Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга укучылары мәктәп белән саубуллашты

Кыңгыраулы мәктәп еллары белән саубуллашыр вакыт та килеп җитте. Шул уңайдан сораштыру үткәрдек.

Карина Костюшкина
24 майда 9 сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Уку елы инде тәмамланды. Алда өч имтихан көтеп тора. Кем өчендер бу кыңгырау, чыннан да, соңгысы булыр, кемдер 1 сентябрьдә 10-11 сыйныф белемен үзләштерер өчен, мәктәп бусагасыннан яңадан атлап керер. Мин дә 10 сыйныфка калам. Укуымны тәмамлагач, республикабызның башкаласы — Казан шәһәрендә үзем теләгән һөнәр буенча укырга кереп, укуымны дәвам итәргә телим. Безнең өчен кадерле сыйныф җитәкчебез — Равия Нәдерша кызына һәр көн бу җаваплы эшне башкарганы өчен чын күңелдән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сез белем генә биреп калмыйча, безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, дуслык, хөрмәт хисләрен уяттыгыз. Безне һәрвакыт кайгыртасыз, хәтта кышкы салкыннарда нинди киемдә килүебез белән дә кызыксынасыз. Җиңелчә генә киенеп, башлыксыз килсәкме... Яңгырлар яуса, аяк киемнәре чыланмаганмы, сорыйсыз. Күктәге кояш кебек, безгә җылылык бирәсез.

Адель Толщиков
Вакыт узганы сизелми дә, 9 сыйныфны да тәмамладым. 9дан соң КФУның Яр Чаллы институтына китәргә ниятлим. Безгә белем биргән, яраткан укытучыларыбызга рәхмәт, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе безнең өчен караңгы төндәге маяк кебек булды. Безне үз балаларыдый сөеп үстерде, җаны-тәне белән безнең өчен борчылып торды, авырлыклар туса, ярдәм итте, акыллы киңәшләрен бирде, туры юлга өндәде. Белем дөньясына атлаган беренче адымнарым өчен дә мин аңа рәхмәтле. Төрле вакытлар булгандыр. Гел безнең хәлебезгә кердегез, аңларга тырыштыгыз, уңышларыбызга сөендегез.

Ольга Казионова
9 һәм 11 сыйныфлар өчен гүзәл уку еллары ахырына якынлашты. Һәркем үз язмышын үзе яза. Без дә сайлау алдында торабыз. Мин укуымны Яр Чаллыда урнашкан көллияттә дәвам итәчәкмен. Хәзерге вакытта математика, рус теле, география һәм информатика буенча имтиханга әзерләнәм. Укытучы — бөек һөнәр иясе, аңа сокланмыйча мөмкин түгел. Минем дә укытучыларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Сез һәрвакыт безгә терәк булдыгыз. Безгә үз юлыбызны ачыкларга ярдәм иттегез.

Полина Бурмистрова
Мин 9 сыйныфны тәмамладым. Имтиханны җәмгыять белеме, математика, инглиз һәм рус теленнән сайладым. Миңа гуманитар фәннәр һәрвакыт җиңел бирелде, әлеге предметларны сайлавымның сәбәбе дә шул. Әлбәттә, башка фәннәрне дә яратам, авырлыклар тумады. Барлык укытучыларны да хөрмәт итәм, алар белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Тик шулай да минем тормышымдагы зур роль уйнаган укытучылар — сыйныф җитәкчеләре. Алар безнең өчен әни дә, дус та. Мәктәп бусагасыннан атлауга, Елена Тимур кызы безне зур белем дөньясына җитәкләде. Өлкән сыйныфлардагы җитәкчебез — Равия апа Нәдерша кызы. Җәмгыять белеме һәм тарих фәннәре укытучысы Любовь Михайловнаның дәресләре бик кызыклы уза иде. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәнен укытучы Артем Викторович та үз эшенең остасы. Уку елларыннан иң истә калганы — ОБЖ фәне буенча олимпиадаларда катнашу булды, чөнки алар калган фәннәрдән аерылып тора иде. Мәктәптә укуымны дәвам итәргә ниятлим. 
***
Әлеге сыйныф җитәкчесенең бу инде беренче генә чыгарылышы түгел. Ул һәр укучыны үз итеп, яхшыны яманнан аерырга, иҗат шатлыгын тоярга өйрәткән, игелек кылырга өндәгән, аннан шәхес тәрбияләү өчен барлык көчен куйган.

Әти-әниләр дә 1 сыйныфтан баласына терәк булып, тәрбияле, намуслы бала үстерүдә зур өлеш керткән укытучы турында фикерләре белән уртаклашты.

Татьяна Мельникова: 
Безнең ике балабыз да 7 сыйныфтан бирле күп профильле 10нчы лицейда укый. Быел алар — чыгарылыш сыйныф укучылары, берсе 10 сыйныфка калачак. Без аларның әлеге лицейда укуларына бик шат. Барлык укытучыларга чын күңелдән рәхмәтлебез! Безнең сыйныф җитәкчебез — Равия Нәдерша кызы — балаларыбызның икенче әнисе булды. Ул аларны бик ярата. Балалар мәктәпкә бик теләп йөри. Хәзер 9 сыйныфтан соң, бер улым мәктәптән китә, аерылышу бик авыр, ди. Кадерле укытучылар, олы хезмәтегез, балаларга биргән белемегез, түземлелегегез өчен рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев