Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 35нче «Ләйсән» балалар бакчасында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Чарага илебезнең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Хакасия, Якутия, Башкортстан, Удмуртия, Татарстанның бик күп шәһәрләреннән вәкилләр килгән иде.

Алабуганың 35нче «Ләйсән» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтән билингваль һәм полилингваль белем бирү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. 

Чараның нәкъ менә әлеге балалар бакчасында узуы очраклы түгел. Узган елны ул «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүче булган. 

Хәзерге сәяси-мәдәни җәмгыять алшартларында, башка милләт һәм аның мәдәниятенә, шул исәптән тел күптөрлелегенә уңай мөнәсәбәт аеруча мөһим. Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Шамил кызы Хисамова сүзләренә караганда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның башка тел һәм мәдәният белән алдан танышуы аның киләчәгенә инвестиция буларак карала. Күп илләрдә билингваль һәм полилингваль белем биргән балалар бакчаларының артуы шуның белән аңлатыла да.

—    Полилингваль белем бирү процессында мәктәпкәчә яшьтәге балалар башка чит мәдәният белән кызыксыну уяту, аларга карата хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт булдыру аша тәрбияләнә. Без аның өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Татарстанда гына да төрле милләт кешеләре яши. Һәркем өчен җәмгыятьтә милли-мәдәниара татулыкны саклап калу һәм үстерү мөһим. 
Безнең бурыч — телләрнең һәм мәдәниятнең күп төрлелеген кабул итүче яшь буынны тәрбияләү, аларга сыйфатлы һәм төрле яклап тәрбия бирү,- дип сөйләде Йолдыз Хисамова.

Чарага илебезнең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Хакасия, Якутия, Башкортстан, Удмуртия, Татарстанның бик күп шәһәрләреннән вәкилләр килгән иде. Конференция гамәли һәм теория өлешеннән торды. Гамәли өлешендә чарада катнашучылар «Ләйсән» балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышсалар, чараның икенче өлешендә катнашучыларның чыгышлары тыңланды, фикер алышулар булды.

35нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең акыл, тәрбияви, әхлакый яктан үсүе өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар өч телне: татар, рус һәм инглиз телләрен үзләштерә. Чүлмәк ясарга өйрәнәләр, «Түбән Кама» милли паркы буйлап виртуаль сәяхәт итәләр, интерактив идән һәм панельдә шөгыльләнәләр, робот төзү һәм менталь арифметика серләренә төшенәләр һәм башка бик күп уңайлылыклар бар биредә.

—    Без менталь арифметикада телдән санарга өйрәнәбез. Анда фикерләү сәләтен, игътибар һәм логиканы үстерү мөһим. Моның өчен безгә үстерешле уеннар ярдәмгә килә, — диде балалар бакчасында тәрбияләнүче бер бала.

Балалар өчен бассейн 3-4 ел элек эшли башлаган. Спонсорлар ярдәме белән аңа икенче тормыш бирелгән. Суда йөзү аларга бик ошый һәм сәламәтлекләре өчен дә зур файда китерә. 

Конференциядә катнашучыларга тәрбиячеләре татар балалар төркеме тарафыннан «Өч кыз» исемле татар халык әкияте сәхнәләштерелде. Балаларның туган телдә матур сөйләме, әлбәттә, сокландыра, телебез яшәр, юкка чыкмас һәм онытылмас дигән ышаныч тудыра.

Татар теле тәрбиячесе Гөлнара Сәлимова әйтүенчә, балалар төрле ярыш-конкурсларда бик теләп катнашалар:

—     Республика күләмендә "Моң чишмәсе«ндә Рәмиләбез 1нче урынга лаек булды, Асель «Бәхет йолдызы» республикакүләм конкурсында 2нче урынны алды, Әлфинә шулай ук күп конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек булды. Балалар шигырь сөйләргә, спектакль куярга, җырларга һәм биергә яраталар. 

Әйтеп узганча, балалар туган телләрендә генә түгел, инглиз телендә дә яхшы сөйләшәләр. Монда әлбәттә тәрбиячеләрнең тырышлыгы зур. Чын мәгънәсендә, биредә үз эшләренең осталары җыелган. Яшь буынның да тәрбиячелек эшенә гашыйк булуы — зур куаныч. Шуларның берсе, әле яңа гына Алабуга институтын тәмамлаган һәм хәзер балаларга инглиз телен өйрәтүче Айгөл Шамил кызы да үз хис-кичерешләре белән уртаклашты:

— Балалар бик тырыш, актив һәм белем алырга омтылалар. Мисал өчен, минем төркемдә 27 бала. Алар барысы да шөгыльләргә теләп йөриләр. Әлеге конференциянең бездә узуына мин бик шат. Биредә тәрбиячеләр бер-берсе белән аралашып, тәҗрибәләре белән уртаклашыр һәм үзенә күп яңалык алыр дип уйлыйм.

Чыннан да, 35нче балалар бакчасында бала үсеше өчен барысы да бар. Алар мәктәпкә укырга керергә төпле әзерлеккә ия. Биредә дус һәм тату мохит хөкем сөрә. Бу бакчада үрнәк алырлык, алардан өйрәнердәй нәрсәләр күп.

Конференцияне оештыручылар, тәрбиячеләр кунакларны җылы каршы алдылар. Ерак араларны якын итеп килгән катнашучылар, бу көнне үзләренә күп файдалы мәгълүмат алгандыр дип ышанам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев