Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга укучыларын шәһәр судында бүләкләделәр

Алар Юристлар көненә багышланган конкурста катнашкан.

«Правосудие: от А до Я» проекты кысаларында Татарстанда ел саен Юристлар көненә багышланган әсәрләр конкурсы үткәрелә. Конкурсның оештыру комитетына барлыгы 288 эш тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте. 

Безнең шәһәрдән һәм Алабуга районыннан конкурста берничә дистә укучы катнашкан. Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе тарафыннан конкурста катнашкан түбәндәге укучыларга сертификатлар бирелгән:

СССР Герое П.С.Сафронова ис. Поспелово урта гомуми белем бирү мәктәбе — Мэссерова Резеда Алмаз кызы;
Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе — Хачатрян Карина Гришевна;
4 нче гимназия — Васильева Камилла Ленар кызы.

10нчы күп профильле лицей:

  • Белков Кирилл Анатольевич 
  • Ибраһимова Филия Фәдис кызы
  • Муллахмәтова Азалия Ренат кызы
  • Блохина Карина Денис кызы.

«Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы:

  • Озерова Аделина Николаевна 

Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды коллективы Алабуга суд районы суд участокларының җәмәгать судьялары катнашында барлык балаларга әлеге конкурс кысаларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев