Алабугада укытучыларның халыкара фестивале узды
Мәктәпкә килгән яшь белгечләрнең 70 проценты беренче биш елда ук эшеннән китә. Дүрт көн буена укытучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде, мәгариф алдында торган бурычларны чишү юллары турында фикер алышты.
Фестиваль 9 сентябрьдә башланып китте. Быелгы форум 500гә якын мөгаллимне җыйды. Модераторлар, мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, төрле конкурсларда катнашучылар Россиянең төрле почмакларыннан, шулай ук Әрмәнстаннан, Азәрбайҗаннан, Молдовадан, Германиядән, АКШтан килгәннәр. Укытучылар форумы кысаларында мөгаллимнәр өчен лекцияләр һәм мастер-класслар оештырылды, укытучылар иҗади бәйгеләрдә, төрле күңел ачу программаларында катнашты.
10 августта шәһәр мәдәният сараенда Укучыларның халыкара фестивален рәсми рәвештә ачу булды. ТантанадаТР Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашында "Педагог-мастер" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
- Татарстанда бу - укытучылар бергә җыела, тәҗрибә уртаклаша һәм шундый кызыклы форматта эшли ала торган бердәнбер мәйданчык. Мәсәлән, быел монда Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә 36 модератор килде. Без шундый мөмкинлек тудырганы өчен Казан федералуниверситетына бик рәхмәтле. Укытучылар өчен бу - яхшы мәктәп, алгарыш мөмкинлеге. Әлеге мәйданчык Татарстан мөгаллимнәре өчен генә түгел, ә бәлки Россия укытучылары өчен дә бик файдалы, дип әйтер идем, чөнки фестивальгә бөтен илдән җыелалар",- дип билгеләп үтте республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов.
Елдагыча, фестиваль көннәрендә мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклашты, дәрес өчен тәкъдим ителгән материал белән мәктәп укучыларын ничек кызыксындыру турында сөйләште. Хәзерге вакытта укытуның яңа технологияләре һәм заманча ысуллар турында фикерләр күп. Республика мәгарифен үстерүдә нинди укыту методлары отышлы - монысы да җитди мәсьәлә. Фестивальнең беренче көнендә кадрлар әзерләү проблемасы кузгатылды. Модераторларның берсе - педагогия фәннәре кандидаты, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Татьяна Финаева бүгенге заман мәгарифенең төп проблемасы итеп эшенә иҗади карый белүче укытучыларның җитмәвен саный.
- Сүз бары тик фән ияләре - укытучылар җитмәү турында гына түгел, нәкъ менә иҗади якын килеп эшләүче белгечләр җитмәү турында бара. Үз дәресләрендә төрле технологияләр, ысуллар, алымнар кулланучылар, балаларны укырга өйрәтә белүчеләр җитми. Мәсәлән, дәресләрдә проблемалы хәл тудырып, аларны чишү өчен, укучылар кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзли башлый,- ди ул.
Булачак укытучылар, аларның остазлары, мәктәп администрациясе өчен тәкъдим ителгән "Төрле илләрдә яшь мөгаллимнәр белән эш тәҗрибәсе" лекциясеннән соң сораулар күп булды.
Фестивальдән алган тәэсирләре турында 10 мәктәпнең директор урынбасары Светлана Фещук безнең хәбәрчебез белән фикерләрен уртаклашты:
- Фестиваль миңа бик күп көч һәм энергия өстәде. Биредә мин искиткеч кызыклы шәхесләрне һәм элекке дусларымны очраттым. Мине, белгеч буларак, чит телләрнеөйрәнү, өлкән сыйныф укучыларын инглиз теленнән БДИга әзерләү кызыксындырды.
Германиядән килгән модератор Екатерина Кудрявцева:
- Мастер-класс барышында без кешеләрнең бер-берсенә тартылуы ничек барлыкка килүен ачыкладык. Биредә күз белән аралашудан башланган бәйләнешнең, кемнең нинди фән укытуы һәм кайдан килгәнлегенә карамастан, рухи бәйләнешкә кадәр үсүен күрергә була, Алабугада ул аеруча ачык тоемлана. Хезмәттәшләребез, башка телләргә, шул исәптән рус теленә карата да мөнәсәбәтен күрсәтте, тел мохитеннән читтә булып та, туган телне (мәсәлән, сездә - татар телен) ничек сакларга кирәген белде. Бу фестивальнең гаҗәеп бүләге, - дип белдерде.
- Алабуга безне гаҗәпләндерде: ничек шундый бәләкәй генә шәһәрдә шуның кадәр музей бар?! Биредә тарихны саклыйлар. Биредәге укучылар өчен тарих тере сыман, - ди Иридиана Олехнович, Марите Кравале-Паулиня, Латвиядән клгән модераторлар. - Баланың тарихи эшчәнлекне өйрәнергә мөмкинлеге бар икән, ул үзен шәһәренең, иленең гражданы итеп тоя.
Наилә ХӘМИДУЛЛИНА
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев