Алабуга районы Иске Юраш укытучысы Лилия Юнысова: «Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм»
Лилия ханым — бүгенге көндә Юраш мәктәбенең тирән белемле, киң эрудицияле, инициативалы һәм иҗади эшләүче, бай тәҗрибәле, югары категорияле мөгаллимәсе.
Иске Юраш урта мәктәбе — Алабуга районында гына түгел, республикабызда тирән тарихлы, укучылары белән билгеле булган, инде соңгы елларда аз санлы булып баручы күренекле татар мәктәпләренең берсе. Гомер-гомергә биредә үз эшләренә тугры, хезмәтләренә гашыйк кешеләр эшләгән һәм эшли. Шуларның берсе — Лилия Мирзовна Юнысова.
— Сез инде зур тәҗрибәле мөгаллимә, яшь буын укытучыларына нинди киңәшләр бирер идегез? Укытучы белән балалар арасында ниндирәк мөнәсәбәт булырга тиеш?
— Мин — татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ә каршымда эчкерсез, самими балалар. Алар, сораулы карашларын төбәп, укытучы апаларыннан җавап көтәләр. Укучыларымның өметләрен аклый, күңелләренә яхшылык орлыклары, белемгә омтылыш, туган телебез белән горурлану, әдәбиятыбызга кызыксыну тәрбияли алырмынмы дигән сорау белән башланган вакыттан да күп еллар узган. Эшләгән, эзләнгән саен сораулар арта гына бара...
Укытучы — иң беренче чиратта, балаларны яратучы, белем алуга ихтыяҗ, кызыксыну уятучы кеше. Һәр баланың — үз дөньясы. Ә ул дөньяның ишекләрен ачып, түргә үтәр өчен, сабырлык та, зирәклек тә, әлбәттә, белем дә кирәк. Минемчә, дәрес уңышлы узсын өчен, сыйныфта уңай халәт булырга тиеш. Укучы белән укытучы арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтнең белем алу өчен иң кирәкле шарт булуын да онытырга ярамый.
— Бүгенге көндә укытучы һөнәре иң авыр һөнәрләрнең берседер, мөгаен. Сез ничек уйлыйсыз?
— Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китә. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Әле быел гына 11 сыйныф укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына озаттым. Шундый мизгелләрдә шатлык, горурлык хисләре дә уяна үземдә. Алар зур тормышка ныклап торып аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.
Әйе, замана күзлегеннән чыгып караганда укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел, ләкин Лилия ханым кебек, һәрбер мөгаллимә үз эшен яратып башкарса, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсә, балаларының зур ышаныч белән үзенә төбәлгән карашларын күрер, барлык арулары югалыр иде, һәм шулчак хезмәтеннән канәгатьләнү тойгысы алыр, шатлык хисләре чолгап алыр иде. Менә шулай үз хезмәтеннән ямь табып, ләззәт алып эшли мөгаллимә.
— Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзе урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары — ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим, алар миңа үз балаларым кебек, — дип дәвам итте ул фикер йомгагын.
Лилия ханым гына түгел, аның балалары да шул фикердә. Бу фикерне хуплап, алар тарафыннан Укытучылар көненә язылган ачык хатны тәкъдим итим әле.
«Лилия апабыз — сез безнең иң яраткан укытучыбыз һәм сыйныф җитәкчебез. Без сезнең белән бишенче сыйныфта таныштык, башта бераз курыктык, чөнки башта сез артык таләпчән сыман тоелган идегез. Ләкин берникадәр вакыттан соң, таләпчәнлелегез астында бик йомшак һәм ягымлы, шулкадәр игелекле һәм барыбызны аңлый белеп, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы суза торган кеше булуын аңладык. Безнең өчен сез икенче әни, чөнки безгә үз балаларыгыз кебек карыйсыз.
Сез безнең турында әти-әниебездән дә күбрәк беләсез. Шуңа күрә еш кына укытучы буларак тугел, ә дустыбыз буларак төрле темаларга сөйләшәбез. Сез, мөгаен, балачактан ук укытучы булып эшләргә хыяллангансыздыр, чөнки шундый искиткеч укытучы булыр өчен, институтта яки махсус курсларда укып кына булмыйдыр ул, талант кирәктер.
Без беләбез: сез безнең киләчәктә уңышка ирешүебезне генә телисез. Без сездән җаваплылык, тырышлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек матур сыйфатларны үзләштердек. Ышанычыгызны акларбыз дип ышанабыз.
Лилия Мирзовна, сез эшегезне, балаларны бик яратасыз. Чөнки сез укыткан фәнне барлык балаларның да яратуы шул хакта сөйли. Әйе, чыннан да, һәрвакыт кызыклы үткән дәресләрегез аша без ныклы белемнәр алдык. Сез туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли алдыгыз. Без бик яраткан мәктәбебезне, уку көннәрен һәм сезне, Юнусова Лилия Мирза кызын, җылылык белән генә искә алырбыз».
Укучыларның уңышлары — укытучының хезмәт җимеше. Ул шулар белән чиксез горурлана. Аларның очкын чәчеп торучы күзләрен күреп, синең дәресләреңнән канәгатьлек хисе алып, рәхмәт ишетүдән дә зуррак бәя бармы икән укытучы өчен?! Шушы рәхәт мизгелләр өчен булса да, эшләргә була укытучы булып.
Тормыш ул — мәңгелек корылыш. Һәр туган таңда әле барысы да алда дип яши бирәсең. Алда бәхет таңы, алда шатлык, матур тормыш кебек тоела. Алда беркайчан да югалмый торган нәрсәне эзләү проблемасы. Ә югалмый торган нәрсә ул — тормышта үз юлыңны табу, изге эш-гамәлләр кылу. Тормышны мәгънәле итеп кору — һәркем күтәрелергә тиешле биеклек.
Бүгенге көндә Лилия ханым тормышның югары сызыгына күтәрелгән, аннан ямь, тәм табып яши торган шәхесләрнең берсе. Бу биеклек аның өчен — гади генә ана теле укытучысы булып хезмәт итү.
Укытучының максаты бер — укучыларга җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры килә торган заманча сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Лилия Мирзовна — җиңел аралашучан, туры сүзле, кешелекле, кече күңелле, рухи яктан саф, сабыр, түзем, намуслы, әхлаклы, оста оештыручы, татар теле һәм әдәбиятын камил дәрәҗәдә белүче коеп куйган педагог. Бары тик шундый кешеләр генә фани дөньяда чын бәхетле була ала сыман миңа. Ни өчен дигәндә, кеше гомеренең яртысы эштә үтә. Ә укытучының артыгы белән. Көне балалар янәшәсендә булса, төне компьютер артында шул ук юнәлештә уза.
Менә шуңа күрә дә Лилия Мирзовна тәрбия, белем биргән укучыларның берсе дә югары уку йортларына кергәндә авырыксынмый һәм бөтенесе дә тормышта үз кыйблаларын табалар. Укытучы һәр укучысын шәхес итеп күреп, алар белән киңәшеп эш итә белә. Ул һәр укучы белән индивидуаль якын килеп эшли, укыту һәм тәрбия процессын баланың сәләтен, мөмкинлеген истә тотып оештыра. Күп укый, өйрәнә, эшен нигезле, фәнни итеп оештыра, йөрәк җылысын биреп башкара. Ул укыткан балаларның берсенең дә күңелендә бу укытучыга карата ниндидер "юшкын"салынгандыр дияргә һич урын юк. Югарыда бирелгән ачык хат — шуның ачык дәлиле.
Инде менә чирек гасырдан артык балалар күңеленә гомумкешелекнең асыл сыйфатларын салырга тырыша ул. Укытучының гомер озынлыгы да шуның белән үлчәнә торгандыр, мөгаен. Мөгаллим хезмәте өчен, минут, сәгать, атна, айлар гына түгел, дистәләгән еллар буе акыл хезмәте түгәргә кирәк. Ә бит хисләр белән янып, ялкынланып укыту, балалардан чын кеше ясау, чын шәхес тәрбияләү, уйлый калсаң, укытучыдан чамадан тыш сабырлык, түземлек, тырышлык, ихтыяр көче таләп итә. Шундый көч куйганда гына хезмәтеңнең җимеше татлы була, бары шул чакта гына югары уңыш аласың.
Кайсы гына уку елын алсак та, аның җиңүчеләре, призерлары санап бетергесез. Иң югары нокта — фән олимпиадалары. Анда да сынатмый мөгаллимә. Лилия Мирзовнаның укучылары — республика, халыкара олимпиада призерлары. Уйлый калсаң, күпме көч түгелгән, күпме хезмәт куелган. Моны бары тик үзе мөгаллим булган кеше генә аңлый торгандыр. Әмма мондый эш аны куркытмый, бары сөендерә генә. Күбрәк эшләгән саен, ул укучылары хакында күбрәк уйлана кебек.
Әйе, уйлый калсаң, һәр укучы — язылмаган роман. Ә ул романны укып чыгар өчен генә дә күпме сабырлык, түземлек кирәк бит. Ә романнарның төрлесе була. Кайсы — утка, кайсы суга сала. Күпме бала, ничәмә-ничә пар күз бездән җавап көтә. Безнең уйларыбыз шул сабыйларның күңеленә барып тоташа. Алар үсә, зурая, безнең күз алдыбызда шәхес булып формалаша. Күпме көч, күпме йокысыз төннәр таләп итә микән мондый хезмәт!? Андый йокысыз төннәре аз булмагандыр хезмәттәшемнең.
Шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче Лилия ханым — бүгенге көндә Юраш мәктәбенең тирән белемле, киң эрудицияле, инициативалы һәм иҗади эшләүче, бай тәҗрибәле, югары категорияле мөгаллимә. Аның кылган эш-гамәлләре мәгариф идарәсе һәм район администрациясе тарафыннан югары бәяләнде. Ул исәпсез-хисапсыз мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, Россия Федерациясенең мактаулы укытучысы исеменә лаек булды, бүгенге көндә — ветеран укытучы. Илебезнең киләчәген кайгыртып, милләт гаме белән яшәүче, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрүче хезмәттәшебезнең, сау-сәламәт булып, озын-озак еллар яраткан эшеннән тәм-ямь табып, ләззәт алып, балалары, оныклары шатлыгына төренеп, тигезлектә яшәвен теләп калабыз.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: Шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев