Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Эльмира Закирова: «Иңнәремә канат үскәндәй булды”

"Ел укытучысы - 2014" конкурсының шәһәр турында җиңгән 10 нчы урта мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Закирова һәр эшен "бишле"лек булсын, дип тырыша.

- Эльмира, быелгы кебек зур конкурсларда катнашканыгыз бар идеме? Бәйгегә барасыгызны белгәч, нинди тойгылар кичердегез?

- Конкурста беренче тапкыр катнашуым. Безнең мәктәптән мине җибәрәселәрен белгәч, башта югалып калдым: бөтен коллективның ышанычын аклармынмы? Директор белән сөйләшкәннән соң, тынычланып, әзерләнә башладым.

- Бәйге вакытында кыенлыклар булдымы?

- Беренче турга соңгы биш елдагы эш нәтиҗәләре буенча портфолио әзерләдек. Икенче турда ачык дәрес бирдек. Таныш булмаган төркемгә керәсе булгач, борчылган идем, 9нчы мәктәп балаларына дәрес бирдем, бик позитив укучылар! Рус балалары өчен синтаксисны үзләштерү авыр булса да, дәрес җанлы үтте. Өченче турга 8 кеше чыкты. Тема буенча мәктәп җитәкчеләре каршында мастер-класс уздырдык. Конкурста катнашу җиңел булмады, әмма директорыбыз Роза Салихова ярдәмен тою, аның киңәшләре миңа көч бирде. 9нчы мәктәп укытучысы, татар теле укытучыларының шәһәр методик берләшмә җитәкчесе Надежда Мельникова һәм мәгариф идарәсеннән Гөлфия Габдрахманова яныма килеп, нәтиҗәләремә сөенеп, минем белән горурлануларын белдерделәр. Шуннан соң иңнәремә канат үскәндәй булды.

- Эльмира, бу бәйгедән нинди кичерешләр алдыгыз? 17 укытучы катнашкан конкурста җиңү, бәлки, яңа фикерләргә этәргеч булгандыр?

- 10нчы мәктәп - Татарстанда иң яхшы 100 мәктәпнең берсе, Россиядәге алдынгы 500 мәктәп исемлегендә. Безнең мәктәптә эшләүчеләрнең 90 проценты мондый бәйгеләрдә җиңәргә сәләтле, дип уйлыйм. Конкурс вакытында бер укытучы шундый үтемле итеп шигырь сөйләде, зал тып-тын калды. Башкаларның чыгышын караганнан соң, мин шундый фикергә килдем: үзеңнең белемеңне күрсәтә белергә кирәк.

- Сезнеңчә, жиңү өчен укытучыда нинди сыйфатлар булырга тиеш?

- Таләпчәнлек, тырышлык. Мин үзем эшлим икән, эшем "бишле"лек булсын дип тырышам. Бәйге алдыннан көн саен иртән җиде тапкыр Аятел көрси укый идем, шуңа күрә Ходай булышты, дим. Конкурста катнашкан һәр укытучы җиңүгә лаек иде.

- Cез яңа гына институт бетергән кыз кебек күренәсез. Кайда укыдыгыз? Укытучы булып күптән эшлисезме?

- 16 еллык тәҗрибәм бар. Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлагач, "Калкан" милиция лицеенда бер ел эшләдем, Чаллы кызы бит мин.

- Ничек Алабугага киләсе булдыгыз? Мәхәббәттер инде.

- Мәхәббәт, билгеле! Алты ел дуслашып йөргән егетем Казанда укуын бетереп, Алабуга прокуратурасына юллама алды һәм без, гаилә корып, биредә яши башладык. Менә шулай инде 15 ел Алабугада эшлим. Салават белән ике кыз үстерәбез, икесе дә 1нче гимназиядә укый. Олы кызыбыз Эльвина 8нче сыйныфта белем ала, бик актив, волонтер, мәктәп президенты. Ул әтисе кебек кыю, юрист булырга уйлый. Кечкенәбез Динара 3нче сыйныфта укый, биергә ярата. Анысы миңа охшаган, тыйнак, минем юлдан китәр, ахры. Иптәш кызы белән "укытучы"лы уйный.

- Укытучы кеше өйгә кайткач та дәфтәрләр тикшереп утыра. Гаиләгезне тәмле ашлар белән сыйларга вакыт табасызмы?

- Бик теләп! Алар минем камыр ашларын бик ярата, атна саен бәлеш пешерәм.

- Сезгә шулай сөенеп яшәргә язсын! Әңгәмә өчен рәхмәт!

Эльмира Закирова укучылары олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Хәзер Казан университетында белем алучы һәм республика олимпиадасында икенче урын алган укучысы, студент кыз Ксения белән дә горурлана ала ул. Эльмира татар теле укытучысы һәм үрнәк әни генә түгел, класс җитәкчесе дә, ул җитәкләгән сыйныф быел тугызны тәмамлый. Бүгенге көндә Эльмира Закирова шәһәр данын март аенда республика күләмендә якларга җыенып яши һәм эшли. Уңышлар телик аңа!

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев