Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугалылар мәгълүмати-филологик марафонда булды

8 ноябрьдә Минзәлә шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә мәгълүмати-филологик марафон буенча республика конкурсы узды.

Анда 75 мәктәп укучысы (7-8-9 сыйныфлар) һәм һөнәри белем учреждениеләренең 1 курсыннан 173 студент катнашты. Минзәлә, Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Аксубай, Чистай, Әлмәт, Арча, Алабуга, Норлат, Мамадыш шәһәрләре һәм Минзәлә, Сарман, Мөслим, Әгерҗе, Алексеевск, Чүпрәле, Спас, Әтнә, Кукмара, Азнакай районы вәкилләре марафон барышында олимпиадада белемнәрен сынады. Студентлар татар теле, рус теле, инглиз теле, информатика буенча биремнәр үтәгән арада, мөгаллимнәр өчен семинар оештырылды. Ул "Мәгариф учреждениесе үсешенең алдынгы юнәлешләренең берсе буларак, сәләтле балалар белән эшне активлаштыру" темасына багышланган иде. Минзәләнең Балалар иҗат үзәгендә үткән семинардан соң, укытучылар шул бинада урнашкан туган як музеенда булды. Биредә һәр күренеш үзенең табигыйлеге белән сокландыра.
Марафонда Алабуга политехника көллияте вәкилләре: студентлар Даниф Вәлиев, Вадим Костромин, Алексей Семенов, Антон Савин, Марат Галимов һәм аларның укытучылары Айгөл Хәйрова һәм Регина Миңнеәхмәтова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев