Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга инженер-технология лицее укытучысы Флүзә Фатыйхова турында хезмәттәшләре: «Безнең өчен чын мәгънәсендә остаз»

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мөгаллимнәр турында язмалар белән уртаклашабыз.

Мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.

Олы бәхет — бөтен гомереңне
Яшь буынга бирү, багышлау.
Илең, халкың белән бергә атлау,
Тормыш агышыннан калышмау.

Җиргә лаек итеп уллар, кызлар
Тәрбияләү нинди куаныч!
Укытучы өчен моңардан да
Бармы икән олы куаныч?! 

«Укытучы булып туарга кирәк», — ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Укытучы булып эшләү өчен, күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк.

Сүзем, табигать биргән илаһи көчкә ия булган, сабыр, зирәк һәм тирән акыллы, укучыларны үз үрнәгендә тәрбияләүче, ышанычлы адымнары белән туры карап алга әйдәп баручы, Укытучы образын тормышта тулысынча ачкан, шул камиллекне үзендә туплаган укытучы һәм остаз турында.

Укытучылар, укучылар, әти-әниләр арасында ихтирамлы, үзенең лаеклы эшләре белән районда таныш булган, тыйнак, ачык йөзле мөгаллим, хезмәттәшем — Флүзә Әнәс кызы 1973 елның 24 февралендә, гүзәл табигатьле, саф сулы чишмәләргә, урман-кырларга бай Башкортстанның Бакалы районы Мостафа авылында туган. Кечкенәдән күңелендә йөрткән укытучы булу хыялы аны Татарстанга, Алабуга педагогия институтына алып килә. Монда ул үзенә тиң ярны да, яраткан эшен дә таба.

1995 елда шәһәребезнең 6 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хезмәт юлын башлап җибәргән Флүзә Фатыйхова бүген Алабуганың инженер-технология лицеенда югары квалификацияле туган тел укытучысы, милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшли. Алабуга районы мәктәпләрендә эшләүче туган тел һәм әдәбият укытучыларының муниципаль методик берләшмәсен җитәкли. Эшен ихлас яратып, бөтен белемен, көчен кызганмыйча, төгәл, җиренә җиткереп башкара, шуңа күрә коллективта, шәһәр педагоглары арасында хөрмәт казана.

Тәҗрибәле укытучы Флүзә Әнәс кызы заманча технологияләр куллана, һәрвакыт эзләнә, укучыларны кызыксындырырлык эш алымнары, яңалык кертә. 

Хезмәтнең тире ачы, жимеше татлы, дип юкка гына әйтмиләр. Тырыш, максатына ирешүчән Флүзә Әнәс кызы укытуда югары үрләр яулый — укучыларының уңышларын санап бетергесез. Татар теле һәм әдәбияттан шәһәр, республика, Бөтенрәсәй, халыкара олимпиадаларда, Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференцияләрендә актив катнашып, укучылары җиңә һәм призлы урыннар ала.

Белем бирү сыйфатының тагын бер күрсәткече — укытучыларның һөнәри осталык конкурслары. Флүзә Әнәс кызы туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенрәсәй осталык дәресләре конкурсында җиңүче булды.

Флүзә Фатыйхова фестиваль һәм семинарларда тәҗрибәсен уртаклаша, башкаларның да һөнәри осталыгын үстерүдә даими ярдәм итә. Һәр ел шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелә торган «Иң яхшы татар теле укытучысы» конкурсларында безнең мәктәп укытучыларының уңыш яулавында аның методик ярдәме зур.

Флүзә Әнәс кызы — коллега буларак та, директор урынбасары буларак та бик ярдәмчел. Аның һәрчак синең хәлеңне белергә онытмавы, ягымлы йөзе генә дә, бу шау-шулы мәктәп мохитенә канатланып кереп китәр өчен көч бирә. 

Кояш нурлары җиһанны җылытканда, гөлләр елмаеп югарыга үрелә. Ә безнең җанны җылытырга бер җылы сүз җитә. Флүзә Әнәс кызының кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары — җан җылыткыч, тормышыбызга ямь өсти. 

Милләтебезне чиксез хөрмәт итүче, аның гореф-гадәтләрен яратучы һәм саклаучы, милли җыр-моңнарына гашыйк, киләчәгебез матур булсын дип янып-көеп эшләп йөрүче хезмәттәшебез зур хөрмәткә лаек. Эшенең остасы, чын мәгьнәдә безнең өчен остаз — хөрмәтле Флүзә Әнәс кызына тигезлектә, сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән, балаларының, оныкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә, эшендә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын!

Резедә ӘХМӘДУЛЛИНА
Фото: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев