Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга ВУЗы “кызыл” исемлектә

Бу хәбәр йөзләгән студентны шок хәлендә калдырды. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәсәй югары уку йортлары буенча үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Татарстанда өч дәүләт вузы нәтиҗәсез эшләүчеләр рәтенә керде.

Киләчәк язмышларын билгеләү максатыннан Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика институты өстәмә тикшерү үтәчәк.

Биредә кайбер вузларны ябу, кайберләрен нәтиҗәле эшләүче башка вузлар белән берләштерү, калганнарына үсеш өчен өстәмә акча бүлеп бирү турында сүз бара.

"Кызыл" исемлеккә республика территориясендә эшләүче 14 филиал да эләкте. Алар арасында югары һөнәри белем бирүче "А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ" федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Алабуга филиалы да бар.

Бу ни белән бәйле? Уку йортын нәтиҗәсез дип атау нигезлеме һәм студентлар алга таба ни эшләячәк? Бу сораулар белән без КНИТУ-КАИның Алабуга филиалы директоры Мәхмүт Ганиевка мөрәҗәгать иттек.

- Әйе, чыннан да, КНИТУ-КАИның сигез филиалы да нәтиҗәсез эшләүче филиаллар исемлегенә керде. Ә мондый хәл бөтенләй була алмый. Әлеге аңлашылмаучанлык - техник хата нәтиҗәсе. Без үз мәгълүматыбызны Казандагы төп уку йортына җибәрдек, ә аннан Мәскәүдәге Мәгариф министрлыгына җибәргән вакытта безнең мәгълүмат юкка чыккан. Без бар кирәкле мәгълүматны тагын бер мәртәбә Мәскәүгә җибәрдек һәм бу аңлашылмаучанлыкка якын арада нокта куелыр дип ышанабыз. Шуңа күрә студентларга да, аларның ата-аналарына да борчылыр урын юк.

Мәгълүмат өчен:

Югары уку йортына бәяләмә бирүче 50 параметрның бишесе төп билгеләр дип аерып алынган һәм биредә көндезге бүлектә белем алучы студентларның БДИ буенча уртача баллы, бер фәнни-педагогик хезмәткәргә туры килүче фәнни-тикшеренү хезмәтләр күләме, чит ил студентлары саны, барлык чыганакларны исәпкә алганда вузның керемнәре, бер студентка туры килүче уку-лабораторияләрнең гомуми мәйданы.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев