Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алтын медаль алдым кулга

Алабуга мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары алтын һәм көмеш медальләр алды.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, тантанага чакырылган егет һәм кызларны мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлап, аларга Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырды. Балаларының уңышларына чиксез куанган ата-аналар да, укучылар үзләре дә җавапсыз калмады. 2 нче урта мәктәпне тәмамлаган, "Заман лидеры мәктәбе" тыңлаучысы Наталья Булдакова, әти-әниләр исеменнән Хәлимә Гарданова укытучыларга, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шушы ук көнне олимпиадаларда җиңгән укучыларга район башлыгы стипендияләре тапшырылды. Аннан соң традиция буенча ике суворовчы алтын медаль ияләре исемнәре язылган һәм рәсемнәре урнаштырылган Мактау китабын алып чыкты: быел исемлектә 17 кеше - 1 егет һәм 16 кыз.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, балалар бакчасында тәрбияләнеп, быел беренче сыйныфка барачак балалар өлкән дусларының җиңел булмаган тормыш эпизодларын - БДИга әзерләнү-дулкынлануларын шигырь юлларына салып, аларга изге теләкләрен җиткерде. Ниһаять, кечкенә кулларда соңгы кыңгырау тавышы яңгырады.

Зур бүләккә ия булган кичәге укучыларны котлап, бию группалары чыгыш ясады. Аннан соң тантана ияләре һавага төсле шарлар белән бергә күгәрченнәр очырды. Хәерле юл сезгә!

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев