Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада чыгарылыш укучыларының икесе Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырган

Университет мәктәбеннән Антон Озеров һәм 10нчы күп профильле лицейдан Ксения Бабич имтиханнарын ничек уңышлы бирүләрен сөйләде.

Информатикадан йөз балл
Антон Озеров
1 сыйныфтан 9га җиткәнче 9нчы мәктәптә укыган, ә 10нчы һәм 11нче сыйныфны Университет мәктәбендә укырга карар иткән. Чыгарылыш имтиханнарында ул информатикадан югары балл җыюга ирешкән. Аннан тыш, ул рус теленнән имтиханда 81 балл, математикадан (профиль) 88 балл җыйган.

− Безнең мәктәптә, элективлар белән бергә, атнасына алтышар сәгатьтән тыш, ике тапкыр өстәмә рәвештә репетитор белән шөгыльләндем. Шулай ук Яндекс лицейга йөрдем, анда программалаштыру буенча яхшы база булдырылган. Боларның барысы да яхшы нәтиҗәгә китерде дип уйлыйм, − ди Антон Озеров.

Сыйныф җитәкчесе һәм информатика укытучысы Вадим Кормишин әйтүенчә, Антон профильле IT-класста укыган, анда информатиканы ике укытучы алып бара. Берсе Вадим Александрович үзе һәм Ольга Панкратова. Моннан тыш, Антон белән КФУның Алабуга институты өлкән мөгаллиме Елена Любимова шөгыльләнгән.

− Без IT-класстагы кайбер укучылар информатика буенча БДИда югары балл җыяр дип уйладык, чөнки алар арасында сәләтле укучылар күп, алар әле яшь, ләкин инде тәҗрибәле программачылар, − ди педагог.

Әдәбияттан йөз балл
Йөз балл җыючының икенчесе — Ксения Бабич әдәбияттан имтиханда югары нәтиҗә күрсәткән. Кызның сүзләренә караганда, ул бу фәнне һәрвакыт яратып укыган, шуңа да имтиханда шуны сайлаган.

− Имтихан биргәндә җиңел булды дип әйтә алмыйм. Биремнәрнең күп өлеше сочинение язуны күздә тота иде, ләкин мин моны башкарып чыктым, − ди Ксения.

Ксения Бабич әйтүенчә, яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен әзерлек кенә аз, тыныч булу да кирәк. Ксения — медаль иясе, ул имтиханнарда моңа лаеклыгын күрсәтте, рус теленнән ул 89 балл җыйган, математикадан — мөмкин булган 21 баллдан 20не.

− Укытучым шалтыратып, миннән күпме балл җыйганны каравымны сорады. Әлбәттә, теләгән санны күрүгә, мин бәхетле идем, − ди кыз.

− Бу көнне без укучыбыз өчен шатлыктан түшәмгә кадәр сикердек, − дип көлә Ксениянең сыйныф җитәкчесе.

Һичшиксез, бу җиңүдә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Королькованың өлеше зур. Аны укучылар да, хезмәттәшләре дә хөрмәтли.

***
Быел безнең шәһәр-районда унбер сыйныфны 355 укучы тәмамлады. Меңнән артык бала бүген 8 һәм 9нчы мәктәпләрдә һәм 10нчы күп профильле лицейда белем ала. Райондагы чыгарылыш укучыларының сигезе 98 балл җыйган. Димәк, мөмкинлекләр бар, шуңа күрә районның педагоглар коллективы каршына яңа бурычлар куелды, дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева. Мәктәпнең, коллективның эше җитәкчедән дә тора. Моның дәлиле — Университет мәктәбе. Алабугалылар хәтерли, кечкенә генә 5нче мәктәп укучыларының уңышы белән әлләни мактана алмады. 2020 елда КФУның Алабуга институты аны үз канаты астына алды. Шул арада сизелерлек үзгәрешләр бар.

Шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев әйтүенчә, Алабугада мәктәп укучыларына зәвык һәм спорт тәрбиясе бирүдә гаять зур эш алып барыла, учреждениеләр төзекләндерелә. Ел саен мәгариф өлкәсенә 30 миллион сумлап акча бүлеп бирелә. Муниципалит чараларына 8нче, 9нчы мәктәпләр тәртипкә китерелде, бүген 10нчы күп профильле лицейда ремонт бара. Киләсе елда мәгарифне үзгәртеп коруга федераль бюджеттан якынча 400 миллион сум акча кертеләчәк. Рөстәм Нуриев белдерүенчә, тәрбия һәм белем бирү — бүген төп юнәлеш һәм биредә сыйфатлы үзгәреш мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев