Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга политехник көллият студентлары район башлыгы грантына алынган тракторда йөрергә өйрәнә

Анда хәзер быел ачылган яңа юнәлеш — «Авыл хуҗалыгы техникасын эшләтү һәм төзекләндерү» буенча укучылар өйрәнә.

Шәһәрдәге политехник көллияттә (АПК) укучылар дәресләрен Алабуга районы башлыгы грантына алынган тракторда башлады.

«Күңелле стартлар» муниципаль эстафетасында ел буе катнашып, Алабуга политехника көллияте студентлары җиңүчеләр арасында булды һәм 1,5 миллион сум акча алды. Бу чара хисабына көллият җитәкчелеге трактор алырга булды. Анда хәзер быел ачылган яңа юнәлеш — «Авыл хуҗалыгы техникасын эшләтү һәм төзекләндерү» буенча укучылар өйрәнә.

Биредә алабугалылар да, башка районнан килеп укучылар да бар. Шулай ук квалификация күтәрү курслары да эшли.

− Трактор 1 миллион 275 мең сум тора, аны Россиядәге Уралвагонзавод җитештерә. Егәрлеге — 32 ат көче. Без аңа, студентлар авыл хуҗалыгы агрегатларын көйләргә өйрәнсенгә, кар чистарта торган тагылма җиһаз, сука сатып алачакбыз, − дип сөйли АПК өлкән мастеры Артур Мельников.

Студентлар шулай ук МТЗ — Татарстан базасындагы лабораторияләрдә дә шөгыльләнә, анда алга таба практика үтү өчен, биредәге барлык механизмнар һәм агрегатларда алар беренче күнекмәләрен ныгытылар.

Заманча яңа трактордан тыш, биредә башка техника: «Беларус» МТЗ-1221, Урал-254, ДТ-75 һәм дизельле электр төягече бар. Шулар бәрабәренә, уку барышында, студентлар төрле категорияләр буенча йөртүче таныклыгы алырга мөмкин. 

− Миңа тракторлар ошый. Элек бабай белән йөрдем, ул мине өйрәтә иде, шуңа да яңа юнәлеш ачылгач, мин шушында килергә булдым. Хәзер тракторны җиңел кабызам, утырып китә алам. Укуымны тәмамлап, белгечлек буенча эшләячәкмен, − диде беренче курста укучы Александр Ермолаев, үзенең фикерләре белән уртаклашып. Ул яңа тракторның бик яхшы һәм йөрергә уңайлы булуын әйтте.

− Дәресләргә рәхәтләнеп йөрим, − дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев