Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

1 нче гимназиядә үткән конференция "Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи-мәдәни мирасын куллану" темасына багышланды.

Әхлак - тумыштан уку-өйрәнү һәм гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт ул. Әхлаклылык нигезендә милли үзаңы формалашкан, үз халкы тарихына ихтирамы булган, туган телен, халкын сөюче, милләтенең мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йөрүче сәләтле шәхес тора. Әхлакый кыйммәтләр исә аларның рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра.

1 нче гимназия - шәһәребездә ныклы адымнар белән эшләп килүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап, аны киләчәк буынга тапшыручы, рухи кыйммәтләрнең асылына төшендерүче белем йорты. Укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен заманча уңайлы, белем һәм тәрбия алырлык барлык мөмкинлекләр тудырылган мәктәбебездә бик күп чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар уза. Аларның һәрберсе яшь буынны рухи яктан тәрбияли, киләчәккә ышаныч белән карап, яңа үрләр яуларга ярдәм итә.

15 мартта гимназиядә Фазыл Шәехкә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. "Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи-мәдәни мирасын куллану" темасы буенча бик күп чыгышлар, фәнни эшләр тыңланды. Әлеге конференциягә барлыгы 30 укучы һәм 20 мөгаллим эше тәкъдим ителде. Алабуга мәктәпләре белән беррәттән, Яр Чаллы, Минзәлә, Әгерҗе районы укучылары һәм укытучылары актив катнашты. Конференциянең пленар өлешендә Алабуга муниципаль районы "Мәгълүмати-методик үзәк" методисты Гөлфия Ибраһимова, Алабуга шәһәренең КФУ филиалы мөгаллиме, гимназиянең фәнни эксперимент җитәкчесе Сәләхетдин Таҗиев, гимназия директоры Лилия Сафиуллина, "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе Насих Әхмәдуллин, Алабуга шәһәренең татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафикъ Мәхмүтов чыгышлары балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең нигезләре, үсеш үзенчәлекләре, нәтиҗәләрен үз эченә алды. Укучылар "Җирле язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты", "Төбәкнең тарихи-әхлакый традицияләре", "Ф. Шәех иҗатында рухи-әхлакый кыйммәтләр", "Язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында экология темасы" секцияләрендә чыгыш ясап, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булды.

Конференциянең йомгаклау өлешендә Ф. Шәех иҗаты буенча концерт оештырылды. Укучыларның аһәңле итеп шигырь сөйләүләре, моңлы җырлары, күңелләрне җилкендерерлек дәртле биюләре һәркемнең күңеленә бәйрәм кәефе өстәде. Әлеге чара кунаклар тарафыннан бик югары бәяләнде.

Гомумән, мәктәп укучы өчен белем бирү урыны гына түгел, ә аның җанын дәвалаучы, рухын ныгытучы уку йорты да. Бүген без киләчәктә милли мәктәп-гимназияләрнең асылын тәшкил итүче кыйммәтләрне барларга, рухи-әхлакый нормаларны киң җәелдерергә тиешбез. Бары шул чакта гына киләчәгебез матур, сәламәт, дәвамлы булыр!

Зимфия Гайсина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев