Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

“Демография” милли проекты: өч телле яңа балалар бакчасы

Алабуга районы 17 объектны үз эченә алган 11 милли проектта катнаша. Алар арасында “Сәламәтлекне саклау”, “Мәгариф”, “Куркынычсыз автомобиль юллары”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Цифрлы икътисад” төп темалардан санала.

Әйтик, Алабугада Демография илкүләм проекты кысаларында, бүген 220 урынга исәпләнгән 40нчы балалар бакчасы төзелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе полилингваль комплексның бер өлеше булачак.

– Түбә тулысынча ябылган, 90 процентка эчке һәм тышкы челтәрләр салынган, җылылык ясалган, фасадны бизәү эшләре бара, территорияне төзекләндерү эшенә керешәбез. Объектны август ахырына тапшыру планлаштырыла, − дип сөйләде прораб Айрат Әхмәров.

Балалар бакчасы территориясендә унике уен мәйданчыгы һәм алты куш веранда җиһазландырылачак. Төзелештә якынча 92 эшче эшли.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова хәбәр иткәнчә, районда милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркемнең чираттагы сәфәре вакытында, ата-аналар ягыннан яңа балалар бакчасы белән кызыксыну зур, чөнки биредә укыту өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. 

– Шулай ук без кадрлар әзерләү һәм комплектлау буенча эш алып барабыз. Штатның 83 проценты кече персонал белән тәэмин ителгән, бу – ярдәмче һәм техник хезмәткәрләр. Тәрбиячеләр сайлау мәсьәләсе кала, аны КФУның Алабуга институты белән хәл итәбез, − дип билгеләп үтте Людмила Рыбакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев