Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга мөгаллиме «Туган тел» Бөтенроссия конкурсында катнашты

Шәһәр данын 10нчы урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Равия Надерша кызы Усманова яклады.

28-29 мартта Казанның Вахитов районында урнашкан татар телендә белем бирә торган 27нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы конкурсының йомгаклау этабы узды. Биредә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән иң көчле, тәҗрибәле укытучылар җыелды.

Ике көн дәвамында укытучылар һөнәри осталыклары буенча көч сынаштылар. Алар осталык дәресләре күрсәттеләр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим иттеләр. Татар теле укытучылары һәрвакыт яңалык эзли, алар гел үсештә. Бүгенге вәзгыятьтә педагогның максаты — балаларда һәм ата-аналарда туган телгә карата кызыксыну уяту, телне өйрәтү, шуңа күрә әлеге бәйгедә түгәрәк өстәл артында туган телне өйрәнү теләген арттыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу да булды. Укытучылар бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр.

Алабугадан әлеге конкурста 10нчы урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Равия Надерша кызы Усманова катнашты.

— Быел үземнең көчемне «Ел укытучысы» бәйгесендә сынап карарга булдым.
Ел буе уздырылган бәйгеләрдә жиңеп чыгып, «Туган-тел» мастер-класслар бәйгесенә чакыру алдым. Уку елы барышында хезмәттәшләрем миңа төрле яклап ярдәм итте, һәрчак янымда булдылар, барлык эшләрне киңәшләшеп башкардык. Аларның уңай һәм җылы энергияләре миңа һәрдаим ярдәм итеп, көч биреп торды. Шушы конкурста катнашуымда аларның да өлеше зур, мин аларга бик рәхмәтле. Казанга кадәр мине озата баручы, ике көн буена минем белән бу чарада кайнашып, миңа көч биреп торучы, милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Халис кызы Хөсәеновага, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Равил кызы Закировага, югары квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Габитҗан кызына Бәхтияровага рәхмәтләрем чиксез, — ди Равия Надерша кызы.

27нче гимназия конкурста көч сынашучыларны һәм кунакларны бик жылы каршы алды. Бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Конкурсантлар — барысы да көчле укытучылар, ныклап әзерләнеп килгәннәр. Равия Усманова сүзләренә караганда, укытучыларның бер-берсе белән тәҗрибәләрен уртаклашу, эш алымнарын күзәтү, фикер алышулар — ул үзе бер бәхет. Көч кенә сынашып калмыйча, конкурсантлар Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Туфан Миңнуллинның «Нәзер» спектаклен карап, үзләренә рухи азык та алдылар.

Конкурсантлар көчле булганлыктан, жюри әгьзаләренә дә аларның иң яхшыларын сайлап алу жиңелләрдән булмагандыр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин: «Сез барыгыз да җиңүчеләр, барлык бәйгеләрне үтеп, 17 кеше генә Казанга кадәр килеп житте. Әмма никадәр авыр булса да, берегезне сайлап, Мәскәү шәһәренә җибәрергә кирәк», — дип үз фикерен белдерде.

— Бәйге булуына карамастан, без — 17 кеше — бертуганнардай бер-беребезгә ярдәм итеп тордык. Конкурста катнашу бик рәхәт һәм күңелле булды, — ди Равия Надерша кызы.

Тел мәсьәләсе — бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе, шуңа күрә телне саклау, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чаралар бик тә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев