Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Бәхет учагы

Өч дистә елга якын Алабуга шәһәренең 10нчы урта мәктәбендә балаларга тәрбия һәм белем биреп эшли Рәмилә Әхмәтова. Аның күркәм сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы, тәрбияче, остаз, әни һәм әби – барысына җитешә, барысын җиренә җиткереп башкара ул.

Җиң сызганып эшләгән Рәмилә ханым район башлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Россия фән министрының Мактау грамотасына лаек, «Иң яхшы укытучы» Республика гранты җиңүчесе.
Рәмилә Зөфәр кызы Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Зөфәр абый белән Мөзәянә апаның өченче баласы булып дөньяга килгән. Гаиләдә алар биш бала булып үсәләр. Барысы да югары белем алып, тормышта үз юлын тапканнар. Рәмилә ханым да үзенең күңеле, җаны тарткан, кечкенәдән үк төшләренә кереп йөдәткән хыялы — укытучы һөнәрен сайлый.
Әниләрнең җырга-биюгә осталыгы, әтиләренең гармунда өздереп уйнаулары эзсез калмый. Биш баланың барысы да җырга, биюгә һәвәс булып, нинди дә булса музыка коралында уйный белүләре белән дә авыл кешеләрен таң калдыра. Рәмилә дә туганнарыннан калышмый, хәтта арттырып та җибәрә.
Укуда алдынгы, мәктәптәге бөтен җәмәгать эшләрен башлап, оештырып йөрүче терекөмеш кебек тиктормас кызны бик тиз күреп алалар һәм сигезенче класста укыганда ук урта мәктәпнең комсоргы итеп сайлыйлар. 
Мәктәп еллары, Чаллы педагогия институтында студент булып йөргән чаклар бик тиз узып китә. Яраткан һөнәре буенча эшли башлаганына да да кырык ел инде. Алабуганың унынчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвенә егерме җиде ел икән, ләбаса.
И, үткән гомер...
Кырык ел эчендә күпме бала аның ана телендә үткәргән дәресләрен тыңлап, үзләре өчен өр-яңа бер дөнья ачып, күңелләренә якты нур алгандыр. Бүген Рәмилә Зөфәр кызы укыткан укучылар аны сагынып, аларны ничек татар телендә дөрес сөйләшергә, язарга, мандолинада уйнарга, биергә, җырларга өйрәткәнен җылы хисләр белән искә ала.
«Рәмилә апаның бер дәресе икенчесенә охшаш түгел, һәрвакыт ниндидер яңалык белән, бик кызыклы үтә иде», — ди аннан белем алган укучылар. Бу сүзләрне бары тик үз эшен чын-чынлап яраткан, эшкә бар күңел җылысын биргән кеше туында гына әйтергә буладыр.
Рәмилә ханым укучылары өчен җан атып тора. Алар турында сөйли башласа, сәгатьләр буе туктамаска мөмкин. Безнең әби-бабайлар белем алуны энә белән кое казуга тиңләгәннәр. Ә менә дөньяны аңлап та бетермәгән сабыйларга белем бирүне ни белән тиңләргә була икән... Моңа инде шушы өлкәдә эшләүчеләр генә җавап бирә ала торгандыр. Рәмилә Зөфәр кызы, укучыларны беренче сыйныфтан алып, унберенче сыйныфка кадәр тәрбияләп, укытып, тормышка әзерләп чыгара.
Рәмилә ханым үз эшен бик яратканга ахры, сөйләгән чакта, хезмәтенең авыр якларына басым ясамый, үзенә хас җор теле белән мәзәк кебегрәк кенә итеп әйтеп үтә. Югыйсә, тәрбиягә «авыр» бирелә торган балалар белән уртак тел табып, аларны зур тормыш юлына бастыру өчен, укытучыга күпме көч, сәләт, белем, тәҗрибә кирәк бит.
Бөтен көчен, вакытын яраткан хезмәтенә бирүенә карамастан, Рәмилә ханым ике бала тәрбияләп үстергән ана да.
Балалары да үзенә охшап уңган, булганнар, тәүфыйклы, сәләтлеләр. Кызы Римма югары белемле белгеч. Улы Алмаз урта мәктәпне генә түгел, шулай ук университетны да гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, кызыл дипломга лаек булган егет. Алабуга шәһәрендә зур заводта җитәкче булып эшли. Кадерлеләрдән-кадерле өч оныгы: Аделина, Булат, Амелия үсеп килә Рәмилә ханымның. Бәйрәм, ял көннәрендә барысы бергә, зур гаилә булып җыелырга ярата алар. Бу вакытта тәмле итеп пешерелгән сый-нигъмәт белән табын тула. Кызы, кияве, улы, килене, өч оныгы — бергәләп гөрләшәләр. Бу гаиләне карап торсаң, чын бәхет учагы шушындый буладыр, дигән фикер туа. Аларда үзара аңлашу, бер-берсенә хөрмәт, ярату әллә кайдан күренеп тора.
Гәүдәсен яшь кызлар кебек туры, төз тотып йөрүче, күзләрендә шатлык, бәхет очкыннары уйнап торган Рәмилә ханымнан, «Сезнеңчә, бәхет — нәрсә ул?» — дип сорамыйча булдыра алмадым. Ул озак уйлап тормыйча, «Бәхет —ул минем балаларым, оныкларым, яраткан хезмәтем, туганнарым, дусларым, якыннарым, сәламәтлек, дөньяларның тынычлыгы», — дип тезеп китте. Киләчәктә дә бәхет учагы янып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев