Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада «Ел укытучысы-2023» һөнәри бәйгенең муниципаль өлеше башланып китте

Быел конкурста 24 мөгаллим катнаша.

Алабугада «Ел укытучысы-2023» һөнәри бәйгенең муниципаль өлеше башланып китте. Быел конкурста 24 мөгаллим катнаша, шуларның 10ы — беренче тапкыр. Дүшәмбедән ачык дәресләр башланды. Беренчеләрдән булып, Университет мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Камилля Юрикова дәрес бирде. Ул укытучы булып әле өченче ел гына эшли. Бу аның бала чагыннан күңелендә йөрткән хыялы булган.

− Дәресем уңышлы үтте дип уйлыйм. Балалар да канәгать калдылар, жюридагыларның да яхшы бәяләвен тойдым, миңа методик киңәшләр бирделәр. Бу бик кыйммәтле нәрсә дип саныйм. Без мондый чараларда тәҗрибә алышабыз, көчебез арта, һөнәребезгә, сыйныфыбызга, дәрескә нинди дә булса кызыклы яңалык алып килергә дип очрашабыз, − ди яшь укытучы.

Конкурс, гадәттәгечә, ике өлештән тора: «Укытучы-оста», биредә укытучы үзенә таныш булмаган сыйныфта дәрес бирә, тәрбия чарасы үткәрә, һәм «Һөнәр остасы укытучы», анда осталык дәресе күрсәтәсе. Финалга чыгучылар «Ел укытучысына сорау» дип аталган пресс-конференциядә катнашачак. Анысында Алабуга районы Мәгариф идарәсе башлыгы да катнаша. 

Конкурстагыларның күпчелеге шәһәр мәктәпләреннән. Укытучыларның осталыгын методберләшмә җитәкчеләре һәм үткән елларда бәйгедә җиңгән мөгаллимнәр бәяли. Шәһәрдәге 4нче гимназия укытучысы Наталья Макарова, мәсәлән, 2017 елда ук үзенең осталыгын күрсәткән, ләкин бүген дә хәтерли.

− Мондый сынауны мин 2017 елда үттем. Тәҗрибәле идем, әмма дулкынланганым, борчылганым истә. Бу зур җаваплылык, һөнәрне ярату, һәр бала, гимназия, шәһәр өчен кайгыру. Булдырганыңнан канәгатьлек, көч аласың. Канатланып, алга таба эшлисең. Ә нинди яхшы балалар очрый юлыңда! Бүген мин үзем жюрида һәм һәр күзәнәгем белән катнашучыларның хәлен тоеп торам. Мондый конкурсларда бу һөнәрнең никадәр алыштыргысыз булуын, мөһимлеген, балаларны, ата-аналарны, укытучыларны сакларга кирәклеген аңлыйсың. Мөгаллимнәр күңелне дәвалый, алар илебез киләчәген тәрбияли, балалар — һәр илнең иң олы алтыны бит ул, − дип фикерләрен уртаклашты Наталья Макарова.

Районның иң яхшы өч мөгаллиме безнең районны конкурсның зона өлешендә күрсәтәчәк, ул Байлар Сабасында, киләсе елның февралендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев