Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга районы Морт авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конференция узды

22 июнь иртәсендә миллионнарча кешенең, шул исәптән Морт авылы халкының тыныч хезмәт еллары Бөек Ватан сугышы башлану белән өзелә.

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,
Алды җирне сугыш ялкыны.


1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы... Быел без халкыбызның 1941-1945 елларда Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәнбез икән, бу Җиңүнең бәясе — 27 миллион кешенең гомере, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән. Бу саннар артында җансыз әйберләр түгел, ә тере кешеләр.
Бөек Ватан сугышына Морт авылыннан 515 кеше киткән. Шуларның 254 яу кырында ятып калган. Аяусыз сугышның кара канаты һәр өйгә диярлек кагылып узган. Каһарманнар истәлегенә авылыбызда һәйкәл салынган. Аларның исемнәре шушы һәйкәлгә уелган. Сугышка киткән авылдашларыбызның 261 туган авылыбызга исән-сау әйләнеп кайткан. Ләкин бүгенге көндә авылыбызда бер генә сугыш ветераны яши, ул — Гарипов Багданур абый.
Бу чарага һәр укучы, һәр укытучы үзенең өлешен кертергә тырышты. Чыгышлар икегә бүленде: беренче көнне башлангыч сыйныф укучылары булса, икенче көнне урта сыйныф укучылары иде. Конференцияне мәктәбебезнең директоры, тарих укытучысы Фәнил Һадиев башлап җибәрде. Ул сугышта балаларның эшләгән эшләре, күрсәткән батырлыклары, авылыбызда яшәгән Ленинград балалары турында сөйләде. Беренче булып тамашачыларны, аякларына чабата кигән өченче сыйныф укучылары, Салават Хуҗин һәм Ландыш Шайгалләмова «Чабата гына димәгез...» дип аталган эзләнү эше белән таныштырдылар. Салават карт бабасы, Нәҗип Хуҗинның ялкынлы сугыш еллары, авыр тормыш юллары, бабасыннан сакланып калган чабата турында сөйләде. Ландыш чабата турында табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр, җырлар барлыгын исбатлап күрсәтте. Аларның чыгышы «Чабата, тула оек» җырына куелган бию белән тәмамланды (Укытучылары Рузия Гайнанова).

2 сыйныф укучылары — Алинә Гыйльмуллина, Тимофей Иванов, Эдем Мортазинның чыгышлары «Без хәтерлибез һәм горурланабыз» дигән исем астында узды. Алинә үзенең карт бабасы, Әхәт абый турында сөйләде. Аның алган орден-медальләре укучыларда кызыксыну уятты (Укытучылары Әлфинур Закирова). Әдел Михайлов (4 сыйныф укучысы) «Сугыш вакытындагы техника» турында сөйләде (Укытучысы Ләйсән Муратова). 5 сыйныф укучылары герой-пионерлар, аларның кылган батырлыклары турында сөйләделәр (Укытучылары Габдрәшит Гайфетдинов). 6 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан театр һәм кино актерлары турында эчтәлекле һәм тулы мәгълүмат бирделәр (Укытучылары Светлана Смехова).

Зәмилә Юнысова һәм Ильвина Хафизова — 7 сыйныф укучылары Хөсәен Шәрифуллин турында сөйләделәр. Хөсәен Фәләхетдин улының «Сталинград оборонасы өчен» медале үзе бер тарих. Сталинградны саклаганда ул хезмәт иткән бер төркем солдатлар Идел аша кичәргә тиеш була. Дошман пулясы астында көймәләргә төялеп юлга кузгалалар. Янәшәдә генә йөзгән көймә, бомба эләгеп, су астына китә, анда Хөсәеннең якташлары да була. Аннан Сталинград урамнарында сугышлар дәвам итә. Самолеттан ташлап киткән азык-төлекне дә алып булмый: снайпер чүкеп кенә тора. Менә шулай кайчандыр хуҗалар чыгарып түккән бәрәңге кабыклары, элмә кайрылары ашап, алты ай сугыша алар. Оборонаны өзеп чыккач, сакал-мыек баскан, йончыган солдатларны медаль белән бүләклиләр. Аннан тагын сугыш, тагын атака. Дошман пулясы Хөсәеннең күкрәгенә төбәлә. Әмма яңа гына таккан медаль аның гомерен саклап кала. Пуля тишкән медаль бүген мәктәп музеенда саклана (Укытучылары Данияр Нуриәхмәтов).

8 сыйныф укучысы Ильвина Сафина фронтовик һәм укытучы Гариф Ганиев турында чыгыш ясады. Гариф абый сугыштан туган авылына кайта. 1958 елда аны Морт урта мәктәбенә хезмәт дәресләрен укытырга чакыралар. Ул мәктәп остаханәсендә балаларны 30 ел буе үз һөнәренең серләренә өйрәтә. Мәктәпнең хезмәтне оештыру мастерскоен тәртипкә сала, төрле җиһазлар, кораллар булдыра. Морт мәктәбендә укыган балалар агач һәм тимер эшләренә оста өйрәнәләр. Чөнки Гариф абый — үз эшенең чын остазы була, һәрнәрсәне җиренә җиткереп үти, укучылардан да шуны таләп итә. Ул, икенче группа Ватан сугышы инвалиды булуына карамастан, яраткан эшен, укучыларын һәм мәктәбен ташламый. Хезмәтеннән тәм һәм ямь таба, бөтен авыруларын онытып, укучыларны намуслы хезмәт күнекмәләренә өйрәтә. Укучылар белән район ярышларында беренчелекне бирми, бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә Гариф абый (Укытучысы Рузилә Әхмәтҗанова).

9 сыйныф кызлары Гөлназ Фазлеева һәм Диана Шакирова инглиз телендә безнең илебездә Җиңү көнен ничек бәйрәм итү турында сөйләделәр (Укытучылары Зөлфирә Гобайдуллина).
5 сыйныф укучысы Вячеслав Сергеев «Оста куллар» түгәрәгендә, ветераннар өчен, үз куллары белән ясаган бүләкләрен күрсәтте (Укытучысы Фәрит Гобайдуллин). Мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфирә Гобайдуллина катнашучыларга рәхмәт белдереп йомгак ясады. 
Шушындый эчтәлекле, мәгънәле чыгышлар укучыларда Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтергә, туган төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт батырларын, аларның батырлыкларын онытмаска ярдәм итә. Яшь буында ватанпарвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы геройларына, ветераннарга, тыл батырларына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияли.

Әйе, һәр туган яңа көн, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без, иң элек гүзәл тормышларын биргән каһарманнарга, сугыштан исән-сау кайтып хезмәт иткән тыл батырларына мәңгелек бурычлы. Алар алдында баш исәк тә, чәчәкләр бүләк итсәк тә, алтыннан һәйкәл куйсак та аз булыр кебек. Кадерлик, онытмыйк аларны, баш иик аларга. Без аларга мәңге бурычлы. Кабат сугыш афәтен күрмәсәк иде, илләр тыныч, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!

Рузия ГАЙНАНОВА, Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев