай. Миләүшә Фоат кызы аңлатуынча, балаларны тәрбияләү, кагыйдә буларак, әкиятләр ярдәмендә алып барыла. Шулай итеп, рус зонасында рус әкият геройлары фотосурәтләре ясалган, инглиз зонасында инглиз әкият геройлары рәсемнәре урын алган. Биредә тагын экологик блок һәм юл хәрәкәте иминлеге зонасы бар. Шулай ук табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе, сезонлы фотозона, «яшь йолдызлар» аллеясы да урнаштырылган. 
«Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы составына 39нчы һәм 40нчы санлы балалар бакчалары керә — ул зур мөмкинлекләр бирүче белем бирү учреждениесе. Комплексның исеме дә символик рәвештә бит: «Адымнар» — беренче адым, яңа белем чынбарлыгына аяк баскан беренче балалар бакчасын, мәктәпне аңлата. Мәгариф оешмасы ресурслары иң алдынгы һәм амбициоз проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фотолар 40нчы санлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X