Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада йөзәргә күмәк өйрәтүләр буенча йомгаклау дәресе булды

Курсның төп бурычы: икенче сыйныф укучыларын 25 метр арага йөзәргә өйрәтү иде.

Шәһәр мәктәпләренең икенче сыйныф укучылары өчен йөзәргә күмәк өйрәтүләр буенча йомгаклау дәресе булды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән октябрьдә башланып киткән өйрәтүләр тәмамланды. Курс ахырында балалар өч айда алган күнекмәләрен күрсәтте.

− Мин элек йөзә белми идем. Шушы дәресләрдә өйрәндем. Миңа бик ошады, − ди Самира Хәсәнова.

Икенче кыз, Самира Хәлилова әйтүенчә, ул башта бик курыккан, ләкин аркада йөзәргә өйрәнгәннән соң, куркуы бетә башлаган. Хәзер ул башка балалар белән беррәттән, 25 метр араны йөзеп үтә. Курс алдында торган бурычларның берсе шуннан гыйбарәт тә иде. 

Балаларының нәтиҗәләрен күрергә дип, ачык дәрескә ата-аналар чакырылды. Тренерлар белән бергә, алар да дулкынланып торды. Балаларының уңышына шатланып, яхшы кичерешләр алдылар. 

− Улым өч ай буе йөзүгә йөрде, бер дәрес тә калдырмады. Судан курка иде, хәзер яхшы йөзә. Мин шаккаттым. Сайлап алу узгач, бушлай йөзүгә эләгер дип өметләнәбез, − ди Елена Хуҗина.

Финишта аларның һәммәсе медаль алачак.

− 800дән артык бала арасыннан 191ен сайлап алдылар, алар шөгыльләрен дәвам итәчәк. Бу эшнең беренче өлешендә бурыч: балалар суда батмаска өйрәнсен, әти-әниләре алар өчен тыныч булсын өчен, балаларны йөзәргә өйрәтү иде. Киләсе этап гыйнварның 16сыннан башланып, 16 июльгә кадәр барачак. Без аларны төркемнәргә бүләчәкбез, алар белән 5 тренер эшлиячәк. Күнегүләр өч урында — «Бердәм Россия» комплексында, "Чемпион«да, һәм «Адымнар — Алабуга» базасында үтәчәк. Алар спорт йөзүенең дүрт ысулын үзләштерәчәк, аннан соң тагын сайлаячаклар. Ахырда «Адымнар» һәм 8нче мәктәп базасында ике спорт классы оештыру күздә тотыла. Алга таба шушы сынауларны үткән балалар белән Бөтенроссия йөзү федерациясе белгечләре эшли алырлык итеп әзерләргә тырышачакбыз, − диде Сергей Бородин.

Йөзүгә күмәк өйрәтү программасы үз эшен дәвам итә. Яңа елдан соң аңа авыл балалары һәм 8нче мәктәп укучылары керешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев