Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

Шәһәр Мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәмгә гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждение педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары чакырылган иде. 

Аларның һәрберсен мәдәният сараеның мәрмәр залында матур көй астына үз укучылары каршы алды.

— Һөнәри бәйрәмегез — Халыкара укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез. Укытучы хезмәте хаклы рәвештә иң изге һөнәрләрдән санала, әмма шуның белән бергә ул гаять катлаулы һәм җаваплы да. Алабуга мәгариф учреждениеләрендә укучыларны үз предметлары белән мавыктырырлык, яхшы белем бирүче талантлы педагоглар күп. Алар ел саен үзләренең һәм укучыларының уңышларын күп санлы олимпиадаларда һәм конкурсларда исбатлый, — дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльмира Әхмәдиева.

Бүген Алабуга районында 1900дән артык педагогик хезмәткәр эшли. Шуларның 848е — мәктәпләрдә, 588е — балалар бакчаларында, 180нән артыгы — өстәмә белем бирү педагоглары һәм 309ы — югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары. Алар шәһәр һәм район тормышында актив катнаша.

Быел үз сәләтләрен «Алабуга-Арт» муниципаль үзешчәнлек конкурсында күрсәттеләр, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм күрсәтүгә, Спас соборын торгызуга да үз өлешләрен кертәләр.

— Сезнең белән балалар ата-аналарына караганда күбрәк вакытны үткәрә. Бик күп нәрсә сезнең эшегездән, сез биргән үгет-нәсихәтләрдән тора. Еш кына укучылар һәм аларның әти-әниләре балаларга тормышларын нинди һөнәр белән бәйләргә кирәклеге турында киңәш сорап, нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин.

Алабугадагы педагоглар балаларга яңа белемнәр генә биреп калмый, ә спортка карата мәхәббәт, телләргә мәхәббәт, туган шәһәрләренә сакчыл караш та тәрбияли. Балалар бакчасы тәрбиячеләре дә алардан калышмый. Ел саен Алабуга мәктәпкәчә учреждениеләре иң яхшы билингваль балалар бакчасына республика грантын ота. Быел «Росинка» 24нче балалар бакчасы җиңү яулады, 30нчы һәм 36нчы балалар бакчалары исә «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектында җиңүче булды.

— Дөнья үзгәрә, әмма бер генә заманча робот та укытучыны алыштыра алмаячак. Укытучы балаларны шәхесара мөнәсәбәтләргә өйрәтә, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияли, шуңа күрә бу һөнәр булган, бар һәм булачак та. Мин үз вакытында нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим. Әгәр башка юл сайларга мөмкинлек булса, мин карарымны үзгәртмәс идем. Хезмәтегез өчен тагын бер кат рәхмәт сезгә, — диде коллегаларына район мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева.

Традиция буенча, һөнәри бәйрәмнәрендә авыр һәм җаваплы хезмәтләре өчен иң яхшы педагогларны һәм тәрбиячеләрне билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев