Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 8 нче мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме үтте

Тышта ел фасылы - көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.

Борын заманда бер авыл агаеннан:

- Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы? - дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырап тормыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, - дип жавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып-жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар.

Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын-сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан тәкыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән.

Сөмбелә - гарәп теленнән "башак", "иген" дип тәрҗемә ителә. Шушы көннәрдә без - 8 нче мәктәпнең татар теле укытучылары укучылар белән Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Балаларның көзге уңышка багышланган рәсемнәреннән, яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бәйрәм мәктәп сәхнәсендә дәвам итте. Концертта 4б сыйныф укучылары төрле номерлар белән чыгыш ясады. Яшь тамашачылар Луиза Гобәйдуллина һәм Рената Әхмәтова башкаруында татар, заманча биюләрне яратып карадылар. Тимур Маһияровның саксофонда матур итеп уйный белүе бер кешене дә битараф калдырмады. Укучылар матур итеп татарча шигырьләр сөйләде, җырлады, табышмакларга җаваплар эзләде.

Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды. Укучылар да, укытучылар да канәгать булып өйләргә таралыштык.

Тамара РАМАЗАНОВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

8 нче мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев