Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада Фазыл Шәех укулары узды

Чараның максаты — сәләтле балаларны ачыклау һәм интеллектуаль мөмкинлекләрне үстерү һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.

Алабуганың 1 нче гимназия — Милли белем бирү үзәгендә Фазыл Шәех исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үтте. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә узган бу укуларда республика мәгариф учреждениеләрендә укучы 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Фәнни-тикшеренү эшләрен бәяләү өчен, фән докторлары, фән кандидатлары һәм югары уку йортлары хезмәткәрләре арасыннан жюри әгъзалары җәлеп ителде.

Чараның максаты — сәләтле балаларны ачыклау һәм интеллектуаль мөмкинлекләрне үстерү һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Фәнни-тикшеренү укуларында төрле юнәлешләрдә 5 секция эшләде:
— Җирле язучылар, шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатын өйрәнү;
— Рухи-әхлакый кыйммәт буларак Фазыл Шәех әсәрләре;
— Мәктәп музейларының рухиятне үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары;
— Җирлектәге тарихи һәм рухи традицияләр;
— Яшь шагыйрьләр күзлегеннән дөнья.

Фазыл Шәех исемендәге II Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында төрле районнардан: Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Азнакай, Әтнә районнарыннан барлыгы 76 укучы һәм 55 укытучы катнашты. Секция җитәкчеләре Казан федераль университетының Алабуга институты галимнәре Фәридә Имаметдин кызы Габидуллина, Әлфирә Салихҗан кызы Хәйруллина, Гомәр Филгиз улы Даутов; Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Хәтер музее мөдире Роза Гафурҗан кызы Ибраһимова чыгыш ясаган укучыларның фәнни эшләренә карата сораулар бирделәр, укучыларның җавапларын тыңладылар, ахырдан фәнни эшләргә нәтиҗә ясалды. Укытучылар мастер-класслар карадылар, Фазыл Шәех музее эшчәнлеге белән таныштылар. Гимназиянең укыту-тәрбия процессы, материаль-техник базасы, уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек кабинетлары белән таныштылар.

Шулай ук фәнни-тикшеренү укулары кысаларында, Илдар Юзеев исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинетын ачу тантанасы да үтте. Татар теле һәм әдәбияты кабинетларына татар классикларының исемнәрен бирү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән тормышка ашырыла.

Фәнни-тикшеренү укулары «Фазыл Шәех — безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция һәм укучыларга урыннар бирү белән тәмамланды. Җиңүче укучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, ә укуларның II турына үткән катнашучыларга шәһадәтнамә тапшырылачак.

Ләюзә Вагыйзова,
1нче гимназия- Милли белем бирү үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев