Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың мәгариф идарәсендә узган ел нәтиҗәләре турында сөйләделәр

2022 елда Алабуга районында мөһим вакыйгалар булды. Бүген мәгариф өлкәсендәгеләре турында сөйлибез.

Укуда уңышлар булсынга

Мәгариф оешмаларының матди-техник нигезен ныгыту өчен, былтыр 140 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән, шулардан 30 миллион сумга якын акча җирле бюджеттан алынган. 
«Татнефть» ҖАҖ гранты хисабына 70 миллион сумнан артык акчага ике мәктәптә санитар бүлекләр төзекләндерелгән, ун мәктәптә чүпне аерым җыю савытлары урнаштырылган, өч мәктәптә химия, физика, информатика, биология кабинетлары ремонтланган һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Республика бюджетыннан 54 миллион сум акча 8нче мәктәпне һәм биш мәктәп ашханәсен һәм ризык әзерләү бүлекләрен төзекләндерүгә бирелгән.

− 8нче мәктәпне ремонтлауга без җирле бюджеттан өстәмә рәвештә 20 миллион сум акча керттек, алар хисабына тәрәзәләр алыштырылды, бассейн һәм мәктәп фасады төзекләндерелде, − ди Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева. 

Бу мәктәп бассейны, укучыларның барысы өчен дә күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булып, үткән елның ноябрендә эшли башлаган иде. «Адымнар» полилингваль комплексында «Татар интерактив остаханә» проекты тормышка аша башлады, биредә бөек татар язучылары һәм шагыйрьләре исемнәре белән 22 кабинет ачылган, Лекарево мәктәбендә «Үсеш ноктасы» барлыкка килгән. 

Алдынгы мәктәпләр

Район буенча 11 сыйныфларның рус теленнән аттестация күрсәткече (74,96) республиканыкыннан югарырак (72,68), ләкин аннан алдагы елга караганда, кимрәк. Иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән мәктәпләр: 1нче гимназия, 1, 8, 9нчы мәктәпләр һәм 10нчы лицей, рус теленнән республиканың иң яхшы күрсәткечләр рейтингына безнең 4нче гимназия дә керде. Математикадан профильле юнәлештә уртача балл — 68,22: Алабуга районы буенча элеккесе белән чагыштырганда, бу 5,13 баллга югарырак, республиканың уртача күрсәткеченнән (65,27 балл) дә зуррак. 

Алдынгы мәктәпләр арасында 4нче гимназия, 8, 9нчы мәктәпләр һәм Костенеево мәктәбе. Физика, биология, тарих, җәмгыять белеме һәм информатика буенча район эчендә уртача баллар яхшырган. 2022 елгы чыгарылыш укучыларының 45е укуда ирешкән уңышлары өчен медаль алган, 2 укучы рус теленнән 100 балл җыйган (4нче гимназия), рус әдәбиятыннан (9нчы мәктәп), 12 чыгарылыш укучысы 98-99 балл алган.

Фән олимпиадалары нәтиҗәсе буенча 2022 елда призлы урыннар арткан, хәзер Алабуга районы республика рейтингында алты адымга югарырак. «Адымнар» полилингваль мәктәбе, 8, 9нчы мәктәпләр, 1нче, 4нче гимназияләр, 10нчы лицей, Иске Юраш мәктәбе нәтиҗәле эш күрсәткән. Шәһәр киңәшмәсендә республика олимпиадаларында җиңүче 7 кеше грантлар алды, 56 укучы Алабуга муниципаль районы башлыгы стипендиясенә лаек булды, ул 365 мең сум тәшкил итә. 

Тәҗрибә мәйданчыгы

2022 елның сентябрендә, ТР Мәгариф һәм фән мимнистрлыгының Республика олимпиада үзәге белән килешү нигезендә, Алабуга «Республика олимпиадалары өчен мобиль үзәк» тәҗрибә мәйданчыгы булдырылган. Шуның аркасында сәләтле яшьләргә булышуның комплекслы системасы төзелгән. Укыту-күнегү кысаларында районның 13 укучысы «Дуслык» Республика олимпиада үзәгендә әзерлек үткән; беренче мәртәбә 8-11 сыйныф укучылары һәм 20 укытучы тарих буенча олимпиадага 36 сәгатьлек әзерлек узган; көзге каникулда мәктәп яны лагерьлары оештырылган, анда былтыр җиңгән 100 укучы технология, биология, физик тәрбия, математика, инглиз теле, ТИН, тарих һәм җәмгыять белеменнән олимпиадага әзерләнгән; гамәли күнекмәләргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, медицина көллияте, спорт мәктәпләре, «Юлдаш» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр үзәге белгечләре өйрәтте. Һәм инде беренче җиңү дә бар: 2нче мәктәптән һәм 2нче гимназиядән 2 укучы «Софиум» сайлау хокукы сораулары буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабында призлы булды. 

Камиллеккә чикләр юк

Укучылар гына түгел, мөгаллимнәр дә укуын дәвам итә. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбендә узган республика семинарында 12 мөгаллим олимпиадаларга хәзерлектә катнашкан; 20 хезмәт укытучысы робототехника лабораториясе һәм сәнәгать дизайны белгечләреннән дәресләр алган.
Башлангыч сыйныфлар һәм физик тәрбия укытучыларын, директорлар һәм аларның урынбасарларын, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы мөгаллимнәрен укытуга җирле бюджеттан барлыгы 550 мең сум акча бүлеп бирелгән. КФУ белән тыгыз хезмәттәшлектә, 8 мөгаллим ТР хөкүмәтенең «Алгарыш» грантына ия булган: 4есе Истанбулда интенсив программа буенча дөньяның теләсә кайсы урынында инглиз теленнән укытучы яисә методист булып эшләргә мөмкинлек бирә торган стажировка узган.
Укыту-методика эшендә һөнәри осталык дәрәҗәсен үстерү максатында, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Безнең иң яхшы методист» дип аталган грант гамәлгә кертелгән, һәм районыбызның өч методисты җиңүче булган. 

Мөгаллимнәр җиңә
Белем бирү сыйфатының тагын бер күрсәткече: укытучыларның һөнәри осталык конкурслары. 2022 елда «Ел укытучысы» конкурсында 8нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы И.К.Киняев Татарстан Республикасының иң яхшы биш укытучысы арасында булды. "Адымнар«дан башлангыч сыйныф укытучысы А.А.Пакшинцева «Кеше тәрбияләргә» Бөтенроссия конкурсының «Сыйныф коллективын тәрбияләү» номинациясендә 3 урын алган. 10нчы лицейның директор урынбасары Е.Ю.Павлова «Җәмәгать тәрбиячесе-2022» республика конкурсында иҗади эшләү юнәлешендә җиңгән. 2022 елда иң яхшы китапханәчене ачыклау буенча республика конкурсында Поспелово мәктәбе китапханәчесе Р.Ф.Гильванова, «Ләйсән» балалар бакчасы педагог-психологы А.Ю.Ермолаева республика конкурсында җиңеп, Россиянең иң яхшы 15 психологы арасына эләкте һәм конкурсның бөтенроссия этабында лауреат булды. 

Кадрлар мәсьәләсе

Мөгаллимнәр җитмәүчелеге һәм кадрлар яңарту буенча сораулар район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә хәл ителә. 2021 елда яхшы башланып киткән «Мобиль укытучы» 2022 елда да дәвам итте.

Проектта ирле-хатынлы Сәлимовлар җиңде, алар Олы Шүрнәк һәм Иске Күклек мәктәпләрендә рус һәм инглиз телләрен, физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләрен алып бара. Бүгенгә өч автомобиль авылда кадрлар җитмәүчелеген хәл итүдә булышкан. 

2022 елның кадрларны үстерүдә яңалыгы шунда, аларны үз чыгарылыш укучыларыннан әзерлиләр. Педагогия белгечлегенә кабул итүгә максатчан килешүләр төзелә. Мәктәпләрдә 1 сентябрьдән психология-педагогия юнәлешендәге 4 профильле класс ачылган, педагогия һәм психология нигезләре буенча дәресләр КФУның Алабуга институтында уза. Район башлыгының «Безнең яңа башлангыч сыйныф укытучысы» гранты расланган, анда 9нчы чыйныф укучылары катнаша.

Һөнәри юнәлеш

Һөнәр сайлауда булышу эшчәнлеге барышында, шәһәр мәктәпләренең 9нчы сыйныфында укучы 400дән артык укучы Алабуганың политехник көллиятенә һәм «Алабуга Политех» мәгариф үзәгенә барып карады. Мәсәлән, 10 агрокласста авыл хуҗалыгында барган эшләрне күзәтәләр, теорияне гамәлдә ныгыталар; «Аграр һөнәрләргә кереш» курсы кысаларында 3нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары Малореченскидагы терлекчелек комплексын карап кайттылар. Алдагы тормышын спорт белән бәйләргә теләүчеләргә 8нче мәктәптә һәм 10нчы лицейда спорт класслары ачылды.

Яңа традицияләр

2022 елның 1 сентябреннән беренче һәм бишенче сыйныф укучылары яңа мәгариф стандартларына күчте, шуңа күрә хәзер тәрбия эшенә һәм тарихи белем бирүгә зур игътибар бирелә. Мәгариф учреждениеләрендә һәр атнаны дәүләт әләмен күтәрүдән һәм тантаналы линейкада гимн башкарудан башлауны гадәткә керттеләр, «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» сыйныф сәгатьләре оештырыла, анда укытучылар укучылар белән бергә бүгенге Россиядә кеше тормышының төрле якларына кагылышлы темаларга дәресләр үткәрә. 

Ватанпәрвәрлек тәрбияләү

Яшьләрне агарту максатында лектор төркемнәре очрашулар уздыра, бу төркемгә Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, Чернобыль АЭС афәте нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучылар, сугыш чоры балалары, хезмәт ветераннары керә. Мәктәп укучыларының «Яшь армия» бөтенроссия хәрәкәте активлашты. "Яшь армия йорты«ның иң яхшы бүлекчәсенә смотр-конкурста безнең яшь армиячеләр 2 урын алды. 

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен тарату

Сәламәт яшәргә өйрәнгән балалар спорт төрләренә тартыла. Һәр мәктәптә спорт клублары эшли. Шәһәр җитәкчелеге башлангычы белән 2022 елда «Күңелле стартлар» муниципаль уеннары оештырыла башлады, анда 1100 укучы катнашты. Җиңгән 3 мәктәп һәм политехник көллият — һәрбере 1,5 миллионышар сум күләмендә район башлыгы грантын яулады. Бу чара хисабына 4нче гимназия спорт залын, 2нче гимназия теплицасын төзекләндерде һәм койма алыштырды, 9нчы мәктәп хоккей мәйданчыгын ремонтлады. 
Мини-футбол һәм җиңел атлетика буенча ярышларда кечкенә мәктәпләр арасында Танайка һәм Алабуганың 1нче мәктәбе җиңүче булды; зур мәктәпләр арасында 10нчы лицей — алдынгы, урта һөнәри уку йортлары арасында — политехник көллият.
«Йөзүгә күмәк өйрәтү» проекты ата-аналар арасында киң хуплау тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев