Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Безнең мәктәптән дә яхшырагы юк

Иртәгә унберенче сыйныфны тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары чыгарылыш кичәләрендә бәйрәм итәчәк.

Андый тантаналы, шул ук вакытта сагышлы-шатлыклы вакыйгалар, кагыйдә буларак, хәтердә мәңгегә кала. Ә бүгенге бәйрәм балаларыбыз өчен уңышлы, шатлыклы, тормыш-көнкүрешнең яңа, әле таныш булмаган баскычына күчүдә таяныч булсын.

Кайбер укучылар өчен бәйрәм аеруча шатлыклы булачак. Шәһәр мәдәният сараенда 14 сәгатьтә 35 чыгарылыш сыйныф укучысына алтын һәм көмеш медаль тапшыру тантанасы башлана. Әлеге балалар урта белем турында таныклык белән бергә медаль һәм Алабуга шәһәр-район башлыгының махсус бүләкләрен алачак, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Көн геройларын район җитәкчеләре, педагоглар, әти-әниләр һәм, әлбәттә, бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары - булачак укучылар котлаячак, алар өлкән дусларына традицион бәйрәм бүләге әзерләде.

Моннан тыш, бәйрәмдә "Уку-тикшеренү эшчәнлеге һәм фәнни-техник иҗат" номинациясендә җиңгән 18 укучыга район башлыгы Геннадий Емельянов стипендияләре тапшырылачак. Алар республика этабында җиңүчеләр - 10нчы мәктәптән Резеда Әхтәмова; шул ук мәктәптән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе Айгөл Кавиева; 9 нчы мәктәп укучылары Игорь Першин һәм Илья Егоров; шулай ук республика олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре (14 укучы). Якындагы көннәрдә региональ фәнни-практик конференцияләрдә җиңүчеләргә (5 укучы), муниципаль олимпиадаларда җиңү яулаган 14 укучыга стипендияләр тапшырылачак. Стипендиянең тулаем күләме 137700 сум тәшкил итә.

Бәйрәм алдыннан район мәгариф идарәсендә алтын медаль ияләре белән җыелып, "Алабуга муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең алтын фонды" китабына кертү өчен фоторәсемгә төштек.

Аралашу, әңгәмә барышында без аларның хезмәт сөючән һәм уңышлы булуларына гына түгел, бәлки киң, ачык күңелле булуларына, тирән, ә кайчак үзенчәлекле фикер йөртүләренә сокландык.

-Мәктәптә, сыйныфта сезгә уңайлы, рәхәт идеме?

Кристина Котова, 4 нче гимназия:

-Яхшы, җылы, үтә уңайлы иде. Дөньяда 4 нче гимназиядән дә яхшырак мәктәп юктыр! Анда һәр укучы шәхес буларак формалаша, үзен күрсәтә алды.

Лилия Ганеева, Морт мәктәбе:

-Иң истә калганы: беренче тапкыр бишле алуым. Мин ул чагында бәхеттән, мөгаен, җиденче кат күктә йөзгәнмендер. Әти-әниләрем дә бик сөенде. Менә шул чакта мин үз алдыма гел бишлеләр генә алу максатын куйдым. Дүртле эләккән вакытларда "димәк, нәрсәнедер кулдан ычкындырдым, эшләп җиткермәдем, җитәрлек тырышмадым" дип нәтиҗә ясый һәм тырышыбрак шөгыльләнә башлый идем.

-Кайсы укытучыларыгызны рәхмәт хисләре белән искә алачаксыз һәм ни өчен?

Лилия Исмәгыйлова, 5 нче мәктәп:

-Сыйныф җитәкчесе Сәгыйрә Иршатовнаны. Бер генә укытучы да безнең турыда аның кебек кайгыртмагандыр. Безгә булган мәхәббәте өчен зур рәхмәт аңа!

Лилия Ганеева:

-Мин үземнең беренче укытучым Мәүлия Нәгыймовнага бик рәхмәтлемен. Таләпчән, шул ук вакытта шәфкатьле, ачык күңелле укытучыбыз безне күп нәрсәгә өйрәтте, ул гади генә нәрсәләргә дә шатлана белә иде.

Алина Хамраева, 3 нче мәктәп укучысы:

-Кайгыртучанлыгы, юмартлыгы, игелеклелеге, биргән белемнәре өчен сыйныф җитәкчесе Раиса Юрьевна Әюбовага рәхмәтлемен.

Альмира Солтангәрәева, 6 нчы мәктәп:

- Сыйныф җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Викторовна Гурьева иң яраткан һәм зирәк, искиткеч яхшы, кешелекле булуы белән хәтердә калыр. Минем нинди һөнәр сайлавым да аның тәэсирендә булды.

Лилия Ганеева:

- Барыннан да бигрәк, татар теле һәм әдәбияты дәресләре исемдә калды. Укытучыбыз Рузилә Габдерәшитовна Әхмәтҗанова дәресләрне без актив катнашырлык, фикерләребезне әйтеп бирерлек итеп оештыра иде. Без әсәрләрне укып, анда күтәрелгән проблеманы таба һәм тискәре геройларны тәнкыйтьли, үзебезне алар урынына куеп карый идек. Аның дәресләре һәрчак күңелле һәм сизелми үтә иде.

Чулпан Хәкимҗанова, 2 нче гимназия укучысы:

- Мин барлык укытучыларыма да рәхмәтлемен. Мөмкин булса, барысына да хезмәтләре, безнең өчен борчылулары, тормыш сабаклары өчен медаль бирер идем. Һәрберсе кайгыртучанлыклары, җылылык һәм шатлык өстәүләре белән безнең күңелдә мәңгегә калыр.

- Сезне нинди проблемалар борчый?

Владимир Темников, 8 нче мәктәп укучысы:

- Бердәнбер проблема - тормышта матди якның өстенлек алуы, баюга хирыслык. Еллар үткән саен, халык рухи үсеш турында оныта бара. Рухи кыйммәтләр турында ешрак искә төшерергә иде бит...

Алия Нуруллина, 4 нче гимназия укучысы:

-Күпләрнең Алабугадан китәргә омтылуы борчу тудыра. Монда үзеңне табу, уңышка ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар югыйсә. Шуның өстенә Алабуга - иң матур шәһәрләрнең берсе, бай табигате генә дә ни тора!

Ксения Маштакова, 3 нче мәктәп укучысы:

-Проблемалар күп. Алабугада яшьләргә эш табу, күңел ачу мөмкинлекләрен арттырырга кирәк.

Әңгәмә барышында укучылар яшүсмерләрне эшкә урнаштыру, ВУЗларда бюджет урыннарын һәм стипендияләрне арттыру, ял итү урыннарын булдыру мәсьәләләрен күтәрде.

-Бүген мәктәптә эшләүче укытучыларга һәм укучыларга нинди теләкләрегез бар?

-Күңелләрен төшермәсеннәр, укучылары ирешкән уңышларга битараф калмасыннар, нинди генә тормыш хәлләрендә дә укучының якын кешесе булып калсыннар иде. Талантлы, сәләтле укучыларны күрә белсеннәр, ярдәм итсеннәр!

-Укытучылар кәгазь, документ тутыру белән шөгыльләнүче чиновниклар булып калмасын, бәлки балаларны укыту белән шөгыльләнсен иде.

-Барлык укучыларга уңышлар телибез. Беркайчан бирешмәгез, яраткан эшегез белән мәшгуль булыгыз. Килеп чыкмый икән, кайгырмагыз, теләсә нинди хәлдән чыгу юлы бар. Үз-үзегезгә ышаныгыз.

Мәүлидә Сираева

Алена Балобанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев