Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың Инженер-технология лицее туган тел методик берләшмәсендә 8 татар теле укытучысы белем бирә

Шуларның 4се югары, 4се беренче категорияле педагоглар.

Телебез яшәсә, милләтнең дә киләчәге бар. Халкыбызның үзенчәлекле бай телен, гореф-гадәтләрен балаларга җиткерү өчен Алабуганың Инженер-технология лицее укытучылары көчләреннән килгән барлык чараларны куллана.

«Тел — халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау — кагылмасаң, чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын», — дип язып калдырган халкыбызның яраткан шагыйре Фәнис ага Яруллин.

Әйе, бик тирән төшенчәгә ия сүзләр. Бала әни карынында ук якын кешесенең хис-кичерешләрен, сөйләмен тоеп, беренче сүзе «әннә» дип үз телендә теле ачылса да, сөйләмебез белән аны саклап, яклап яшәргә тиешбез.

Телебез яшәсә, милләтнең дә киләчәге бар, дигән сүз. Көн кадагындагы бу мәсьәлә халкына карата битараф булмаган беркемне дә борчымый калмыйдыр.

Халкыбызның үзенчәлекле бай телен, гореф-гадәтләрен, әдәби мирасын, җырларын һәм сәнгать әсәрләрен балага җиткерү һәм аның күңелендә милли хисләрне тәрбияләү өчен укытучылар күп хезмәт куя.

Алабуга шәһәренең Инженер-технология лицее туган тел укытучылары да бу өлкәдә көчләреннән килгән барлык чараларны кулланалар, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.

Хәзерге вакытта лицейның туган тел методик берләшмәсендә 8 татар теле укытучысы (шуларның 4се югары, 4се беренче категорияле) белем бирә. Лицейда балалар белән җирле шагыйрьләр катнашында төрле кичәләр үткәрелә. Укучылар муниципаль, республика һәм Бөтенроссия күләмендә уздырылучы бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, фән буенча үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар ала. Татар телендә чыгыш ясау мөмкинлеген бирүче «Күңелле сәхнә» балалар театры түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Татар теленнән тапшырылган төп дәүләт имтиханының нәтиҗәләре дә куандырырлык. Әлеге казанышларда гаиләнең — әти-әниләрнең өлеше бик зур.

Татар телчеләре үзләре дә төрле чараларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә актив катнаша. Укытучылар дәрескә һәр баланың тел белү дәрәҗәсеннән, мөмкинлегеннән чыгып, иҗади биремнәр әзерлиләр. Укучыны тел белән кызыксындыру алардан зур көч таләп итә. Мәктәптә ел саен төбәк семинарлары үткәрелә. Анда туган тел укытучылары ачык дәресләр, әдәби-музыкаль кичәләр белән катнашалар. Һөнәри осталыкны чарлаучы курслар, аттестацияләрдән дә читтә калмыйлар. Берничә ел рәттән муниципаль, республика күләмендә «Ел укытучысы» бәйгесендә дә безнең методик берләшмә укытучылары — Флүзә Фатыйхова, Нурсинә Шакирҗанова, Миләүшә Җиһаншина, Резидә Әхмәдуллина һәм Гөлназ Смирнова призлы урыннарны алып бара. Безнең берләшмә өчен 2023нче «Укытучылар һәм остазлар елы» зур казаныш белән истә калачак. Хезмәттәшебез Гөлназ Смирнова Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия бәйгесендә «Иҗади якын килү» номинациясендә җиңү яулады. 

Бүгенге көндә Инженер-технология лицеенда милли эшләр буенча директор урынбасары вазифасын Флүзә Әнәс кызы Фатыйхова башкара. Кешелекле, ярдәмчел, һәр укытучыга, укучыга хөрмәт белән караучы җитәкче үзенә йөкләнгән бурычны лаеклы башкара.

Лицейның татар теле методик берләшмәсен ярдәмчел, шул ук вакытта таләпчән дә Миләүшә Ирек кызы Җиһаншина җитәкли. Министрлык тарафыннан каралган тел өйрәнүдәге яңалыклар, бәйгеләр белән даими таныштыра, эш барышында туган кыенлыкларны чишә, киңәшләрен бирә һәм ярдәм итә.

«Бердәмлектә — көч», ди татар халык мәкале. Чыннан да, туган тел берләшмәсенең уңышлары аның бердәм, дус-тату булуында, кыенлыкларны бергә үтә белүендә. Тел өйрәтүгә һәркем үз өлешен кертә, үз урынын алып тора.

Шуны әйтәсе килә, безнең киләчәгебез һәр баланы милли җанлы, кешелекле, өлкәннәргә ихтирамлы, әти-әнисенең газиз телен белергә теләүче итеп тәрбияли алсак, бу безнең хезмәтебезнең күрсәткече, уңышлары булып торачак. Халык күңеле кыңгыравы булып торган телебезне өйрәтеп, саклап, бигрәк тә яшь буынга үрнәк күрсәтеп, үзебез дә саф ана телебездә сөйләшсәк, милләтебез дә яшәр!

Раушания ТӨҺБӘТУЛЛИНА,
Инженер-технология лицее укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев