Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга укытучылары чит илдә белем ала

Алабугадагы ике укытучы, "Алгарыш" программасы буенча Татарстан Республикасы грантын отып, чит илдә стажировкада булды.

Костенеево мәктәбеннән Флүзә Акаева стажировканы Англиядә узса, 4 нче гимназиядән Диләрә Мөбарәкшина АКШка барды.

Стажировка тәмамланганнан соң алар тест үтеп, сертификат алды. Шунысын да әйтергә кирәк, грант ияләре үзләренә шундый мөмкинлек биргәннәре өчен ТР Мәгариф министрлыгына, Алабуга муниципаль районы хакимиятенә бик рәхмәтле.

Бүгенге көндә Алабуга муниципаль районыннан тагын өч укытучы Англиядә стажировка уза.

"Чит телләрне укыту методикасы" темасы буенча лекцияләрне Гарвард университеты укытучылары әзерләгән иде. Укыту интерактив формада алып барылганлыктан, төрле илләрдән килгән укытучыларга укыту методикасының төрле юнәлешләрен тикшерү мөмкинлеге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев