Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга укучылары мәктәп формасы сайлый (+ фото)

Портфельләр тутырылган, каләм-дәфтәрләр әзер. Мәктәп формасы гына аласы калды. Быел, барлык укучылар өчен дә бердәм мәктәп формасы киеп йөрү мәҗбүри. Һәрбер мәктәпнең үз формасы булачак. Заман яшьләре нинди мәктәп формасына өстенлек бирә һәм бу кием нинди бәягә төшә - моның турыда безнең хәбәрчебез белеште.

Фасон һәм фигура - уртак килешү эзлибез

Әгәр кыз бала тулы гәүдәле булса, бөрмәле итәк кигәнче, кабарынкы җөй белән тегелгән юбка гәүдәгә ятышлы күренәчәк. Моннан тыш, пиджактагы төймәләр санын да дөрес сайлый белергә кирәк. Нәзек һәм юка гәүдәлеләр өчен берничә төймәле пиджак килешсә, юан гәүдәле малайларга ике төймәлене сайлау кулай булыр.

Бердәм һәм шул ук вакытта төрле

Алабуга мәктәпләрендә бердәм форма киеп йөрсәләр дә, кайбер мәктәп балаларының башка төрле форма киеп йөрү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, 9нчы һәм 10нчы мәктәп, 4нче гимназиядә укучы кызлар башка мәктәп укучыларыннан аермалы буларак - шакмаклы тукыма кертеп тегелгән сарафан яки жакет белән юбка кия ала. Башка мәктәп укучылары 90нчы еллар стилендәге күлмәкләр киячәк.



Киемнең төсләре дә төрле. Башлангыч сыйныф укучылары кигән форма зәңгәр төстә булса, өлкән класс укучыларыныкы кара һәм кызгылт көрән төстә. Малайлар, кагыйдә буенча, классик стильдәге караңгы костюм киеп йөриячәк.

Укучы кызлар кыска итәк киеп йөрүне кулайрак күрә

Кием тегү һәм ремонтлау һөнәрханә хуҗабикәсе Лариса Кузнецова сүзләренә караганда, быелгы уку елында өлкән сыйныф кызлары арасында футляр-күлмәк тектерү модага кергән.

Кечкенәләр - бөрмә итәкле күлмәк сайлый.
Тик менә күлмәкнең озынлыгын сайлаганда гына ана белән кызда караш төрле була. Лариса Кузнецова әйтүенчә, кызлар кысканы, тездән югары итәкле күлмәкләрне яратарак төшә. Хәзерге вакытта тегүчеләрнең "урак өсте" чоры - беренче сентябрьгә күп вакыт калмады, укучыларны "киендереп" җитешергә кирәк. Бер комплект форма тегәр өчен (ә бу ике алъяпкыч һәм бер күлмәк) бер эш көне, дөресрәге 8 сәгать вакыт кирәк.


Тукымаларның сыйфаты


Мәктәп формасын тектерергә дә, әзерне сатып алырга да мөмкин. Заказ биреп тектергән очракта киемнең фасонын, гәүдәгә карап килешлеген сайларга була. Ул очракта тукыманы ата-аналар үзләре сайлый. Күбрәк костюм яки габардин тукыма сайлыйлар. Алъяпкычлар өчен гипюр, креп-атлас, кристалин һәм ефәк тукымалар кулланыла.



Алабуганың тегү салоны директоры Алсу Зәкиева әйтүенчә, мәктәп костюмы өчен тукыманы саклык белән сайларга кирәк. Мәсәлән: синтетик тукыма аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә кушылган синтетиканың күләме - күлмәкләрдә 30-35 процент, костюм-чалбар тукымасында 55 проценттан да артырга тиеш түгел. Костюм астына табигый яки ясалма сүстән (мәсәлән, вискоза) ясалган тукыма куярга киңәш ителә.

Мәктәп формасының бәясе

Мәктәп формасының бәясе баланың размерына, тукымага, бизәкләп тегелешенә карап куела. Кызлар өчен тегелгән комплект ике алъяпкычтан, күлмәктән яки сарафан (юбка) һәм күлмәктән тора. Гипюрдан тегелгән әзер алъяпкычның бәясе - 380 сум, заказ биреп тектергәндә - 300 сумнан 800 сумга кадәр. Заказ бирүченең тукымасы белән теккәндә - 450 сум.


Кызлар күлмәге уртача - 750 сумнан 1500 сумга кадәр торырга мөмкин. Сатып алган очракта - 950 сумнан 1300 сумга кадәр. Салонда тегелгән сарафан 1100-1500 сум тирәсе булса, жакет бәясе - 1500-2000сум, юбка - 600-800 сум, блуза - 800-1000 сум, жилет - 750-850 сумнан бәяләнә.
Малайлар жилеты - 650-750 сум, чалбар - 850, галстук - 150 сум.


Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев