Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Дуслык элемтәләре

Гимназия укучылары менә 5 ел рәттән Төркиянең Сафранболу шәһәренә дуслык визиты белән бара. Укучылар һәм "Сәйлән" бию төркеме бу сәяхәткә әзерлек эшләрен уку елы башында ук башлап җибәргән иде инде. Биюләр, җырлар, шигырьләр өйрәнү, төрек теле дәресләренә йөрү - бар да артта калды. Төрек иленә быел да уку алдынгылары, төрле...

Ниһаять, апрельнең соңгы атнасында җиде укучы һәм ике җитәкче Сафранболуга сәфәр чыгып киттек. Бу илдә инде ничәнче тапкыр булуыбызга карамастан, соклануыбызның чиге-чамасы булмады, чөнки Истамбул безне җылы кояшы, чисталыгы, шау чәчәккә чумган табигате белән каршы алды. Безне каршылаган озатучыбыз белән, махсус җибәрелгән автобуста, Сафранболу шәһәренә юл тоттык. Мондагы табигый байлыклар, биек таулар, алардан бик кызу тизлектә агып төшүче шарлавыкларга, тау асты юлларына сокланып бара торгач, килеп җиткәнебез сизелми дә калды. Безнең якларга хас булмаган тип-тигез, төзек юллар да игътибарыбыздан читтә калмады.

Баруыбызның төп максаты апрельдә үткәрелеп килүче Балалар бәйрәмендә чыгыш ясау булса, икенчесе 1 нче гимназия һәм Сафранболу шәһәренең Мостафа Антеп углу исемендәге мәктәп укучылары арасындагы дуслык элемтәләрен ныгыту, укучылар белән аралашу, дуслашу иде. Без максатыбызга тулысынча ирештек. Балалар фестивалендә катнаштык, жырладык, биедек. Гимназиялеләрнең чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Уку елы дәвамында төрек телен өйрәнү түгәрәгенә йөрү нәтиҗәсендә үзебезнең сәламнәребезне һәм тәбрикләүләребезне төрек телендә дә җиткерә алдык. Тел үзләштерү укучыларыбызга тугандаш мәктәп укучылары белән аралашканда да ярдәм итте.

Сафранболу шәһәрендә без бик күп истәлекле урыннарда булдык, биек тауларына мендек, мәгарәләрендә йөрдек, Хыдырлык тәбәсенең түбәсенә менеп шәһәрне тамаша кылдык. Төрек авылларының яшәү һәм көнкүреше белән танышу максатыннан, Иске Йүрүк авылында кунакта да булдык, аларның милли ризыклары гүзләмәдән авыз иттек.

Безне яңа сайланган губернатор үзе дә кабул итте. Киләчәктә дә дуслык элемтәләрен дәвам иттерү өчен ярдәм итәчәген белдерде. Шулай ук шәһәр мэры Нәдҗип бәй янында да булдык. Без аны сайлауларда җиңеп чыгуы белән котладык һәм аңа алып килгән бүләкләребезне тапшырдык.

Төрек илендә үткәргән атна гаҗәеп мизгелләре белән узып та китте. Киләсе елда да күрешергә, хатлар алышып торырга вәгъдәләр бирешеп, без Татарстанга юл тоттык. Бигеш аэропортыннан чыгуга, безне әле узган төндә генә явып киткән апрель кары һәм язның соңгы салкын җилләре каршы алды, шулай да барысы да күңелгә якын, үзебезчә иде.

Ә без, Төрек илендә булып кайткан укытучылар һәм укучылар, үз чиратыбызда безгә бу сәфәргә баруда рухи һәм матди ярдәм күрсәткән шәһәребез мэры Г.Е. Емельяновка чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз.

Ләюзә Вәгыйзова,

1 нче гимназиянең директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев