Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтелә

Алабугада Мәгариф идарәсенең яңа башлыгы билгеләнде. Хәзер бу вазифада – Елена Терентьева. Соңгы сигез елда ул ведомство башлыгы урынбасары булып эшләде. Без аны шәһәр һәм районның мәгариф өлкәсендәге киләчәккә планнары белән уртаклашуын сорадык.

— Елена Дмитриевна, төп басым нәрсәгә ясалачак?
— Беренчедән, мәгариф учреждениеләрендә укучыларның белем сыйфатын арттыру. Икенчедән, педагогларның квалификациясен күтәрү. Бу семинарлар, конкурслар, конференцияләр үткәрү. Белгәнегезчә, безнең шәһәрдә республикадагы беренче полилингваль «Адымнар-Алабуга» мәктәбе ачылды. Шуңа күрә бүген сүз бөтен районда полилингваль белем бирү турында бара. Безгә төрле программаларны тормышка ашыру өчен зур эш башкарырга кирәк. Шулай ук без Alabuga International School халыкара мәктәбе һәм КФУ Алабуга институты белән тыгыз элемтәдә торачакбыз. Безнең өчен нәкъ менә уртак эшчәнлек бик мөһим. Моннан тыш, без Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Быел «Музейда дәресләр» исемле яңа проект старт алды. Сентябрь аенда шундый берничә дәрес тә үткәрелде. Тәрбия эше дә бик мөһим аспект булып тора. Шуңа күрә риск төркеменә караган балаларга өстәмә белем бирүгә һәм аларны спорт секцияләренә җәлеп итү өчен зур игътибар биреләчәк.
— Полилингваль мәктәп бер ай эшләде, нинди дә булса нәтиҗәләр турында әйтә аласызмы?
— Нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк әле, чөнки бик аз вакыт үтте. Шуңа да карамастан, бу мәктәптә фикердәшләр коллективы җыелуын билгеләп үтәсем килә. Педагоглар үзләренең кая килүләрен, бар җаваплылыкны аңлыйлар. Бу үзенчәлекле белем бирү учреждениесе, биредә белем бирергә генә түгел, үз квалификацияләрен дә күтәрергә кирәк. Шуңа күрә педагоглар үзләре өч телне — рус, татар һәм инглиз телләрен белергә тиеш. Исегезгә төшерәм, полилингваль комплекска 39 һәм 40нчы санлы балалар бакчалары керә. Шул ук вакытта татар һәм инглиз телләрен кечкенәдән үк өйрәтә торган 30, 32 һәм 35нче санлы балалар бакчалары турында да онытмаска кирәк. Киләчәктә алар шулай ук полилингваль комплексның бер өлеше булырга мөмкин. 
— Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, күп кенә ата-аналар мәктәпләргә дистанцион укыту кире әйләнеп кайтырмы дип борчыла.
— Без балаларның дүртенче чирекне дистанцион укытуда төгәлләгән чорын бик яхшы хәтерлибез. Бүгенге көндә без мондый форматта укуга күчүне күз алдында тотмыйбыз. Алга таба нәрсә булыр — вакыт күрсәтер.
— Балаларны "COVID-19«дан саклау өчен мәгариф учреждениеләрендә нинди куркынычсызлык чаралары күрелгән, һәм яңалары кертеләчәкме? 
— Белем бирү учреждениеләрендә Роспотребнадзор күрсәтмәсе гамәлдә. Беренче чиратта, бу иртәнге фильтр. Укучыларның туплануын минимальләштерү өчен мәктәпкә аерым керү оештырылды. Укучылар да, педагоглар да термометрия аша уза. Әлбәттә, югары температура ачыкланса, алар учреждениегә кертелми. Педагоглар арасында битлек режимы саклана. Моннан тыш, бүлмәләргә дезинфекция үткәрелә. Мәктәпләр Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып эшләсен өчен термометрлар да, дезинфекцияләү чаралары да бүлеп бирелде.
— Белем бирү учреждениеләрендә төзекләндерү эшләре ни рәвешле башкарылачак? 
— 2021 елга республика программасы буенча 9нчы санлы урта мәктәпне капиталь төзекләндерү планлаштырылган. 30 ел эчендә монда бер тапкыр да төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән. Биредә түбәне, фасадны ремонтлау, тәрәзәләрне, җылылык һәм электр белән тәэмин итү системасын алыштыру зарур. Моннан тыш, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында авыл мәктәпләрендә һәм мәгариф оешмаларында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак. Алабуга районында бу өч авыл мәктәбе — Иске Юраш, Костенеево һәм Бехтерево авылларында. Һәр белем бирү учреждениесенә зоналарны булдыру һәм кирәкле җиһазлар сатып алу өчен 1 миллион 200 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Шулай итеп, технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары һәм шахмат зонасы булдырылачак.
— Иң актуаль мәсьәләләрнең берсе балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве белән бәйле. Дөресрәге, аларны борчыган мәсьәлә — бала мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгән очракта туклану өчен түләү. Бу система ничек эшли? Тагын шундый момент: белешмә булмаган очракта, бала ничә көн балалар бакчасына бармый кала ала?
— Гомумән алганда, туклану процессы, төркемдәге балалар санына карап, факт буенча алып барылырга тиеш. Шуңа күрә барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә бердәм система булдыру мәсьәләсе хәл ителәчәк. Ә инде белешмә булмаган очракта бала балалар бакчасына кабул ителмәячәк. 
— Ата-аналарны балалар бакчалары территориясендә, аеруча 33нче санлы балалар бакчасында, яктырту булмау мәсьәләсе борчый.
— Бу сорауны да мин игътибарга алырмын. 
— Киләсе елда шәһәрдә һәм районда яңа мәгариф объектлары төзеләчәкме? 
— «Демография» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда Максим Горький урамында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев