Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга шәһәренең 8нче мәктәбендә милли тәрбиягә зур әһәмият бирелә

Туган тел һәм әдәбияты укытучылары төрле кичәләр, язучылар белән очрашулар оештыра, әдәби викториналар, язучыларның юбилей кичәләрен үткәрә, төрле бәйгеләрдә катнаша.

Тәрбия. Бу сүзнең асылы кемнедер һәм нәрсәнедер кадерләп карауда, үз гамәлләрең белән башкаларга да үрнәк күрсәтүдә, дип уйлыйм.
Бүгенге гамәлләребез дә үз-үзебезне карауга гына нигезләнеп калмасын иде. Әти-әниләрдән үрнәк алып, аларның ярдәме белән балаларны халкыбызга хезмәт итәрлек һәм аларның эшләрен дәвам итәрлек итеп үстерә алсак иде. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык мәкале. Шулай түгелме соң?
Бүген — заманы башка дип, өлкән буыннан да аерым яшәргә тырышабыз, шулай яхшырак тоела. Кемгә яхшыдыр ул? Картаймыш көнендә ялгыз калган әти яки әнигәме, әллә малай белән киленгәме? Үсеп килүче балалар да бар бит әле. Аларга кайсы яхшырак? 
Сораулар күп, ә җавап бер генә. Өлкәннәргә карата миһербанлы булырга, игелек кылырга онытып барабыз түгелме?! Бала боларның барысын күреп үсә. Элек-электән гаилә бербөтен булган, бергә яшәгән, туганнар арасында бәйләнеш ныклы булган. «Милләт яшәсен өчен, үзебезнең нәселебез, тарихыбыз, ватаныбыз белән горурланып, балаларыбызда милли горурлык хисе тәрбияләргә кирәк», — дип яза Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Ул — милли тел, милли гореф һәм милли кием», — дигән. Тәрбия — гаять катлаулы эш. Монда шәхси үрнәгең дә, кылган гамәлләрең дә, эшләгән эшләрең дә үрнәк булып тора. Һәр эшебез кеше күз алдында, шуны исебездән чыгармаска иде.
Тәрбиянең нигезен гаилә сала, ә калганын белем һәм тәрбия йортлары дәвам итә, тагын да үстерә, ныгыта.
Ата-ана баласына белем һәм тәрбия бирүне мәктәпкә ышанып тапшыра. Һәр милләт вәкиле үз баласына милли тәрбия бирергә тырыша. Бу изге эш татар теле һәм әдәбияты укытучыларына йөкләнә. Алар туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтеп кенә калмый, әдәби әсәрләр һәм аларны язучылар белән дә таныштыра, әсәр геройларының язмышы аша балага нәрсә яхшы, нәрсә начар булуын төшендерергә тырыша. Шулай ук милли гореф-гадәтләребезне өйрәтәләр, аларга карата ихтирам хисләре тәрбиялиләр.
8нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучылары да бу вазифаны намус белән башкарып килә. Төрле кичәләр, язучылар белән очрашулар оештыралар, әдәби викториналар, язучыларның юбилей кичәләрен үткәрәләр. Шәһәр һәм төбәк, республика бәйгеләрендә катнашалар. Билгеле, мөгалим кулыннан килгән бар эшне башкара.
Директорыбыз Чулпан Наил кызы, директор урынбасары Ильяс Мансур улы җитәкчелегендә, укытучыларыбыз Людмила Габделбәр кызы, Хашия Тимерхан кызы, Флүзә Миннәхмәт кызы, Сәлимә Хәмит кызы, Гөлфинур Әсгать кызы, Гүзәлия Гаделҗан кызы, Лилия Миннулла кызы, Тамара Каләмдар кызы, Алия Рәмис кызы менә ничә еллар инде милли тәрбия бирү өстендә эшли, сәләтле балаларны төрле бәйгеләрдә чыгыш ясарга әзерли, телгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияли, язу сәләте булганнарга хикәя, әкият һәм шигырьләр иҗат итәргә юнәлеш бирә, сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә шигырьләргә күңел җылысын салырга өйрәтә. Укучысы белән бергә сөенә, бергә көенә. Шулай да, барыбызга да мәгълүм, бүгенге татар милләтеннән булган баланың тел белү дәрәҗәсе бик үк горурланырлык түгел. Димәк, уйланырлык гамәлләр күп әле. Моның өчен мәктәп һәм гаиләнең кулга-кул тотынып эшләве кирәк. Әби-бабаларыбыз да янәшәдә булса, тагын да яхшырак булыр иде. Бергәләп, ярдәмләшеп эшләсәк, ныклы ышанычлы буын үстереп калдырыр идек. 
Тәрбия — изге гамәл. Изгелек эшләргә тырышыйк. Бу безгә югарыдан ирешкән олы эш. Игелекле балаларыбыз — тәрбия җимешләребез.
8нче урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев