Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга районы Морт мәктәбе коллективы авылның киләчәген формалаштыруга аерым игътибар бирә

Морт мәктәбе педагоглары узган уку елына нәтиҗә ясады.

Мәгариф системасындагы күп кенә проблемалар социаль-икътисади, демографик, һөнәри-педагогик характердагы сәбәпләргә бәйле. Авыл мәктәбенең үзенчәлеге уку процессын оештыруда, укучыларның дәрестән тыш вакытта үзара эш ысулларында, уку-тәрбия процессының эчтәлегендә, формаларында чагылышын таба.

Мәгариф системасында төп бурычларның берсе — үсеп килүче буынны тәрбияләү, шәхси сәләтләрен үстерү, гражданлык сыйфатларын формалаштыру. Шуңа бәйле рәвештә, җирле үзидарә советы, авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе, «Морт» агрофирмасы белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруга җитди игътибар бирелә.

2022-2023 уку елында мәктәптә 66 укучы белем ала (9 сыйныф-комплект).

Башлангыч сыйныфларда уку «Перспектива» программасы буенча бара. Бүген мәктәптә 12 педагог эшли, шуларның 1се — югары квалификация категориясенә ия, 10 укытучы — беренче категорияле.

Мәктәптә ниндидер уңышлар булса, аның сере — укытучылар һәм укучылар иҗатын берләштерүдә, аларның хезмәттәшлегендә. Безнең балалар ел саен Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этапларында катнаша. 8 нче сыйныф укучысы Замира Шәйгалләмова туган якны өйрәнү буенча муниципаль олимпиадасы җиңүчесе (укытучысы Фәнил Хадиев). 7 сыйныф укучысы Сара Музафарова математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы призеры (укытучысы Светлана Смехова).

Мәктәптә төрле милләт балалары укый. ТРның дәүләт телләрен өйрәнүгә һәм инглиз телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. 8 сыйныф укучысы Басыйр Гайнанов «Мин яратам сине, Татарстан!» республика конкурсы; Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» һәм Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай моңнары» конкурсларында җиңүче (укытучысы Рузилә Әхмәтҗанова). 5 сыйныф укучысы Салават Хуҗин Халыкара туган тел көненә багышланган муниципаль конкурс лауреаты (укытучысы Рузия Гайнанова).

Мәктәп командасы мәдәни мирас елына багышланган «Алабуга — кунакчыл шәһәр» муниципаль уенда 1 урын өчен Диплом белән бүләкләнде.

Педагогик коллектив авылның киләчәген формалаштыруга аерым игътибар бирә. Бу проблема сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү юлы белән хәл ителә. Мәктәптә «Сәләтле балалар» программасы эшли. Укучылар республика, төбәкара, бөтенроссия конкурсларында һәм конференцияләрдә актив катнаша. Бу уку елында Басыйр Гайнанов, Замира Шәйгалләмова, Замиля Юнысова «Безнең Мирас» төбәк уку-тикшеренү һәм проект эшләре конференциясендә катнашты. Басыйр Гайнанов һәм Салават Хуҗин «Алабуга Парнасы» төбәк иҗат конкурсында җиңү яулады. Безнең мәктәп укучылары ел саен инглиз телендә мәктәп театр коллективларының «SCHOOL PERFORMANCES» муниципаль фестиваль-конкурсында һәм чит телләр фестивалендә катнаштылар һәм «Инглиз телендә әсәрләрне театраль кую» номинациясендә призлы урыннар яуладылар (укытучысы Зөлфирә Гобәйдуллина).

Укучыларның, укытучыларның иҗади эшләре «Алабуга нуры» район газетасында, «Сабантуй» республика журналында, педагоглар һәм мәгариф учреждениеләре укучылары өчен «21 гасыр Мәгариф һәм фәнни эшчәнлек Фонды» бөтенроссия, «Педагогик конкурслар» челтәр басмасында нәшер ителә.

Гражданлык-патриотик тәрбия — төп рухи-әхлакый кыйммәтләрнең берсе. Үткәннәр турында гомуми күзаллау кешедә туган җир, туган ил, якыннарга игътибарлы мөнәсәбәт, горурлык тәрбияли, киләчәккә мөнәсәбәтен формалаштыра. Безнең мәктәп укучылары сугыш һәм хезмәт ветераннарына шефлык итә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлне карыйлар, Ленинград балаларының каберләрен чистарталар. Алар тормыш авырлыкларын, проблемаларны өлкән буын тәҗрибәсенә таянып җиңәргә өйрәнә. Укучылар «Солдатка хат» һәм «Ветераннарга ярдәм» республика акцияләрендә, Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Дан, Кызыл Йолдыз Орденының тулы кавалеры П. И.

Захаров исемендәге тикшеренү һәм иҗат эшләренең фәнни-гамәли конференциясендә призлы урыннар алды (укытучылары Әлфинур Закирова, Габдерәшит Гәйфетдинов).

Мәктәп укучыларының рухи һәм физик үсешендә өстәмә белем бирү зур роль уйный. Бу — баланың үз теләкләрен һәм сәләтләрен үстерү, яңа белемнәр алу мөмкинлеге булган өлкә. Мәктәптә 9 түгәрәк эшли. Бу — предмет, хореограф, спорт, драма, техник иҗат, шулай ук шахмат түгәрәге.

Балалар аларда рәхәтләнеп шөгыльләнә һәм уңышка ирешә. Вячеслав Сергеев һәм Замиля Юнысова Мәгариф һәм фән, мәдәният һәм сәнгать Халыкара конкурсының 2 дәрәҗә җиңүчеләре дипломнарына ия булды (укытучысы Фәрит Гобәйдуллин). Өстәмә белем бирү педагогы Ләйлә Фәрхетдинова җитәкчелегендәге «МИМ» театр коллективы район, төбәк, республика конкурсларында катнашып зур җиңүләргә ирешә.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуга һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Укучылар атнага өч тапкыр спорт секцияләрендә шөгыльләнәләр, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы уйныйлар. 2014 елда төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы — футбол уйнау өчен бик яхшы урын. Язның беренче җылы көннәреннән үк физкультура дәресләре саф һавада уза. Баскетбол буенча егетләр командасы җиңүчеләр рәтендә булса, егетләр һәм кызлар җыелма командасы авыл гомуми белем бирү учреждениеләре арасында укучыларның кышкы һәм җәйге спартакиадаларында 2 урынны алды. Мәктәп командасы Лабиринт ориентирлашу буенча спорт-туристлык уенында мәктәпләр арасында 1 урынны яулый (укытучысы Данияр Нуриәхмәтов).

Мәктәп Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының мәдәни мирасына һәм традицияләренә, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә үзара хөрмәт, сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга зур игътибар бирә. Укучылар экологик чараларда актив катнашалар. Амелия һәм Тамина Галәветдиновалар, Сөмбел һәм Салават Хуҗиннар, Аиша Фәсхетдинова, Зарина һәм Алина Гыйльмуллина— «Чыршы-2022» табигатьне саклау акциясе кысаларында «Үз куллары белән могҗиза-чыршы» гаилә иҗади конкурсы призерлары. Балалар ел саен Федерация Советының Аграр — азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АНО тарафыннан оештырылган «Кошларга тормыш бүләк итәбез» һәм «Кәгазьгә — икенче тормыш» акцияләре, экологик рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар булалар (укытучылары Л. Галиева, Л. Моратова).

Мәктәп Алабуга политехник көллияте, Лубян урман техникумы белән тыгыз элемтәдә тора. ЮХИДИ белгечләре һәм КФУның Алабуга институты мөгаллимнәре белән һөнәри юнәлеш бирү һәм профилактика эше кысаларында чаралар үткәрелә, шулай ук ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм Морт участок хастаханәсе белгечләре белән очрашулар оештыра.

Морт мәктәбе — дус иҗат коллективы. Ул һәр укытучының һәм педагогик коллективның һөнәри компетентлыгын, осталыгын һәм иҗади потенциалын арттыруга юнәлдерелгән эшнең яңа ысулларын һәм формаларын эзләнү өстендә эшли. Педагоглар үзләренең эш тәҗрибәләре белән методик семинарларда уртаклашалар.«Укытучы һәм остаз» елы кысаларында «Үз-үзен үстерүче, тәрбияләүче, тормышка ашыруга сәләтле иҗади укучыларны укыту һәм тәрбияләүдә төп ысул буларак хезмәттәшлек педагогикасы» темасы буенча региональ семинар узды. Семинарда педагогик хезмәт ветераннары чыгыш ясады, үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

Морт мәктәбе Алабуга районының милли мәктәпләренең берсе. Чыгарылыш укучылары арасында академиклар, галимнәр, рәссамнар, спорт осталары, атказанган мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре бар. Укытучылар коллективы милли традицияләрне саклап калуга, укучыларның шәхес буларак формалашуына бар көчен куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев