Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга шәһәрендә 800дән артык бала беренче тапкыр балалар бакчасына барачак

1 июньнән әти-әниләр тарафыннан көтеп алынган «кызу» чор — балалар бакчаларына бүлү башлана.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан бәхетле ата-аналар балалар бакчаларына көтелгән юлламаларны алачак. Мәктәпкәчә учреждениеләргә бүлү узган еллардан аерыламы, ата-аналарны нинди сораулар борчый — бу хакта без «АМР мәгариф идарәсе» муниципаль-казна учреждениесенең баш белгече Наилә Абдрахманова белән сөйләштек.

— Наилә Инсафовна, быел балалар бакчаларына төркемнәрне туплау ничек узачак?

— Ул ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр үткәрелә. Ел дәвамында бакчаларда урыннар бушаганда өстәмә туплау да булырга мөмкин. Балалар бакчаларына җибәрелүчеләрнең беренче агымы — 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар. Алар районда — 165. Дөрес, бу яшь категориясендә чират зур, аерым алганда, 4нче микрорайонда. Анда яшәүчеләргә шәһәрнең югары өлешендә урыннар тәкъдим ителде. Тик әти-әниләр, балаларын яшәү урыны буенча гына бакчаларга бирергә теләп, баш тартты. Шулай ук 18нче санлы «Карлыгач» балалар бакчасының капиталь ремонтка ябылуы аркасында да чират артты. Хәзер әлеге бакчага йөргән балалар шәһәрнең башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри. Ремонт эшләре тәмамланганнан соң, алар үз балалар бакчасына әйләнеп кайтачак һәм бушаган урыннарны чиратта торучы балалар алачак. Балалар бакчаларына бүленешнең "икенче дулкыны«на әти-әниләре беренче дулкынга килеп документлар бирә алмаган сабыйлар, я чиратта калучылар керә.

— Районда балалар бакчаларына чират белән бүген эшләр ничек тора?

− Комплектлау башланган вакытта, балалар бакчаларына чиратта туганнан алып 7 яшькә кадәргеләрне дә кертеп 1857 бала иде. 2-3 яшьлекләр — 480, 1 яшьтән 2 яшькә кадәргеләр — 633, 3-4 яшьлекләр — 139 бала. Июньнән 1,5-2 яшьлек һәм 2-3 яшьлек балалар төркемнәрен туплый башлыйбыз. 1,5-3 яшьлек сабыйлар өчен 17 төркем тупланачак. Аларны 5нче, 17нче, 20нче, 22нче, 25нче, 26нчы санлы бакчалар, 1нче гимназиягә караган балалар бакчасы (элеккеге 27нче санлы «Миләшкәй» бакчасы), шулай ук 28нче, 29нчы, 31нче, 33нче, 34нче, 38нче һәм 40нчы балалар бакчалары туплаячак. 1,6 яшьтән 2 яшькә кадәрге балаларга 40 урын билгеләнгән. Алар өчен шәһәрнең түбән өлешендә 1нче «Дюймовочка» балалар бакчасында ике төркем ачылачак. 2-3 яшьлек балалар 22 төркемдә туплана. Шулай итеп, 460ка якын бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урын алачак. Әмма 4нче микрорайонда − 35, 36 һәм 39нчы балалар бакчаларына сабыйларны урнаштыру проблемалы булып кала бирә. Бу, нигездә, 2 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларга кагыла. Аларга шәһәрнең өске өлешендә, яки 40нчы балалар бакчасында буш урыннар тәкъдим ителәчәк. Шуңа бәйле рәвештә югарыда санап үтелгән бакчаларда 1,6 яшьтән 2 яшькә кадәрге төркемнәр каралмаячак.

− Быел балаларны балалар бакчаларына кабул итү процедурасына яңалыклар кертелгәнме?

— Җәйге чорда баланы балалар бакчасына юнәлткәннән соң өч ай вакыт бирелә: берсе — ата-аналар баланы бакчага кабул итү турында гариза язып, мәктәпкәчә учреждение белән килешү төзесен һәм аннан соңгы ике ай дәвамында бала анда йөри башласын өчен. 1 сентябрьдән бу сроклар үзгәрәчәк — барлык этапларны да балалар бакчасына юнәлгән көннән бер ай эчендә узарга кирәк булачак. Тик әгәр ата-аналар теге яки бу сәбәпләр аркасында килмәсә, программада автомат рәвештә «Килмәде» статусы куелачак. Үзгәрешләр федераль ташламаларга ия булучыларның — хәрби хезмәткәрләр, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләрнең, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсендә, Тикшерү комитетында эшләүчеләрнең, судьяларның балаларына да кагылды. Андый гаиләләргә үз ташламаларын һәр 180 көн саен, ягъни туплау белгечендә расланган (мөрәҗәгать ителгән) көннән соң, һәр ярты ел саен раслап торырга кирәк булачак. Гаилә күп балалы булса яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләсә, ата-аналарның берсе генә дә инвалид булса, ташламаларны раслау өчен шулай ук "АМР мәгариф идарәсе«нә мөрәҗәгать итү тиешле, әмма бер генә мәртәбә — ташламаларның гамәлдә булу вакытын күрсәтү өчен. Кем нинди ташламага ия, барысына да үзләре белән түбәндәге документларның төп нөсхәсен һәм күчермәсен китерергә кирәк: ата-ананың берсенең паспорты, баланың туу турында таныклыгы, ташламаны раслый торган таныклык (яисә эш урыныннан белешмә). 2019 елның 13 декабреннән тагын бер федераль ташлама барлыкка килде — бер гаиләдә яшәүче һәм яшәү урыннары бер үк булган балалар өчен (бертуганнар). Чиратта теркәлгән бала өчен бу ташлама бертуганы бакчага йөрүен дәвам иткән очракта гына гамәлдә булачак. Әгәр бакчаларга туплау башланганчы өлкәнрәк бала бакчадан чыгарылса, киләсе балага ташламалар булмаячак. Ата-аналар (законлы вәкилләр) үз ташламаларын һәр 180 көн, ягъни белгечкә мөрәҗәгать иткән вакыттан алып һәр ярты ел саен расларга тиеш.

Үзләре белән ата-ананың берсенең паспорты күчермәсе, бала туу турында таныклык, ата-ана белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе раслаган килешү булу кирәк. Шулай ук документларның төп нөсхәләре — баланың әлеге мәктәпкәчә учреждениегә йөрүе турында белешмә, паспорт өстәленнән фатир кенәгәсе.

− Туплау ничек бара? Кайсы балалар юлламаны беренче чиратта ала?

— Система гаризалар исемлеген гариза төренә карап аера, ягъни «ташламалы» һәм гомуми нигездәгеләр. Алар автомат рәвештә, өстенлекләренә карап, чиратка тезелә. Чиратның һәр төрендә гариза тапшыру көне һәм ташлама төре исәпкә алына. Һәр балалар бакчасында билгеле бер яшь төркемендә урыннар бушый. Система шушы балалар бакчасына һәм шул ук яшь төркеменә бирелгән гаризаларны сайлый. Балаларның яше тулу вакытын муниципаль районда исәп өчен кабул ителгән административ регламент буенча исәплиләр. Шуннан соң, бу алгоритм буенча күрсәтелгән балалар бакчасына буш урыннарга эзлекле бүлү башлана. Кызганыч, алдан ук билгеләнү көнен анык кына берничек тә әйтеп булмый.

− Чиратка куелганда, ата-ана ничә балалар бакчасын сайлый ала?

− Татарстанда ата-аналар бер генә бакчаны сайлый ала. Әмма гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аркылы тапшырганда, анда сайлау өчен өч балалар бакчасы бирелергә мөмкин. Тик әти-әниләр «АМР мәгариф идарәсе» муниципаль-казна учреждениесенә гаризага нинди дә булса үзгәрешләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткәндә, программа бер генә балалар бакчасын сайлауны сорый. Гаризаны uslugi. tatarstan.ru порталы аркылы тапшырганда, «Башка вариантлар тәкъдим итәргә» дигән билге торса, бу очракта ата-аналар "АМР Мәгариф идарәсе«нә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

− Яшәү урынына карамастан, теләсә кайсы бакчага ризалашу яхшыракмы?

− Бу, әлбәттә, ата-аналардан һәм аларның мөмкинлекләреннән тора. Баланы көн саен шәһәрнең икенче өлешенә илтү аларга җайлы булырмы? Еш кына ата-ана теләсә кайсы бакчага ризалаша, урын гына булсын, ә соңыннан башка бакча эзли башлыйлар. Балаларны күчерергә була, тик алмашыну өчен урыннарны ата-ана үзе эзләргә мәҗбүр. Балага муниципаль хезмәт күрсәтелгән, әмма ул яшәү урыны буенча түгел икән, ул чагында инде теләгән бакчага яңадан чиратка куйсыннар өчен, «АМР мәгариф идарәсе» муниципаль-казна учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма бу очракта алар исемлек ахырында булачак. Шулай итеп, баланы кайсы бакчага бирергә телисең, шунда чират тору яхшырак. Шундый очраклар да була, мәсәлән, гаилә хәле буенча баланы ашыгыч рәвештә бакчага бирергә кирәк, ә чират әле җитмәгән. Андый чакта баланы авыл балалар бакчасына йөртеп торырга мөмкин, шәһәр бакчасындагы чираты исә барыбер саклана. Моның өчен ата-ана "АМР мәгариф идарәсе"нә килә, без биредә баланы авыл балалар бакчасына күчерү турында өстәмә гариза булдырабыз. Төп чираты буенча урын булуга, баланы бернинди кыенлыксыз шәһәр бакчасына күчереп була. Ә менә баштан ук авыл бакчасына чиратта торган балаларны шул рәвешчә шәһәр балалар бакчасына күчереп булмаячак.

− Бала әле бакчага йөрмәгән вакытта башка урынга күчеп китсә, чират белән ни була?

− Яшәү урыны муниципалитет эчендә, яисә Татарстан Республикасы чикләрендә үзгәрсә, гариза тапшыру көне үзгәрми. Россиянең башка төбәкләренә күчеп киткәндә, яисә Татарстанга башка төбәкләрдән күчеп килгән очракта, гариза тапшыру көне яңа гариза бирү көненнән, ягъни "АМР мәгариф идарәсе«нә мөрәҗәгать иткән көннән куела. Моннан тыш, ата-аналарның һәркайсысы елга бер тапкыр гаризада күрсәтелгән балалар бакчасын ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша үзгәртергә мөмкин.

− Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаларның нинди статуслары бар, һәм, алар үзгәргәндә, ата-ана ниләр эшләргә тиеш?

− «Җибәрелә торган балалар бакчасы №...» − бу статус сезнең баланы балалар бакчасына теркәүгә юлланма бирелүен аңлата, 30 календарь көн дәвамында күрсәтелгән балалар бакчасына (районның мәгариф бүлегенә түгел) теркәлү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Килешү төзелгәннән соң, статус «Мәктәпкәчә мәгариф учреждениегә кертелгән» булачак. Күрсәтелгән бакча ошамый икән, район Мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Башка төбәктән күчеп килгәндә яисә ташламаны раслаганда, «Документларны раслау» статусы куела. Бу очракта ата-ана документларның төп нөсхәсен яки раслый торган белешмәләрне шул өлкәдәге белгечкә китерә.

Алабуга районында 45 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбия-белем бирү эшчәнлеген башкара. Аларда 293 төркем эшли, шуларның 266сы — шәһәр мәктәпкәчә учреждениеләрендә, 27се — авыл җирлекләрендә. Мәктәпкәчә учреждениеләргә барлыгы 5681 бала йөри. 2020 елда 1206 бала чыгарыла, шуларның 1128е — шәһәр һәм 78е — авыл балалары.

Мәгариф идарәсе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 175 йорт. Телефон: 3-51-99. Эш көннәре: сишәмбе — сәгать 13.00дән 17.00гә кадәр, пәнҗешәмбе — сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр (төшке аш 12.00-13.00 сәгатьтә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев