Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга укытучылары: «Теплоходта сәяхәт итү хыял иде»

Республика мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзлар берлеге ел саен иң яхшы укытучыларга теплоходта сәяхәт оештыра.

Быел алар 13 майда Идел буйлап Түбән Новгород шәһәренә сәфәргә чыкты. Палубада Алабугадан Һадиуллиннар гаиләсе дә бар иде.

— Укытучылар һәм остазлар елында кайбер укытучы гаиләләренә профсоюз бүләк ясады. Безнең районнан 22 гаилә арасыннан алтыны сайлап алдылар. Барыбыз да күп еллар буе мәктәптә укыта. Моның өчен район профсоюз бүлеге җитәкчесе Мөһирә Зәйнетдиновага рәхмәтебезне белдерәбез. Укытучыларга хөрмәтне сизәбез, — ди Айгөл Азат кызы.

Айгөлнең педагогик стажы — 20 ел. Ул хәзерге вакытта география укыта. Ире Рашат — математика, информатика укытучысы. Икесе дә Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә белем бирә. «Нечкәбил» республика бәйгесендә беренче урынны яулаган гаилә буларак та беләбез аларны.

— Теплоходта сәяхәт итү минем хыялым иде. Программа бик ошады. Биедек тә, җырладык та. Өстәл теннисы ярышында, интерактив уеннарда катнаштык, тәлинкә бизәү буенча мастер-класс та үтте. Нәфис фильм да карадык. Кичен дискәтүк булды. Кыскасы, өч көн буе рәхәтләнеп ял иттек, — ди Айгөл ханым.

Юлда барганда, Түбән Новгородка бәйле кызыклы вакыйгалар да искә төшкән.

— 1990 елда (ул вакытта Горький) су транспорты университетына укырга керергә дип килгән идем. Русча диктантны, язма математиканы "4-5"кә бирдем, ә телдән математиканы "3ле"гә сөйләдем. Татар татар баласы бит, шуңа күрә керә алмыйча, кире Алабугага кайттым. Педагогика институтына математика белгечлеге буенча укырга кердем. Шул вакытта ике атна буе йөргән урыннарны күреп кайттык, — ди 26 ел укытучы булып эшләүче Рашат Фоат улы.

Сәрия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев