Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың яшь китап сөючеләре Вера Хәмидуллина белән очрашты

Чара Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында үтте.

Март ахырында Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын уздыру матур гадәткә әйләнгән. Әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихына килсәк, беренче тапкыр бу бәйрәм язучы Лев Кассиль тәкъдиме белән 1943 елда Мәскәүдә уза. Балалар янына кунакка Самуил Маршак, Корней Чуковский, Агния Барто, Сергей Михалков һәм башка язучылар, шагыйрьләр килә. Кайберләре очрашуга фронттан кайта. Бүгенге көндә дә әлеге чара актуальлеген югалтмый, ул китап сөюче балаларның төп бәйрәме булып тора.

Традиция буенча бу бәйрәмгә балалар белән очрашуга язучылар, шагыйрьләр һәм театр коллективлары артистлары килә.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу кысаларында гаҗәеп матур чара узды. Балалар шагыйрә, тәрҗемәче, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вера Петровна Хәмидуллина белән очраштылар. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды, кызыклы шигырьләрен тәкъдим итте. Укучылар зур кызыксыну белән төрле биремнәрне үтәделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова сәламләде. 

Балалар китапханәләре китапханәчеләре чарада төрле китап күргәзмәләрен тәкъдим итте. 

Чара ахырында Вера Петровна барлык балаларга да үзенең автографы белән китапларын бүләк итте. 

Әлеге чара Балалар китабы атналыгын башлап җибәрүдә матур башлангыч булды.

Фото: Үзәк балалар китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев