Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада «Күңелле старт»та җиңүчеләр үз проектларын тормышка ашырды

Эстафета җиңүчеләренә 1,5 миллион сум акча бирелде.

Алабугада мәктәп укучылары арасында «Күңелле стартлар» муниципаль эстафетасы дәвам итә, аның лидерлары һәрберсе 1,5 миллион сум алачак. Узган сезонда җиңүчеләр исә алынган грант акчаларын файдаланганнар инде.

Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр дүртәү иде: 9нчы мәктәп, 2нче, 4нче гимназияләр һәм Алабуга политехник көллияте. Аларның һәрберсе грант акчалары ярдәмендә үз проектларын тормышка ашыра алды.

Мәсәлән, 4нче гимназиядә акчаларны спорт залын, мәктәпнең киенү-чишенү бүлмәләрен, электр системасын төзекләндерүгә тотканнар. Директор Елена Чегодаева билгеләп үткәнчә, алар шундый зур өлеш керткән укучылары белән горурлана. Быел алар шулай ук бик амбицияле максат куйганнар. Алар үз төркемнәрендә җиңәргә һәм акчаларны мәктәпнең «Рекорд» спорт клубын үстерүгә юнәлтергә телиләр.

МОҢА КАДӘР

ХӘЗЕР

Шәһәрнең 2нче татар гимназиясендә дә грант акчасын файдаланганнар. Биредә нәрсәләр яңартылган, бу турыда учреждение директоры Рамил Аиров сөйләде:

— Откан грант чараларына без теплицаны, бина тышының бер өлешен төзекләндердек һәм гимназия тирәли киртәне алыштырдык. Гимназия бинасы төзелгәннән бирле, ә бу 40 елга якын, теплицага бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Ул бик начар хәлдә иде. Грант акчасы аркасында, теплицабызга җан керде. Түбәсе тулысынча төзекләндерелде, керү юллары алыштырылды, стеналары эчтән дә, тыштан да акшарлап буялды, бетон идән тулысы белән яңадан җәелде, яңа плитәләр түшәлде. Һәр мәктәпнең үзенә күрә бер үзенчәлеге бар, безнең гимназиядә ул — ел әйләнәсендә җылытыла торган теплица. Без шәһәребезнең ничек үзгәрүен күрәбез һәм үзебездән өлеш кертәбез. Теплицабызда шәһәр урамнары һәм башка мәктәп түтәлләре өчен дә чәчәк үсентеләре үстерәчәкбез, — ди Рамил Аиров.

МОҢА КАДӘР

ХӘЗЕР

Моның өчен теплицада барысы да әзер, орлыклар һәм торф үз чиратын көтә. Майга кәлшәләр әзер булсынга, гыйнвардан ук эш башларга уйлыйлар.

— Быел без шулай ук "Күңелле стартлар"да актив катнашабыз. Балалар бик рухланды. Гиназия өчен горурлык хисләре били, — ди Рамил Аиров.

Быел 9нчы мәктәптә дә олы эш башкарылды. Откан 1,5 миллион сум акчага хоккей корты төзекләндерелде, аның идәненә бетон җәелде, кырлары алыштырылды, хәзер алар пыяла-пластиктан. Металл корылмаларны ныгыттылар һәм буядылар. 

Алабуганың политехник көллиятендә трактор сатып алу өчен хәзергә документлар әзерләнә. Бу эш төгәлләнүгә, студентларны хәзерләү өчен яңа трактор барлыкка киләчәк. Анда яңа юнәлеш — авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазын эшләтү һәм ремонтлау буенча укучыларны өйрәтәчәкләр, укуларын тәмамлаганнан соң, алар Алабуга районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев