Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың Университет мәктәбендә яшь укытучылар өлкән мөгаллимнәр белән очрашты

Чара «Үткәннән киләчәккә» дип аталды.

«Укытучылар һәм остазлар елы» кысаларында Алабуга шәһәренең Университет мәктәбендә «Үткәннән киләчәккә» дип исемләнгән чара үтте. 

Аны туган тел укытучылары Гөлфия Сәхәбиева, Резеда Нуриева, Диләрә Гыйздәтуллина һәм КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты Әлфирә Хәйруллина оештырды.

Чараның төп максаты: укучыларны һәм яшь укытучыларны Алабуга институтын тәмамлаган, Университет мәктәбе бинасында төрле елларда татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшләгән өлкән мөгаллимнәребез белән очраштыру иде.

Очрашуга килүчеләрне сәламләгәннән соң, Әлфирә Хәйруллина «Укытучылар һәм остазлар елы» нда мондый чарларның әһәмиятле булуын ассызыклады. Остазлар белән очрашу укучылар өчен дә, әле генә мәктәп бусагасын балаларга белем бирүче һөнәр иясе сыйфатында атлап кергән яшь укытучылар өчен дә бик файдалы дип исәплибез дигән фикерне җиткерде.

Чарада катнашучылар өчен 4 «а» һәм 4 «б» сыйныф укучылары, Гөлфия Хафиз кызы җитәкчелегендә, концерт әзерләгән иде. Бу көнне яңгыраган җыр һәм шигырьләр килгән кунакларга багышланды.

Аннары ветераннар каршында филология һәм тарих фәннәре бүлегенең 5 нче курс талибәсе Энҗе Мусина чыгыш ясады. Ул үзенең «Ана теле-2023» конкурсында катнашуы һәм беренче урынны алуы турында сөйләде (җитәкчеләре Фәридә Габидуллина һәм Гөлфия Сәхәбиева), мондый бәйгеләрнең яшь укытучыны һөнәри яктан үстерүдә әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. 

— Бер яктан тәҗрибә, икенче яктан — үз көчеңне сынап карау да бу, — ди Энҗе. Ветеран укытучыларга ул шулай ук үзеннән бик матур шигырь дә укыды.

Университет мәктәбендә бер генә ел эшләвемә карамастан, мин дә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив чаралар куллану» темасына чыгыш ясадым, чөнки замана укучысы дәрескә яңа таләпләр белән килә, һәм дәрестә компьютер технологияләрен куллану әһәмиятле урын алып тора. Интерактив чаралар кулланып үткәрелгән дәрес укучылар өчен кызыклы да, файдалы да дип саныйм.

Очрашу азагында өлкән мөгаллимнәребез Флера Мәксүм кызы Сәхәбиевага, Тәслимә Рәхимҗан кызы Трофимовага, Сәгыйрә Иршат кызы Хәйруллинага, Сәрия Мулланур кызы Даниловага сүз бирелде. Бүгенге укыту мөмкинлекләрен күреп, алар сөенеп туя алмады. Акбур һәм гади такта, китап белән генә эш итү кысаларыннан чыккан дәресләрне могҗизага тиңләделәр. Остазларыбыз яшь укытучыларга үз һөнәрләренә тугры булуларын, укучылар белән эшләүдән тәм табып яшәүләрен теләде.

Төрле буын кешеләре белән очрашу — ул һәрвакыт тәҗрибә уртаклашу, белем алу. Алар нәтиҗәсез калмый. 

Резеда НУРИЕВА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ФОТО: Шәхси архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев