Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 4нче гимназиясендә Фән һәм иҗат көне үтте

Бу көнне укучылар фәнни-тикшеренү өлкәсендә эшләү күнекмәләре алды.

Гимназия мөгаллимнәре, укучылар белән бергә бу чараларга тырышып әзерләнгән. «Саннар илендә» дип аталган уен, «Түбән Кама тыюлыгы буенча сәяхәт», «Мавыктыргыч микроскоп дөньясы», «Могҗизалар лабораториясенә сәяхәт» дәресләре, шоколадтан бәләкәй генә бүләкләр ясау буенча мастер-класс һәм башкалар, «Гимназиянең иҗади балалары» дип исемләнгән музыкаль кунакханә — биредә тәрбияләнүчеләр һәм аларның укытучылары өчен зур горурлык.

Яшьләрне бүгеннән үк киләчәкне күзаллап эшләргә өйрәтү мөһим. Алар план төзергә, шуның буенча эзлекле эш алып барырга, моның өчен даими рәвештә ил үсешендәге алдынгы технологияләр куллануны күзәтергә тиеш. Алар фәнни-тикшеренү өлкәсендә эшләү күнекмәләре алса, моңа кадәр булган белемнәрне заман шартларында куллана белүчеләр булачак.

Алабуга мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Ел башыннан эшлекле чыгышлары белән сөендергән гимназиячеләр һәрвакыт өстәмә белемнәр алырга әзер, укытучылары аларны фәнни ачышлар өлкәсенә әйди. Балалар фән, спорт ярышларында, төрле конкурсларда катнаша. Бу юлы да алар галим, тикшеренүче һәм башка рольләрдә чыгыш ясап, фәнгә битараф булмауларын күрсәтте. «Түбән Кама» милли парк методисты Мария Вассанова, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Көмеш гасыр китапханәсе мөдире Андрей Иванов, КФУның Алабуга институты биология һәм химия кафедрасы доценты Надежда Масленникова, «Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы остазы Анна Ишкиняева һәм башкалар Фән көне уңаеннан, укучылар белән осталык дәресләре уздырды. 

Фән һәм технологияләр унъеллыгы
2022 елның 25 апрелендә РФ Президенты 2022-2031 елларны Фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан иткән иде. Программада сәләтле яшьләрне тикшеренү эшенә тарту, ил буенча фәнни казанышлар турында мәгълүмат тарату бурычы куелган. 

Бу уңайдан Татарстанда, Фән һәм технологияләр унъеллыгы программасын тормышка ашыру буенча комитетның рәистәшләре итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, президент ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов билгеләнгән иде. Комитет составына Хөкүмәт кешеләре, республиканың эре югары уку йортлары ректорлары, «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Маганов, «КамАз» җәмгыяте җитәкчесе Сергей Когогин кергән.

Былтыр ноябрь аенда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларны кечкенәдән фәнни-тикшеренү эшенә җәлеп итү, яшь галимнәргә булышуның мөһимлеген әйткән иде. 

Хәзерге вакытта, балаларны фәнни проектлар белән эшләүгә җәлеп итү тәҗрибәсенә таянып, фәнни һәм техник иҗат түгәрәкләре эше киңәя. Олимпиадаларда, конкурсларда катнашучылар белән махсус эшлиләр.

Фән һәм технологияләр унъеллыгы нәтиҗәсе буларак, ил буенча яңа тикшеренү үзәкләре барлыкка килер, бәлки. Заманча технологияләр кулланып, ил үсеше өчен кирәкле бар нәрсә дә киләчәктә үзебездә эшләнсә, яхшырак бит. 

Алдынгы булу өчен, эзлекле эш кирәк. Алабуга районында, газетабызның быелгы өченче санында язып узганыбызча, мәгариф оешмаларының матди-техник нигезен ныгыту өчен, былтыр 140 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән, шулардан 30 миллион сумга якын акча җирле бюджеттан алынган.
Фән олимпиадалары нәтиҗәсе буенча 2022 елда призлы урыннар арткан, хәзер безнең район республика рейтингында алты адымга югарырак.

«Адымнар» полилингваль мәктәбе, 8, 9нчы мәктәпләр, 1нче, 4нче гимназияләр, 10нчы лицей, Иске Юраш мәктәбе нәтиҗәле эш күрсәткән. Шәһәр киңәшмәсендә республика олимпиадаларында җиңүче 7 кеше грантлар алды, 56 укучы Алабуга муниципаль районы башлыгы стипендиясенә лаек булды, аның гомуми күләме 365 мең сум тәшкил итә. 2022 елның сентябрендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге белән килешү нигезендә, Алабуга «Республика олимпиадалары өчен мобиль үзәк» тәҗрибә мәйданчыгы булдырылды һәм сәләтле яшьләргә булышуның комплекслы системасы төзелде.
Зөлфия ПРИМАКОВА

ФОТО: Гимназия архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев