Алабуганың 4нче гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге татар теле кабинеты ачылды
Шул ук көнне белем йортында төбәк методик семинары үтте.
13 майда Алабуганың 4нче гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинеты ачылды.
Гимназиядә бу көнне АМР Мәгариф идарәсе планы буенча «Тәрбия программасын тормышка ашыру шартларында белем бирү-тәрбия киңлеген оештыруда системалы якын килү» төбәк методик семинары булды. Анда идарә методистлары, мәктәп директорларының укыту, тәрбия буенча урынбасарлары, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Семинар модуль тәртибендә барды. Төрле фән укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр күрсәтте. Сыйныф җитәкчеләре осталык дәресләрендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. «Дәрестән тыш эшчәнлек» модуле буенча гимназиянең актлар залында 6 «а» сыйныф укучылары башкаруында инглиз телендә сәхнәләштерелгән күренеш карарга мөмкин булды.
Семинар эше «Түгәрәк өстәл» белән тәмамланды. «Адымнар» күптелле комплексының инглиз теле укытучысы Галина Ачинцева семинарда алган кичерешләре белән уртаклашты:
— Коридор буйлап барганда, гимназияне туган йорт кебек хис итәсең, — диде ул. Биредә укучылар да, укытучылар да һәрвакыт эзләнүдә, һәрвакыт иҗатта.
Семинар эшендә аңа югары квалификацияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Потапова биргән мастер-класс ошаган:
— Ольга Юрьевна грамоталы, методика буенча төзелгән чара күрсәтте. Балаларга рухи тәрбия бирүдә төбәк компонентының роле чыннан да зур.
Галина Николаевна үзе мәктәптә 16 ел эш тәҗрибәсенә ия. Шуңа күрә мәктәп тормышының бөтен проблемалары белән таныш.
— Психологик буллинг турында чара искиткеч булды, — диде ул.
Соңгы модуль үзидарә эшчәнлегенә багышланган иде. «Мәктәп буллингын кисәтү» темасына багышланган әлеге чараны 8 «в» сыйныф укучысы А. Савина һәм 11 «б» укучысы А. Уланов алып барды (Җитәкчеләре гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ю. Дранкова, психолог укытучы С. Спиридонова). Бу тема бүген көн кадагында дип әйтергә дә була. Теләсә кайсы мәктәптә, теләсә кайсы сыйныфта шундый күренешнең булуы бар һәм ул булгалый да.
Буллинг корбаны булган баланың мәктәптән күңеле кайта. Вакытында чара күрелмәсә, тагын да аянычрак хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кимсетүләрне беренче башлаучы баланы буллер дип атыйлар. Аларны туктатмасаң, мондый укучылар начар юлдан китә. Сыйныфта шундый балалар булганда, укытучыга дәрес бирү урынына тәртип урнаштыру белән шөгыльләнергә туры килә. Башка балалар үртәүчегә кушылмаса да, барыбер көчле уңайсызлык кичерә, чөнки җәберләнүче урынында калудан куркалар. Семинарда бу мәсьәлә күтәрелгән икән, димәк, гимназия укучыларын тәрбияләү өчен җаваплы кешеләр балаларга игътибарлы, үз эшләрен җирен җиткереп башкарырга тырыша, дигән сүз.
Семинар эшенә йомгак ясаганда, гимназия директоры Елена Чегодаева укытучыларның фәнни-методик эшенә югары бәя бирде, аларның методика буенча җыентыклар әзерләүләрен хуплады һәм төбәк семинарында катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Семинар кысаларында бу көнне гимназиядә Каюм Насыйри исемендәге татар теле кабинеты ачылды. Гимназия директоры булышлыгы белән 203нче санлы уку бүлмәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрне заманча алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Аңа бөек татар мәгърифәтчесенең исемен бирү гимназия укытучыларына һәм укучыларына зур җаваплылык өсти.
Каюм Насыйри — гомере буе татар телен төзек һәм камил тел дип раслап килгән, сүзлекләр һәм дәреслекләр эшләп, бар тормышын тел өйрәтүгә, балаларга тәрбия бирүгә багышлаган күренекле шәхес. Кабинетны ачу тантанасында семинарда катнашучылар да бар иде. Елена Геннадьевна тантаналы рәвештә кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар уку бүлмәсенә узды.
Татар теле һәм әдәбияты кабинеты битәкчесе, югары квалификация категорияле укытучы Комиссарова Фәнҗия Гавис кызы Мәгариф идарәсенә, гимназия директорына, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп, кабинет белән таныштырып узды.
— Биредә укучылар заманча җиһазлардан файдаланып белем алачак, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев