Алабуга институтында ХI Халыкара Стахеев укулары узды
Беренче көнне үк 200гә якын кеше пленар утырышта катнашты.
Узган атнада КФУның Алабуга институтында ХI Халыкара Стахеев укулары узды. Беренче көнне үк 200гә якын кеше пленар утырышта катнашты, дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте.
Стахеев укулары — КФУ Алабуга институтының фәнни бренды, аның утыз елдан артык тарихы бар. Алабуга сәүдәгәр династияләре һәм иганәче Стахеевлар хөрмәтенә оештырылган беренче фәнни конференция 1990 елның июлендә булды. Шул вакыттан бирле, ике елга бер Стахеев укуларын үткәрү матур йолага әверелде.
ХI Халыкара Стахеев укуларының темасы болай билгеләнгән: «Иҗтимагый-мәдәни киңлектә Россия төбәкләре тарихы: үткәннәр сурәте һәм тарихи хәтерне саклау» һәм ул уку йортына нигез салынуның 125 еллыгына багышлана.
ХI Халыкара Стахеев укуларын тарих фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты профессоры Инга Маслова ачып җибәрде. Инга Владимировна Стахеев епархиаль училище мөгаллимнәре, анда тәрбияләнүчеләр өчен рухи тормыш үзәге булган гыйбадәтханә турында сөйләде. Аннан соң Алабуга институты хоры башкаруында студентлар гимны «Gaudeamus» яңгырады.
Кунаклар алдында Алабуга институты директоры Елена Мерзон чыгыш ясады.
— Халыкара Стахеев укуларының 30 еллык тарихы барышында интеллектуаль бәйләнешләр ныгыды, Россия төбәкләрен өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрдән гомумрәсәй бергәлеге оешты, бу илдәге эшмәкәрлек тарихы проблемаларын өйрәнүне яңа, сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирде. Бүген XI Халыкара Стахеев укуларында Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтлары галимнәре катнаша, — диде директор.
Очрашуда катнашучыларны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко да сәламләде. Гөлзада Рәкыйп кызы бу вакыйганың сәүдәгәр нәселләрен өйрәнүдә, тупланган белемнәрне саклап яшь буынга тапшыруда, аларны рухи баетуда мөһимлеген билгеләп үтте.
Быел фәнни форумда Россиянең 20дән артык югары уку йортларыннан тикшеренүчеләр килгән. Алар арасында тарих һәм икътисад, дин белеме өлкәсендә галимнәр һәм белгечләр, туган якны өйрәнүчеләр, музей бергәлеге вәкилләре, укытучылар.
Конференциядә Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан катнашучылар үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итә.
Гадәт буенча, Стахеев укуларына сәүдәгәр династияләренең нәсел дәвамчылары кунак булып килде — бертуган Стахеевларның өч төп гаилә тармагы: Иван Иванович, Дмитрий Иванович һәм Григорий Иванович. Гаиләнең әдәби традицияләрен дәвам итүче — Россия Язучылар Берлеге әгъзасы Татьяна Ролич.
Әйтергә кирәк, быел беренче тапкыр бу форумда Алабуга чиркәү округы дин тарафдары, Казан рухи семинариясе дин белеме кафедрасының өлкән мөгаллиме Иеромонах Кирилл (Забавнов) катнашты. Аның чыгышы XIX гасыр -XX гасыр башында Россия империясендә хатын-кызларга рухи белем бирү темасына багышланган иде.
— Стахеев укулары минем өчен бу урынны яраткан кешеләр тарихына кагылу мөмкинлеге ул. Алар югары рухлы шәхесләр булган, биредә чиркәү салган, Епархиаль училищеда укучыларны гыйбадәткә җыйган. Мондый чаралар безнең өчен әһәмиятле, алар безгә ул заманда рухи-әхлакый кыйммәтләрнең ничек формалашуын белергә булыша, — диде Иеромонах Кирилл.
Фото: КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев