Балаларны аңлый торган йөрәк кирәк
2000 ел — гасыр алмашынган вакыт. Яшәешнең яхшы якка үзгәрүен көткән чор. Нәкъ шул елда 3нче урта мәктәпкә яшь белгеч — Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган Гүзәл Шәйдуллина килде.
90нчы елларда урта мәктәптә укучыларның белемгә карата кызыксынулары кимеде, шуңа күрә дә 2000 ел башында Россия Хөкүмәте мәгарифне үстерүгә чыгымнарны акрынлап арттырырга булды. Башта мәгълүматлаштыру программасы эшләнде. Мәгарифне экспериментлар юлы белән заманчалаштырырга ниятләделәр. 2003 елда Бердәм дәүләт имтиханнары илнең 47 төбәгендә кертелгән иде инде. 2009 елдан башлап, чыгарылыш укучыларының барысы да БДИ үтә башлады. Дәүләт тарафыннан куелган бурычларны үтәр өчен, укытучылар эшчәнлеген үзгәртергә кирәк, эш бит көттерми.
Александр Епанешников исемендәге 3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары милли тәрбия бирүне алга куеп, халык йолалары, гореф-гадәтләре нигезендә сыйныфтан тыш чаралар, бәйрәмнәр үткәрергә тырышып йөри. Коллективка килгән яшь укытучылар безнең эшне тагын да җанландырып җибәрде. Гүзәл Хәтмулла кызының җыйнак, җаваплы булуына шунда ук игътибар иттек. Дәрес планнарын күргәч, гаҗәпләнүем хәтердә. Ул институт бетереп әллә ничә ел эшләгән кеше кебек төзи иде аларны. Гүзәл бик кешелекле, ярдәмчел, иң мөһиме — үз һөнәре ошый аңа, балаларны да ярата. Коллективка шундый кыз килгәнгә, без бик сөендек. Ул 1981 елның 27 мартында Татарстанның Минзәлә районы Рус Каран авылында туган. Тугыз сыйныф укыгач, район үзәгендәге педагогия көллиятенә укырга кергән.
Югары белем алуны да онытмады Гүзәл, 2006 елда Алабуга педагогия университетын (хәзер КФУның Алабуга институты) читтән торып тәмамлады. Мәгариф идарәсе, Алабуга хакимияте башлыгы, АМР мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы Советы тарафыннан тапшырылган Мактау грамоталары, АМР башкарма комитетының, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының рәхмәт хатлары укытучы эшчәнлегенең дәүләт дәрәҗәсендә бәяләнүен күрсәтә. 2017 елдан ул мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләп килде. 2020 елда АМР буенча туган телдә дәрес эшләнмәләре әзерләү буенча эш группасына кертелде. Аннан соңгы ике елда шәһәр-районның Мәгариф идарәсе татар теле һәм әдәбиятыннан укучылар өчен оештырган «Эзләнү һәм иҗат» дип аталган фәнни-гамәли конференциясендәге комиссия эшендә катнашты.
Башка укытучылар кебек үк, Гүзәл Шәйдуллина да ачык чаралар, дәресләр үткәрә. Мәсәлән, соңгы еллардагыларны искә алсак, 2020 елда Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге XVI республика педагогика укуларында «Татар мәгърифәтчеләре әсәрләренең тарихи аспекты» темасы буенча осталык дәресе күрсәтте. 2021 елда үзе эшләгән мәктәптә өченче сыйныфлылар белән «Күңелле татар теле» ачык чара оештырды.
Фәнни эшләр белән конференциядә катнашу да укытучының тырышлыгын күрсәтеп тора. Гүзәл Хәтмулла кызы 2021 елда 6нчы мәктәптә республика күләмендә узган "Тукай укулары«нда сәләтле балалар белән эшләүдә заманча ысуллар турында сөйләгән булса, 2022 елда Казанның 103 санлы мәктәбендә «Мин тормышка гашыйк» дип исемләнгән конференция кысаларындагы чыгышы «Көнләшерлек итеп яшәп кал» дип атала. Билгеле булганча, шәһәребездә «Алабуга Парнасы» дигән конференция ел саен үтә. Анда Гүзәл Хәтмулла кызы үзе дә, укучылары да үз шигырьләрен тәкъдим итә. Ләйлә Галимова 2022 елда бу бәйгедә 2 урын, Галимова Фирүзә 3 урын алды. Ләйлә Галимова «Сөйлим әле туган телемдә» республика конференциясендә лауреат булды, Азалия Хаҗиева ачык республика конкурсында җиңүче булган. Шул рәвешле, ул укыткан балалар да төбәк күләмендә генә түгел, республика дәрәҗәсендәге чараларда уңышка ирешә.
— Былтыр Кукмарада «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип аталган конференция узды, — ди Гүзәл Шәйдуллина. — Бөтенроссия күләмендә җиңү яулаган укучыларым да бар. «Каурый каләм» иҗат конкурсында 2 урын алдык. 2022 елда «Мин яратам сине, Татарстан» бәйгесендә һәм IX Халыкара бәйсез әдәби премия конкурсында җиңдек.
Былтыр «Яшь каләмче» төбәк әдәби конкурсында приз яулаганнар, быел исә Һади Атласи төбәк укуларында призер булып, диплом алганнар.
Язма героебыз белән әңгәмә
— Ни өчен шушы һөнәрне сайлаган икән Гүзәл Хәтмулла кызы?
— Бу һөнәргә мәхәббәт миңа балачактан килә торгандыр. Иптәш кызларым белән җыелып уйнаганда, мин һәрвакыт укытучы ролендә идем. Артист булу теләгем дә көчле булды. Казан шәһәренә ара ераклыгын сәбәп итеп, әти-әнием җибәрмәде, ләкин мин үкенмим. Укытучы — ул артист та, кирәк чакта, журналист та.
— «Кирәк икән, шагыйрә дә», — дип өстәр идем. Иҗат белән мавыгу каян килә?
— Шигырь язуга һәвәслегем, бәлки, әниемнән күчкәндер. Ул үзе өчен генә язган, туган ягының матурлыгы, гөлҗимешле болыннары турында шигырьләрен безгә укый иде. Бәйрәмнәрдә аның чын күңелдән иҗат иткән шигырьләрен тыңлап соклана идек. Мин дә беренче шигъри юлларымны туган ягыма, әти-әниемә багышладым. Кызларым Лиана белән Алинә дә, илһам килгәндә, шигырь язалар.
— Мәктәп укучыларында андый сәләт бармы соң?
— Әйе, мин андый балалар белән аерым шөгыльләнәм. Киңәшләр бирәм, җирле шагыйрәләр иҗаты белән таныштырам. Туган җиребез, тирә-як мохит турында төрле фәнни эшләр язабыз, конкурсларда катнашабыз.
— Студент чаклар сагындырамы, Гүзәл?
— Мин Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаганыма да бик бәхетле, чөнки ныклы һөнәри белем биргән уку йорты ул, моны горурланып әйтерлек. Анда укыганда остазларым биргән киңәшләрне мин бүген дә үз эшемдә бик уңышлы кулланам.
Хәзер инде Гүзәл Хәтмулловна үзе остазлык серләренә төшенгән мөгаллим. Укучылар күңеленә үтеп керерлек сүзләр таба белер өчен институт дипломы да, эш еллары да җитми, балаларны аңлый торган йөрәк кирәк. Шәһәребездә әнә шундый укытучылар бар, Гүзәл Шәйдуллина кебек.
ФОТО: Шәхси архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев