Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 32нче балалар бакчасында Җиңүнең 77 еллыгына багышлап төбәк конкурсы булды

Анда Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Кукмара муниципаль районнарыннан балалар катнашты.

Алабуганың 32нче балалар бакчасында Җиңүнең 77 еллыгына багышлап төбәк конкурсы булды. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шигырь уку буенча «Бу көннәрнең даны онытылмас» төбәк конкурсы ел саен үтә. Үткән елда ул онлайн оештырылган иде. Быелгысына балалар янә «Садко» балалар бакчасының якты, бәйрәмчә бизәлгән залына җыелды. Бәйгедә видео-чыгышлар да исәпкә алынды. Конкурс эшләренә бәя бирүдә ЭЭМ ветераннары Габделвәли Кашапов һәм Елизавета Харисова катнашты.

Елизавета Леонидовна залда утыручыларны сәламләп, үзенең шигырен укыды, «Журавли» җырын башкарды. Габделвәли Кашапов татарча җыр бүләк итте. Чара барышында алар икәүләп тә җырлады.

32нче балалар бакчасы мөдире Лилия Ямбулатова кунакларны сәламләп, конкурста катнашучыларга уңышлар теләде.

— Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлап, бүген без шушы чарага җыелдык. Тыныч тормыш хакына күпме кеше гомерен биргән. Без аларны беркайчан да онытмабыз, — диде ул.

Быел Түбән Кама шәһәреннән килгән балалар күп иде. 49нчы бакча вәкиле Алмаз Дәүләтов Нурзия Мирхазованың «Җиңү ул — олы бәйрәм» шигырен сөйләде. Мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балаларның сөйләме аерылып тора. Елдагыча, жюри әгъзаларына зур игътибарлылык кирәк булды. Сәнгатьле сөйләмгә оста, үзен сәхнәдә иркен тотучылар югары баллар алуга иреште. Чыгышларына туры китереп киенүләре, презентацияләре дә хупланды.

Алабуганың 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Степан Колбиннан конкурска ничек әзерләнүе турында сорадым.

— Мин шигырь сөйләр алдыннан баянда уйныйм. Спас ярминкәсе вакытында миңа гармун алганнар иде.
— Сезнең гаиләдә барысы да гармунчымы әллә?
— Юк, мин — беренче, — диде ул көлеп. 

Бәйгеләрдә катнашучы балаларның шигырь сөйләүдән башка да һәвәслекләре бар. Мәсәлән, Кукмараның 7нче балалар бакчасыннан Камилә Минһаҗева биергә яратуын әйтте. 

9 Май — олы бәйрәм, балаларга аның мәгънәсен төшендереп, аларны шушындый чараларга җәлеп итүче тәрбиячеләре, баласының һәр гамәленә булышырга әзер торучы әти-әниләре өчен сөенеп куйдым әле. Аларның тырышлыгы бушка китми, нәтиҗәсе күз алдында бит. Шундый җитди чараларда катнашучы балаларның уйнарга вакытлары кала микән? 

— Синең яраткан курчагың бармы? — дип сорыйм бер кыздан.
Алабуганың 24нче балалар бакчасыннан Есения Никитина булып чыкты ул, өлкәннәр төркеменә йөри.
— Курчакларым күп. Иң яратканым — Эмили исемле, — ди ул.

Заманча. Ә шигыре бик җитди иде Ксениянең: «Үлемсез полк» турында.
Конкурс «Җиңү көне», «Буыннан буынга», «Сугыш чоры балалары», «Автор әсәре», «Сугыштан соңгы тормыш» номинацияләре буенча узды. 

Барлык балалар да диплом алды, җиңүчеләргә Кубок тапшырылды. Богдан Шургин һәм Степан Колбин (АМР, 1нче бакча),Святослав Станкевич (АМР, 22нче бакча), Алан Куулар (АМР, «1нче гимназия — Милли белем үзәге»), Семен Большаков һәм Арина Карманова (АМР, 12нче бакча), Дарья Токранова (ЗМР, «Алтынчәч»), Әскар Хәсәнов, Михей Трясоногов һәм Виктория Крюкова (АМР, «Садко»), Камилә Минһаҗева (КМР, 7нче бакча), Мария Башкирова (АМР, 28нче бакча), Самат Мавлин (АМР, «Киләчәк») — барысы да үз юнәлешләре буенча иң күп баллар җыйган балалар.

Алабуга Эчке эшләр бүлеге ветераннары шәһәр балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, уку йортларында еш була, балалар белән очрашып, алар белән патриотик темага әңгәмәләр оештыра, үзешчән сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Бу көнне дә аларны җылы каршыладылар.

Елизавета Харисова, сугыш чоры баласы буларак, ул елларның аавырлыгын искә алып үтте. Габделвәли Кашапов белән бергә «Дети войны» җырын башкарганнан соң, балаларга тыныч тормыш, сәламәтлек теләделәр.

— Сугыш турында шигырьләр истәлеккә генә калсын, диде Елизавета Леонидовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев