Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Балалар бакчасында лэпбуклар куллану

34нче “Салават күпере” балалар бакчасында Татарстан республикасының 100 еллык юбилеена әзерлек кысаларында төрле чаралар уздырылды.

Бакчабызның җитәкчеләреннән башлап, педагоглар, төрле профильле хезмәткәрләргә кадәр — берсе дә читтә калмады. Чараларның төрле яклы булуы, аларны әзерләүдә тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның әти-әниләренең актив катнашуы бик тә сөенечле хәл булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенең әти-әниләр белән берлектә эшләве — ФДББ таләпләренә туры килүче тәрбия һәм белем бирүдә уңышлы адымнарның нигезе булган төп факторларның берсе. Республикабызның юбилеена әзерләгән иң уңышлы, горурланырлык эшебез — Татарстан шәһәрләренә багышланган 10 лэпбук. Алар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Менделеевск һәм, билгеле инде, үзебез яраткан Алабуганың тарихи һәм заманча вариантлары булды. Тышлыгы Татарстан флагы төсендә, һәр шәһәрнең гербы, картасы — үз символикасы. Шулай ук шәһәрләрнең данлыклы шәхесләре, тарихи музейлары, истәлекле урыннары, халкы ял итәргә яраткан һәм кунакларга күрсәтеп горурлана торган урыннары тасвирланган фотосурәтләр белән тулыландырылды. Лэпбуклар гади сурәтле альбомнар гына түгел, ә иң мөһиме — балаларга аңлаешлы, зәвык белән, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән дидактик уеннар — методик әсбапның нигезен тәшкил итеп тора.
Анда Татарстан шәһәрләре турында шигырьләр, табышмаклар, сүзле уеннар кертелгән. Сөйләм үсеше, матур әдәбият жанрларын өйрәнү өчен бик кулай. «Һөнәрләр», «Рәсемне төзе», «Кайсы артык?» дидактик уеннары билгеле бер шәһәргә генә хас урыннарга багышланган. Мәсәлән, Яр Чаллы турындагы лэпбукта КамАЗ предприятиесе, «Чәчәкләр бәйрәме», дельфинарий; Чаллыны бөтен илгә таныткан, "Ралли Дакар«да чемпионлыкны тоткан «КамАЗ-мастер» командасы.
Безнең коллектив гыйнвар аенда бакчада узган семинар-практикумда лэпбукларны шәһәребез һәм башка регион педагогларына да тәкъдим иткән иде — бик уңай бәяләмәләргә ирештек. Әлеге лэпбуклар әзерләрлек коллективта мәктәпкәчә педагогик эшчәнлек тирәнтен, уңышлы куелган; тәрбия һәм белем бирү чаралары төрле яклы, ФДББ таләпләре кысаларына бәйләп, яңа методик алымнар кулланып алып барыла. 
Бакчабыз уңайлы, заманча әсбаплар һәм җиһазлар белән баетылган, үстерешле әйләнә-тирә булдырылган. Музеебыз, кышкы бакча, спорт залы, бассейн, музыка залы, психолог һәм логопедлар кабинетлары эшли. Тәмле ашлар пешерүче поварлары, балаларны ялт итеп торган бүлмәләрдә каршы алучы тәрбияче ярдәмчеләре һәм башка бик күп төрле хезмәткәрләре, ә иң мөһиме — барлык проблемаларны чишәргә әзер торучы җитәкчеләре, сәламәтлек саклаучы шәфкать туташлары һәм иртәдән кичкә кадәр якты йөз белән каршы алучы тәрбиячеләре булган бакчабыз белән горурланабыз. «Салават күпере» балалар бакчасы, барлык төсләре белән балкып, кунакларга ачык йөз күрсәтеп, тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзер тора.
Зәрия ҖИҺАНГИРОВА, 34нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев