Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Без ким түгел җирдә беркемнән

"Сукыр тычкан юлга чыкса, метр ярым кар ява", - ди халык. Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарына чыгып китәсе иртә мине җил улавы белән, тәрәзәгә уч-уч кар бәрүе белән каршы алды.

Урамга күз ташладым да, пальто, тун якаларын күтәргән кешеләрнең котырынган давыл белән көрәшүләрен күреп: "Идрит-тидрить, ник кирәк булды, каян килеп тапты бу Сабиров мине" дип уйланып, теләр-теләмәс җыена башладым.
Машинаны кабызып олы юлга чыккач, салон җылынгач, күңел ачылып китте тагын. Ярар, бер йөреп, дөнья күреп кайту мишәйт итмәс, аннан, Сабиров та бит, Илшат Тәлгать улы, әйбәт егет, үзе өчен түгел, институт өчен тырыша. Профориентация эше белән бер үзе генә чабып, бөтен җиргә дә өлгерә алмый бит инде...
Зәй шәһәренә җитәрәк ирле-хатынлы керәшен татарларын утырттым. Тегене-моны сөйләшеп барганда, мин Зәйдән Әлмәткә чыгып китүче юлны сорадым. Икәүләп шаккаттылар. Аңлый алмыйлар - ничек инде, Әлмәт юлын белмисеңмени? Алар өчен Зәй төбәген, аның юлларын белмәгән кеше - йомшак кына итеп әйткәндә - сәер. Мин дә, үзем өчен үзем оялдым, ходай кушса, исән-сау кайтып җитсәм, бу якларны бик ныклап өйрәнәчәкмен, җитәр надан булып йөрергә.
Акташ кырыенда уңга борылуым булды, телефон шалтырый. Факультет деканы Альберт Зөфәр улының номерын күрүгә "хәерлегә булсын" дип уйлап куйган идем, бик үк хәерле булмады.
- Син кайда? - монысы "Исәнме-саумы" урынына.
- Менә, Акташтан борылдым.
- Кайт, монда Казаннан документ килгән, дүшәмбегә әзерләп җибәрергә кирәк. Анда...
Ул сөйли тора, мин уйлыйм: тәк, иртәгә пәнҗешәмбе, әле җомга бар. Документ, документ... Айгөл инде бу мәсьәләне яхшы белүче. Нурисә дә кафедра эшләрен яхшы аңлый... Бер паузадан файдаланып, деканны бүлдерәм:
- Альберт, тукта әле, буран ярып йөз чакрым үттем бит инде...
- Аны, вообще то син, кафедра мөдире эшләргә тиеш, - Зөфәр улының тавышларында үртәлү ноталары сизелә. Каян килә бу кайнар канлылык? Әтиеннән, мөгаен. Күренекле язучы, көрәшче Гаяз Исхакый авылы Яуширмәдән бит аның әтисе.
- Иртәгә Айгөл белән Нурисә кирәкле кәгазьләрне тутырачаклар.
- Дәресләре бармы, киләме соң алар?
- Килә, килә, эшләп бетерәсе эшләре бар.
Шайтан алгыры, әле белешмәгән, шалтыратмаган, кеше өчен вәгъдә биреп ташладым. Дөрес, баш тартмаячак, киләчәк Айгөл Хәбибҗан кызы, эшен дә тиешле дәрәҗәдә башкарачак. Шулай да эчкә корт керде: таләпләргә туры китерә алырлармы, хата ясамаслармы? Нәрсә ди әле - эшләгән эшең сыйфатлы булсын дисәң, үзең башкар, диме.
Ә буран һаман котыра. Күз күреме начар, юлларга кар салган. Директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Муллакаев бик җәлләп кенә биргән бензины яна, каһәр суккыры, яна...
Беренче тукталыш - Иске Кади авылы. Монда минем университет буенча тәриктәшем Мортазин Марсель яши. Мәктәптә балалар укыта. Хатыны Гөлнара да шул ук мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы. Студент вакытлардан ук эчкерсез, шаулап яшәүче, тыштан тупасрак күренсә дә искиткеч самими күңелле Марсельне еллар һич үзгәртә алмый. Балалары да үзенә охшаган, мәктәптә безне күреп, кызы Гөлсирин йөгереп килде дә, бармагы белән миңа төртеп, әтисеннән сорап куйды: "Әти, бу безнең туганмы?"
Минем туганлык җепләрен тикшереп торырга вакытым юк, Марсельне әйдәклим, ашыктырам. Тизрәк Аксубай районы авылларында мәктәпләрне йөреп кайтырга кирәк.
Кичкә таба, Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Яңа Кади авылының унберенче класс укучылары белән очрашып, аларга Алабуга институты турында сөйли-сөйли арып, өйгә кайтып керүгә, безне мул табын көтә иде. Марсельнең икенче тормышы әле башлана гына - мал карарга чыгып йөгерде. Башлангычта гына укучы Гөлсирин, Дамир белән өйдә калдым. Зур кызлары Гөлчәчәк зал ягында дәрес карый. Башта шикләнебрәк торган балалар шактый кыюландылар, мендәр атыша, караваттан идәнгә сикерә башладылар. Караватта мин ятам, миңа игътибар юк, өстән генә чабалар. Әзрәк тынычланмаслармы дип, кухняга бер чыкканда песине тотып алып кердем. Песи мондагы тәртипләрне белә ахры, идәнгә куюга ялт диван астына. Дамир - аның артыннан. Үкчәләре генә күренеп тора. Бераздан Дамир арты белән шуышып чыга башлады. Менә җилкәләре, башы, аннан песи койрыгын тоткан кулы, койрыгыннан арты белән сөйрәлеп чыгучы песи - Барсик күренде. Барсик без түгел - арты белән йөрергә теләми, әмма язмышына күнәргә мәҗбүр.
Яңа Чишмә, Чирмешән районнары укучылары белән дә очраштым. Бик төзек, күркәм авыллар. Һәркайда хәер-хаһлы мөнәсәбәт, укытучылар арасында Алабугада студент булганнар да очрый. Кафедра укытучыларына сәламнәр әйтәләр, сораштыралар - күзләрендә моң. Мин алар өчен яшьлекләре калган уку йорты вәкиле.
Һәр авылда укучылар аңына бер нәрсәне җиткерергә тырышам - бәхетне читтән эзләмәгез! Безнең институтта барлык мөмкинлекләр тудырылган: тулай торак, ашханә, яхшы әзерлекле укытучылар, йөрергә дә якын, федераль университет дипломы бирелә... Беләм, кайткач Альберт Зөфәр улы сораячак, "ничә кеше килә?" Соң каян белим инде мин ул баланың башында ниләр барын! Икенчедән, өйгә кайтып киңәшмичә, ул әле хәзер үк китереп бер сүз дә әйтә алмый. Яшь кеше бит максималист була, ул үзен хыялда Мәскәүдә, Петербургта күрә. Йөрәктә дәрт, беләктә көч уйный, кан кайный, күңел очына. Мондый вакытта реаль мөмкинлекләрнең чикләре зур күренә, чит җирләрдән урап, әллә кемнәр булып, кеше булып, юк, Зур кеше булып кайтып төшәсе килә. Ә Алабуга, Казан, Чаллы - болар инде күрелгән җирләр. Анда әллә ни юк. Анда апа белән җизни яши, әтинең абыйсы да заводта эшли... Ул әле бит мегаполисларның аны савым сыер буларак кына көткәнен, ялтыравык неон утларына төренгән матур тормыш түгел, ә кырыс, күп очракта явыз законнарга нигезләнгән дөнья идарә иткәнен белми.
Ике көн йөрдем бу якларда, ике көн буран котырды. Бензин чекларын күргәч Муллакаев тотлыга ук башлады. Абитуриент килмәсә, студент булмаса, институт та, замнар, комнар да кирәкми, югыйсә, юк, бензин кадерлерәк.
Икенче сәяхәтем Актаныш районына булды. Ну монда рәхәт чиктем! Юк, барысы да гадәттәгечә - юлга чыккан көнне буран котырды, юеш кар юлларны сырган, машинаның йөрешен авырлаштыра, бензин дигән зәхмәт күз алдында кими. Ләкин мәктәпкә - Актанышның үзендәге, район үзәгендәге мәктәпкә! - килеп кергәч, җан рәхәт чигә, күңел сөенә, чөнки монда барысы да татарча, бары тик татарча гына сөйләшә. Һәм саф татарча, Чаллы мәктәпләрендәге татар теле укытучыларыныкы кебек, телләре рус сүзләре белән чуарланмаган. Урамда - туган телем аһәңе, кибеттә - татарым, мәдәният йортында - үзебезчә, хәтта сыраханәдән дә, рәхәт итеп татарча сүгенгәннәре ишетелә.
Тагын шунысы рәхәт - һәр мәктәптә элек мин укыткан студентлар эшли. Димәк, Актаныштан татар филологиясенә укырга күп киләләр. Укыталар, яшәвен дә начар яшәмиләр - монысы татар теле белән ерак китеп булмый, диючеләр колагына.
Безнең халык амбицияле бит ул. Борын төбендәге уңай сыйфатларга, матурлыкка исе китми аның. Ык буйларына соклана белми, бир син аңа Төркиянең Әдрән диңгезен. Татар филологиясе дигән сүз артык гади, кечкенә күренә, бир син аңа, әйтик, "Институт массовых коммуникаций и социальных наук" дигән сүзне. Нәрсә ул коммуникация, социаль фәннәр нәрсә өйрәнә? - ул аны аңлап бетерми, тик матур, хәтәр яңгырый. Бәлки бу гомергә тырышып яшәп тә, ирешә алмаган дәүләтчелек омтылышының дөньяга ашмавыннан киләдер. Чөнки безнең менталитет шундый - сүз сөйләргә карый, күбрәк эшләргә тырышу, җитәкчеләр алдына сикереп чыкмаска тырышу, эшләнгән эшне дә күрсәтә белмәү. Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар, киңәшмәләрдә рус хатын-кыз иптәшләр юк кына фикерне әллә нинди ят сүзләр белән матур формага төреп җиткерә беләләр. Алар шәп, алар текә. Мин дә нәкъ шуны уйлап, аңлап утырам, югыйсә, инде ничегрәк тормышка ашырырга икәнен дә чамалыйм, әмма әлеге ханым өлгерде, директор күрде, эләктереп алды. Шайтан алгыры, коммуникация һәм социаль технологияләр институтында укыган булсам, мин дә шулай оста, акыллы булыр идем. Ярар, үземнән булмады, малайны шунда укытырмын, ул хәтәр сөйләр, бөтенесен шаккаттырыр.
Әмма, юк. Мин икенче әйберне дә беләм. Малайның характер минеке, тәрбия - татарныкы. Әллә нинди институтлар бетерсен, ул да нәкъ бу, татарлар кебек - башта эш, аннан сүз, дип яшәячәк. Киңәшмәләрдә ул да чәчрәп чыкмаячак, чөнки аны өйдә "тавышланма", "аягыңны болгама, врач абый ачулана" дип үстерәбез. Шундагы бер чибәр марҗа сикереп торып тәти һәм чит сүзләр кулланып сөйләячәк, күз угына эләгәчәк.
Районнарда, авылларда йөргәндә, басынкы гына утырган укучыларга факультет, аның тормышы турында сөйләгәндә мин шуларны уйладым. Тыштагы кар катыш яңгыр белән минем күңелдә дә сораулар бураны уйнады - кайчан үзеңә бәяне аңлый башларсың син, татар, кайчан аңларсың син, без ким түгел җирдә һичкемнән!

Гомәр ДАУТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев