Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Без “Күңелле татар теле”н өйрәнәбез

16 май көнне Алабуганың 9 нчы мәктәбендә "Системалы эшчәнлекле якын килү нигезендә рус телле балаларга татар теле укыту" темасына төбәкара семинар үтте.

Семинар эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Р.Зиннәтуллин, педагогия фәннәре кандидаты, рус телендә белем алучы укучылар өчен дәреслекләр авторы Р.Хәйдәрова, "Татармультфильм"ның баш белгече М.Бәшәров, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Менделеевск муниципаль районнарының милли мәгариф буенча баш белгечләре, директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре катнашты.

2011-2012 уку елында Республика буенча ике мәктәптә: Казан шәһәренең 39 нчы, Алабуганың 9 нчы урта мәктәбенең ике 1 нче классында татар теле "Күңелле татар теле" укыту-методик комплектына (УМК) нигезләнеп алып барылды. Әлеге комплектка: дәреслек, укытучылар өчен методик кулланма, календарь-тематик план, әти-әниләр өчен ярдәмлек һәм эш дәфтәре керә. Роза Хәйдәрова укытучыларга барысы турында да җентекләп сөйләде, киңәшләрен бирде, семинарның темасы буенча чыгыш ясады.

Регионара семинарда катнашучылар "Без урманга барабыз" темасына ике ачык дәрес карады (укытучылар Х.Гарданова һәм Г.Нуркаева). Бу дәресләрне интерактив тактадан башка күз алдына да китереп булмый, чөнки рәсемнәр телгә килеп укучылар белән татар телендә сөйләшәләр, уеннар уйныйлар, дөрес күрсәтсәң генә хәрәкәтләнәләр. Дөрес булмаса, уйнамыйлар да әле. Укучы үзен-үзе тикшерә, хатасын таба, сорауларга җавап бирә. Җыентыкта бирелгән татарча мультфильмнар балаларны иҗади фикерләргә өйрәтә. Габдулла Тукай шигырьләренә эшләнгән мультфильмнар кечкенәләр өчен генә түгел олылар өчен дә кызыклы, мәгънәле, матур.

"Минем беләсем килә" темасына дәрес-сәяхәт вакытында укучылар самолетка утырып очтылар, поездда бардылар, җәяүләп тә атладылар - төрле рольләргә кереп үзләренең татар телендә сөйләшә белүләрен күрсәттеләр. Урманга барып җиткәч Шүрәлене сыйпап карадылар, аңа шигырь сөйләп күрсәттеләр. Ә менә Шүрәле Былтырдан бик курка икән. Балалар арасында Былтыр булмаганга гына уйнарга риза булды, рәхәтләнеп татарча сөйләште.

Күрше районнардан килгән укытучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алуларын, "Күңелле татар теле" укыту-методик комплектын кулланып эшләргә теләкләре барлыгын белдерде.

Раиф Зиннәтуллин семинар эшенә югары бәя бирде: экспериментта катнашкан укытучыларга (Г.Ибраһимова, Х.Гарданова, Г.Нуркаева) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, семинарда катнашучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде, укытучыларга алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.

Гөлфия Ибраһимова,

мәгълүмати-методик үзәк белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев