Балаларыбыз бездән акыллырак булсын
Дүшәмбедә шәһәрнең 35 нче "Ләйсән" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениеләре педагоглары өчен "Татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәтү аркылы мәктәпкәчә яшьтәге мәктәп балаларының сөйләм үстерү күнекмәләрен формалаштыру" темасына төбәк семинар-практикумы булды.
Семинар башланыр алдыннан кунаклар тәрбиячеләрнең темага кагылышлы эшләнмәләре, проектлары күргәзмәсен карады.
Балаларның музыкаль сәламеннән соң, бакча мөдире Гүзәл Салихова семинар эшен ачык дип белдерде. Чараның гамәли өлешендә ачык чаралар үткәрелде. Өлкәннәр төркемендә кунаклар инглиз йоласы "Хэллоуин" үткәрү күренешен карады. Мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүчеләр сөйләм үстерү һәм музыка буенча "Төрле төсләрдәге көз" дигән интеграцияле шөгыль күрсәтте. Левитан портретлары буенча көз билгеләрен тасвирлап, балалар музыкаль әсәрләр тыңлады, яңгыраган көйнең төсмерләрен ачыклады. Татарча сөйләм үрнәкләрен дә күрергә мөмкин булды. Шулай тел күнекмәләрен ныгыту һәм музыкаль зәвык тәрбияләү аша балаларда туган як табигатенә мәхәббәт хисләре формалаштырыла, аларның сурәтләү осталыгы, күзаллавы үстерелә. Уртанчылар төркеме Муса Җәлилнең "Әтәч" шигырен ятлауда рольле уен кулланды. 2 нче нәниләр төркемендә сөйләм үстерү буенча "Әбигә кунакка" темасына шөгыль физик тәрбия элементлары белән барды.
Семинарның икенче өлешендә тема буенча чыгышлар тыңланды. Гүзәл Салихова инглиз төркеме белән эшнең күрсәткечләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бакчада барлыгы 312 бала тәрбияләнә, алар белән 28 тәрбияче эшли.
- Бакчада 2 татар теле бүлмәсе тулысынча җиһазландырылган. Инглиз төркеме бездә район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы белән ачылды. Балаларны чит телгә өйрәтү минималь тел берәмлекләреннән башлана, аннан соңгы этапта грамматик нигезләр буенча күнекмәләр бирелә. Мәктәпкә барганда, безнең балалар инглиз теленнән дә шактый әзерлекле булып бара, - диде ул.
4-5 яшьлек балалар белән чит телгә өйрәтү эшчәнлеген оештыруда сәхнәләштерү элементларыннан уңышлы файдаланалар. Бакчаның татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Гөлнара Сәлимова карашынча, телне үзләштерү - ул мәдәниятны өйрәнү.
- Тел өйрәнүдә иң көчле инструмент - мирасны барлау. Безгә уен алымнарын куллану бик булыша. Балаларга театральләштерелгән күнегүләр ошый. Рольле уеннар өчен лексика сайлыйбыз, өйрәнгән сүзләрне кулланып, алар әңгәмәдә катнаша, предметларны сурәтли, таныш әкиятне сөйләп бирә.
Татар телен өйрәтүдә тәрбиячеләр Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны да файдалана.
Тукай иҗаты - халык мирасының бәя биреп бетергесез мөһим өлеше ул, без аның әкиятләрен укып үссәк, хәзерге балалар аның шигырьләренә нигезләнгән экран әсәрләрен яратып карый. Бакчада баланы чолгап алган әйберләр дә тел мохитына туры килергә тиеш, дип саныйлар биредә, шуңа күрә телләр өйрәтү өчен уңай шартлар тудырыла. Розалия Нуретдинова уртанчылар төркемендә эшли. Ул чыгышында үз тәҗрибәсеннән бала сөйләменең төзек, чиста булуына йогынты ясаучы сулау күнегүләре, логоритмик уеннар, бармак уеннары кебек ысуллар турында сөйләде.
- Балаларыгызны яратыгыз, шул чагында алар акыллы һәм мәрхәмәтле булачак, - дип тәмамлады ул сүзен.
Менделеевск шәһәренең 18 нче "Сандугач" балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшләүче Галина Брендина рус телендә саннарны исем сүз төркемнәре белән яраклаштыруга өйрәтү технологиясе буенча тәҗрибә уртаклашты. "Зоопаркта", "Айболит кемгә булыша?", "Меню" һәм башка шундый уеннарны мисалга китереп, саннарны дөрес кулланырга өйрәтүдә проблемалар турында сөйләде. Мәсәлән, татар балаларына рус телендә исемнәрдәге род категориясен куллануны үзләштерү кыен булганлыктан, саннарны исем белән дөрес яраклаштырырга өйрәтүдә эзлеклелек саклау мөһим.
Өлкән тәрбияче Эльвира Абрамова, физик тәрбия буенча инструктор Эльфрида Ирбугаева һәм тәрбияче Надежда Коновалова Менделеевскиның 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында эшли. Бу мәктәпкәчә учреждение телләр өйрәтүдә инновацияләрдән уңышлы файдалана. Надежда Коновалова эшчәнлеген һәр көнгә төзелгән циклограмма буенча оештыруы турында сөйләде. Эльфрида Ирбугаева федераль дәүләт стандартлары кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү технологиясен гамәлгә кертү тәҗрибәсе буенча мастер-класс күрсәтте.
35 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе Валентина Вержакова логопед буларак, интеллектуаль карта, дидактик синквейн (эзлекле рәвештә бәйләнешле сөйләм төзү), ТРИЗ-технологияләр (күзаллауны үстерүче уен ысуллары), мнемотехника (мәгълүматны истә калдыруның махсус ысулы), лэпбук (тематик интерактив папка), коллаж элементларыннан мисаллар күрсәтеп, "Сөйләм кимчелекләре булган балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр" темасына чыгыш ясады.
Гөлнур Җиһаншина "Ләйсән" балалар бакчасында психолог булып эшли. Семинарда катнашучыларга ул кинезиалогия теориясе һәм практикасы буенча баш мие үсешен тәэмин итүче күнегүләр турында сөйләп кенә калмады, аларны залдагылар белән эшләп тә күрсәтте.
Чара ахырында куелган "Дуслык мәктәбе" әкиятенең сәхнәләштерелгән тамашасы "Ләйсән" балалар бакчасында өч телнең дә үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтүче дәлил булды. Бу эшнең авторлары - Миләүшә Йосыпова һәм Гөлнур Җиһаншина. 24 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Регина Галиуллина, татар теленә өйрәтү тәрбиячеләре Айгөл Исмәгыйлова, Кадрия Фазлыева сәхнәләштерүдә катнашып, тәрбиячеләрнең нинди күпкырлы сәләткә ия шәхес булуларын тагын бер кат исбатлады.
- Ачык шөгыль барышында балаларның күзләре ялтырап торды, - диде тәрбиячеләр фикер алышу вакытында.
16 нчы балалар бакчасы мөдире Гөлнара Рогова әйтүенчә, семинар чараларына тел-теш тидерерлек түгел, күрше Менделеевск шәһәре тәрбиячеләре дә үз тәҗрибәләрен күрсәтүдә бик актив.
- Балаларыбыз бездән яхшырак сөйләшәчәк, - диде Эльвира Фәрит кызы.
Семинарга килгән мөгаллимнәр, методистлар, үзләре өчен бу чарада яңалык алулары, тәрбиячеләргә алда куллану өчен бай мәгълүмат бирелүен белдереп, семинарны оештыручыларга ихластан рәхмәт әйтте. Бакча мөдиренең дә, тәҗрибәле өлкән тәрбияче Рәмилә Салихованың да тырыш хезмәте күренеп тора.
- Тәрбиячеләр бер-берсеннән калышмый, без һәрвакыт шушындый гамәли чаралар вакытында үз эшебезне күрсәтеп, фикер алышабыз. Шәһәрләр арасында хезмәттәшлек элемтәләре ныгый. Бу юлы Менделеевск мөгаллимнәре кызыклы эш үрнәкләре белән килгән. Кемнеңдер уңай яклары күп, кемнеңдер эшендә кимчелек тә табарга була, әмма тәрбиячеләр тырыша, чөнки балалар безгә карый һәм бу турыда беркайчан да онытырга ярамый, -диде Алма Нурхан кызы, семинар-практикум эшенә йомгак ясап.
Шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларыбызның киләчәген кайгыртып, заман таләпләре кушканча, аларны дәүләт телләрендә аралашырга өйрәтеп һәм, моннан тыш, бер чит телне өйрәнүгә нигез салучы тәрбиячеләргә, мөгаллимнәргә иҗади хезмәт уңышлары юлдаш булсын.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев