Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга укучылары фәнни конференциядә катнашты

Бәйгедә 50 укучы чыгыш ясады.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә Надежда Дурованың тууына 240 ел тулуга багышланган «Аларның исемнәре Россия данын тәшкил итте» дип аталган XII Республика фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән турына үзләренең фәнни хезмәтләрен 20 торак пункттан 100 гә якын укучы җибәрде, икенче этапта катнашу өчен безнең шәһәргә 50 бала килде. Алар үз эшләрен башка катнашучылар һәм КФУның Алабуга институты укытучылары һәм музей-ядкарьлек хезмәткәрләре кергән профессиональ жюри алдында яклап, халык алдында чыгыш ясауда яхшы тәҗрибә туплады.

Конференция эше алты тематик секция буенча оештырылды: «Шишкин бөтен заманнарга», «Алабуга медицинасы. Тарих битләрен актарганда», «Ватанны кылыч һәм сүз белән данлады», «Алабуганы яратам, аның тарихын беләм», «Батырлыкка — дан!», «Алабугага, музейга!» — бу секциядә укучылар фәнни докладлар түгел, ә шәһәр тарихы һәм музейлар турында видеороликлар тәкъдим итте. 

Конференциядә беренче тапкыр катнашкан 6 нчы урта мәктәп укучысы Дарья Петрова беренче урынны алды. Дарья рәссам Иван Шишкинның эшен дәвам итүче Кондрат Максимов турында фәнни хезмәт әзерләгән. Бу — тулысынча авторлык эше, чөнки мәгълүмат чыганагы булып рәссамның кызы, ул укыган мәктәп директоры, Яр Чаллы һәм Казан галереяләре хезмәткәрләре тора.

— Фәнни җитәкчем Ольга Владимировна Бурдина белән бергә без мәгълүмат эзләдек, мин хатлардан алынган мәгълүматларны эшкәрттем. Рәссамнар иҗатына төшенү бик кызыклы булды. Иван Иванович Шишкин һәм Кондрат Евдокимовичның эшләрен чагыштырганда, рәссамнарның охшаш, әмма бертөрле төшермәвен аңлыйсың.

Сәнгатьтән — кулинариягә: Богдан һәм Надежда Минһаҗетдиновлар «Кече Ватанда гастрономик туризм» темасына эш әзерләгәннәр. Костенеево мәктәбе укучылары конференциядә инде җиденче ел рәттән фәнни эзләнүләрен тәкъдим итә. Бу юлы алар безнең борынгы бабаларыбызның ничек һәм нәрсә белән туклануы турында тарихи тикшеренүләрдән тыш, бер ризыкны практик яктан да күрсәттеләр. Минһаҗетдиновлар беренче урынга лаек булды. 

Конференциядә катнашучыларны, аларның остазларын һәм ата-аналарны АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко исеменнән фәнни эшләр буенча җитәкче урынбасары Александр Деготьков сәламләде. Призерлар дипломнар, ябалак статуэткалары һәм музей-ядкарьлек тарафыннан нәшер ителгән китаплар алды. 

Моннан тыш, конференция кысаларында «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе белән берлектә оештырылган «Тизрәк Алабугага, музейга!» дигән бишенче республика иҗади-тикшеренү конкурсы узды. Конкурста 1-4 сыйныф укучылары катнашты, алар бирелгән темага иншалар язды.

Фәнни конференция секцияләре утырышларыннан тыш, балалар һәм аларны озата килүчеләр өчен Алабуга буенча экскурсия оештырылды.

Фото: АДМЯ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев