Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга районы Морт авылы мәктәбендә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары кунак булды

Мәктәптә төбәк семинары узды.

2023 елның 6 октябрендә Морт төп белем бирү мәктәбендә «Бердәм белем бирү киңлеге һәм һәрбер бала үсеше инструменты буларак федераль дәүләт белем бирү стандарты» төбәк семинары узды, аның максаты педагогның һәм яңа буын ФГОСка күчү шартларында укучының иҗади сәләтләрен үстерү тәҗрибәсен трансляцияләү һәм диссеминацияләү иде.

Семинарга КФУның Алабуга институты укытучылары, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакторы урынбасарлары, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарлары; Алабуга, Аксубай, Мөслим, Менделеевск, Мамадыш муниципаль районнарының туган (татар) теле һәм әдәбияты, инглиз теле, башлангыч сыйныфлар, технология, химия, физика, биология укытучылары, сыйныф җитәкчеләре чакырылган иде.

Семинар мәктәпнең туган якны өйрәнү музееннан башланып китте. Җитәкчесе — Фәнил Васыйл улы Һадиев. Укучылар Морт авылының тарихы һәм мәктәп музееның барлыкка килүе турында сөйләделәр, ата-бабаларыбыз көнкүрештә кулланган әйберләр (чигүле сөлгеләр, савыт-саба, хезмәт коралы), Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкының тормышы, шулай ук безнең мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Аннары кунакларга укучылар һәм укытучыларның республика һәм район басмаларында урын алган мәкаләләре тупланган «Без язабыз. Безнең турында язалар» күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Математика һәм физика укытучысы Светлана Смехова «Физика буенча БДИга әзерлек өчен лаборатория җиһазларын куллану» мастер-классы күрсәтте. 8 сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек буенча «Безнең тирәдә химия» кунакларның күңеленә хуш килде. Химия укытучысы Рузия Гайнанова һәм аның укучылары тәҗрибәләр аша тормышта химиянең нинди роль уйнавы турында сөйләделәр. Ә 7 сыйныф укучылары биология укытучысы Ләйсән Галиева белән бергә кан басымын тонометр белән үлчәп күрсәттеләр. 5 сыйныф укучылары технология укытучысы Фәрит Гобәйдуллин белән бергә «Укытучыга бүләк» проектын якладылар. Башлангыч сыйныф Ләйсән Моратова белән бергә «Туган як — туган авыл» дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Кызлар башкаруында Туган ил турында җырлар, биюләр һәм шигырьләр башкарылды.

Инглиз теле укытучысы Зөлфирә Гобәйдуллина семинар кунаклары өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенын күрсәтте. Анда 8 сыйныф укучыларының кызлар һәм малайлар командалары катнашты. Балалар географияне, өйрәнелә торган телнең иле, мәдәнияте, кешеләрнең яшәү рәвешен, аларның гореф-гадәтләрен, шулай ук «чит тел» фәненә кызыксыну уяттылар. 6-9 сыйныф укучыларының «Шушы яктан, шушы туфрактан без» сыйныфтан тыш чарасы аеруча истә калды. Балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Укытучылары Рузилә Әхмәтҗанова белән туган (татар) телендә иҗат иткән шигырьләрен, хикәяләр, әкиятләрен укыдылар. Семинарда катнашучылар «Җырларда да, шагыйрьләрнең шигырьләрендә дә, туган як чәчәк атсын» дигән гомуми мәктәп чарасын карадылар (Ләйлә Фәрхетдинова).

Түгәрәк өстәл артында сүзне Казаннан килгән кунакларыбыз Руфия Рифкать кызы Мөхетдинова — «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары, Гөлназ Зиятдин кызы Ярмиева — «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары дәвам итте.

Остазларыбыздан башка мондый чараны күз алдына да китереп булмас иде. Кадрия Хөсәен кызы, Әлфирә Нуриәхмәт кызы, Анна Григорьевна, Нэлли Алексеевна бәйрәмебезнең төп кунаклары булып, үзләренең яхшы билгеләрен куеп, алга таба да зур уңышларга ирешүебезне теләп хәер-фатихаларын биреп киттеләр. Остазларыбызның исеменә тап төшермичә, бердәм тату гаилә булып эшләргә язсын безгә.

Зөлфирә ГОБӘЙДУЛЛИНА,
Морт мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев